Әлеге культураны игүне тергезеп, Русия дөнья базарында югалткан урынын яулый алырмы?
Русиядә киндер үстерүгә карашның тамырдан үзгәрүе көтелә. 1987 елда ил Хөкүмәте карары нигезендә СССРның барлык төбәкләрендә дә киндерне сәнәгать җитештерүе һәм маен сыгу катгый тыелган иде. 2019 елның июнендә Дәүләт думасы илдә составында наркотик матдәләр булган үсемлекләрне медицина тармагы ихтыяҗлары өчен үстерергә рөхсәт итүче закон проектын хуплады. Алар арасында әфьюнлы мәк һәм киндер дә бар. Моңа кадәр алар фәнни һәм гыйльми тикшеренү һәм экспорт эшчәнлеге өчен генә игелә иде.
Рәсми мәгълүматларга караганда, 1928 елда СССРда бу культура 966 мең гектарда үстерелгән. Бу — дөньядагы барлык киндер мәйданының 80 проценты дигән сүз. 2018 елда Русиядә ул 8,5 мең гектар тәшкил итте, ягъни чәчүлекләр тарихи чордагыдан 113 тапкыр кимеде. Соңгы елларда дөнья күләмендә игелгән киндер күләмендә Русия өлеше 1 проценттан артмый. Әлеге юнәлештә лидерлык исемлеге башында Кытай тора.
Әйтергә кирәк, аграр җитештерүдә киндер үстерү тармагына игътибарны арттыру очраклы түгел. Русия империясенә заманында ул зур табыш китергән. Энциклопедик мәгълүматлардан күренүенчә, 1890 елларда ук тоташ Европада җитештерелгән киндер сүсенең (пенька) 40 проценты Русиянең Европа өлешендәге төбәкләренә туры килгән. 1930 елдан, мәсәлән, шушы ук чыганакка караганда, СССР ел саен уртача 45 мең тонна киндер сүсе җитештергән, әлеге культурадан сыгып алынган май күләме 6-7 мең тоннадан арткан. 1936 елга СССР дөньядагы барлык киндер чәчүлекләренең биштән дүрт өлешенә ия була һәм аның мәйданы 680 мең гектарга җитә.
Әлбәттә, өлкән буын киндер плантацияләрен генә түгел, ә аның халык хуҗалыгы өчен ни дәрәҗәдә керемле һәм файдалы булуын яхшы хәтерли торгандыр. Кызганычка каршы, узган гасырның туксанынчы елларында илдәге демократик “уеннар” һәм халыкның “сәяси тозак”тан ычкынуы составында наркотик матдәләр булган үсемлекләрне усал ниятләрдә файдалануга, кеше сәламәтлегенә зыян салуга һәм наркобизнес белән шөгыльләнүчеләр артуга китерде. Шул рәвешле, аңа кадәр ил казнасына табыш китергән культураларны үстерү, җитештерү тыелды.
Бүген вакыт та, таләпләр дә икенче. Русиянең бөтендөнья сәүдә базарына елдан-ел ышанычлырак керә баруы глобаль сәүдә мәйданчыгында киндергә ихтыяҗ зур булуын да күрсәтте. Әйткәндәй, киндер медицина тармагында гына түгел, ә туклану продуктлары җитештерүдә, җиңел сәнәгатьтә дә киң куллану тапты. Иң мөһиме — Русиянең табигый климатик шартлары киндер үстерү өчен уңайлы. Димәк, якын киләчәктә илебезнең әлеге үсемлекне үстерү буенча янә дә куәтле держава булып күтәрелү мөмкинлеге бар.
Узган елда үзәк матбугат басмаларының берсендә Мәскәү өлкәсендәге Солнечногорск районында техник киндер җитештерү үзәге төзелүе турында хәбәр ителгән иде. Быел биредә аны беренче тапкыр 5 мең гектарда үстерү планлаштырыла. Шушы ук үзәктә аны эшкәртүне дә җайга салмакчылар. Якын киләчәктә комплекс Русиядә шушы юнәлештә махсуслашкан иң эре предприятиеләрнең берсе булырга тиеш. Димәк, мондый үзәкләр-нең илнең башка төбәкләрендә дә төзеләчәгенә ышаныч бар. Әлбәттә, киндер белән шөгыльләнү үзен аклармы соң, дигән сорау да туа. Экспертлар фикеренчә, Русия климаты, башка авыл хуҗалыгы культуралары белән чагыштырганда, киндер үстерү өчен күбрәк уңайлы икән. Аннары, Русия империясе чорында ил бюджеты керемен тулыландыруда киндер җитештерү икенче урында торган, табыш нигездә, экспорт исәбенә үскән.
Телгә алынган үзәктә киндер орлыгын һәм аның саламын җитештерүгә инвесторлар — 2,4 миллиард сум, ә аны эшкәртү заводын төзүгә 2,6 миллиард сум акча салачак. Фаразлар буенча, 2024 елга киндердән җитештерелгән продукцияләр сату өчен илнең бөтен төбәкләренә озатыла башлаячак. Сүсе Иваново, Вологда, Кострома фабрикаларына җибәреләчәк.
Белешмә. Техник киндер чималыннан 25 меңнән артык төр-дәге эшләнмәләр җитештерергә мөмкин. Нигездә, агачтан, мамыктан һәм нефть эшкәртүдән алынган продуктның барысын да киндердән алып була. Бер гектар мәйданда үстерелгән киндердән 4 гектарда үскән 15-20 еллык агачтан алынган кадәр кәгазь җитештерергә була. Өстәвенә, аның сыйфаты да күпкә өстенрәк.
Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы белешмәсенә караганда, узган елда илдә киндер плантацияләре мәйданы 10 мең гектар чамасы тәшкил итте. Соңгы елларда аны Новосибирск, Түбән Новгород, Орлов, Пенза, Курск өлкәләрендә, Адыгей һәм Мордовия республикаларында күпләп чәчә башладылар.
Илебезнең аграр сәясәтендә якын елларда киндерчелек тармагына карашны тамырдан үзгәртү бурычы куела. Бу, беренче чиратта, икътисади һәм бер үк вакытта экологик хәвеф-сезлекне тәэмин итү чаралары белән бәйле. Аңлаешлырак итеп әйткәндә, киндер мамык үстерүгә альтернатива булырга тиеш. Галимнәр фикеренчә, мамык плантацияләре экологиягә җитди зыян сала. Аны үстерүгә су һәм химикатлар күп таләп ителә. Әйтергә кирәк, АКШта киндер игүгә игътибар бирелүе дә нәкъ шушы сәбәпләр белән аңлатыла.
Кызганычка каршы, заманында наркоманнар артудан куркып, тоташ киндер тармагын юкка чыгару әлеге позиция буенча дөнья базарындагы урыныбызны югалтуга китерде. Әлеге юнәлештә алга киткән АКШ һәм Канада кебек илләр белән ярышу гына түгел, элекке сәүдә мәйданчыкларын кабат тергезү дә җиңел булмас кебек. 2018 елда гына, мәсәлән, АКШта киндер сәнәгате базары 4,63 миллиард доллар белән билгеләнсә, 2026 елга үсеш темпы ел саен 14 процентка якын булачак, дип фаразлана. Шунысы да мәгълүм булсын: дөнья базарында киндер бәясе мамыкныкыннан ике тапкыр югарырак, ә инде киндер тукымага ихтыяҗ ел саен 30 процентка үсүен дәвам итә.
Русия, киндер бизнесына өмет итеп, наркоманиянең дә “чәчәк атуы”на юл куймасмы? Аграр предприя-тиеләр гектарлап әфьюнлы культура үстерә башласа, хәмер яратучылар аңа ымсынып, авылларны наркоманнар басмасмы?
Русиядә Наркотиклар әйләнешенә контроль буенча Баш идарә җитәкчесе Виктор Ивановның белдерүеннән төп сорауларга җавап табарга була.
— Хәзерге вакытта Русиядә яңа сорт киндер культураларын чәчәргә рөхсәт ителә. Аларның коры яфрак массасында һәм үсемлек чәчәгенең өске өлешендә наркотик матдә микъдары 0,1 проценттан артмый. Яңа сортларның үзенчәлеге шунда ки, бу киндер Һиндстанда игелгән “туганы”ннан бик ерак тора һәм аңарда әфьюнлы матдә юк дәрәҗәсендә. Шуны да әйтергә телим: мәгълүм булган киндер сортларының бары тик берсендә генә куркыныч наркотик матдә микьдары зур һәм, билгеле, без аны чәчәргә дә, таратырга да рөхсәт итмибез, — диде ведомство башлыгы.
Белешмә. Киндер — нәтиҗәле һәм арзан биоягулык чыганагы. Машинаның байтак детальләрен эшләүдә киндер сүсе кулланыла. Киндер үсемлекләре углекислый газны яфраклы агачларга караганда 3-4 тапкыр тизрәк “йота”, шулай ук, туфракны авыр металлардан тазартырга сәләтле. Экспертлар исәпләвенчә, илдә киндер берничә юнәлештәге җитештерү тармагын чимал белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Ә тармакта еллык акча әйләнешенең 100 миллиард сумнан артуы фаразлана.
Киндер үстерү закон буенча тыелса да, Русиядә әлеге культураны бөтенләй үк онытмадылар. Билгеле, соңгы елларга кадәр басуларда аны иркенләп тә, “качып” чәчүчеләр дә күренмәде. Шулай булуга карамастан, сәүдә нокталарында киндер чималы нигезендә эшләнгән төзелеш материаллары, терлек азыклары, әлиф-буяу, косметика һәм башка эшләнмәләр дә аз түгел. Дөрес, аларның барысы да чит илдән кертелгән. Киндер мае тәмен белүчеләр дә арта бит. Анысын үзебездә дә җитештерә башладылар. Суык алым белән беренче сыгылган киндер мае диетик продукт буларак кабул ителә. Аның составында кыйммәтле Омега 3; 6 һәм 9 майлы кислоталар, Е витамины бар.
Билгеле, бүген илдә киндер культурасын чәчү үзен ни дәрәҗәдә аклар, дигән сорау куелмый. Киресенчә, аның мәйданын ничек арттырып була һәм эшкәртү сәнәгатен җайга салу өчен нинди ресурслар таләп ителәчәк, дигән проблема күтәрелә. Соңгы мәгълүматлар буенча, илдә ташландык һәм хуҗасыз калган авыл хуҗалыгы мәйданнарының 30-50 миллион гектары әлеге культураны игү өчен уңайлы климатик зонага карый, дигән фикердә аграр экспертлар. Әгәр яңа тармакны тергезү мәсьәләләрен хәл итү дәүләт дәрәҗәсендә күтәрелсә, билгеле, бу байтак икътисади һәм социаль проблемаларны хәл итүгә дә зур этәргеч бирәчәк.
Киндер культурасын үстерү юнәлешендә Башкортстанда да җитди әзерлек дәвам итә. Ул кайда һәм нинди шартларда үстереләчәк, яңа тармак республиканың аграр җитештерүендә нинди урын тотачак? Әлеге сорауларга җавапны гәзитнең алдагы саннарының берсендә дөнья күрәчәк язмада табарсыз.
Сәхифәне Олег төхвәтуллин әзерләде.