Авыл ипотексы яшьләрне кызыксындыруын дәвам итә. Моның турында республика Башлыгы Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләр сәхифәсендә язган. "Авыл ипотекасы программасы кредитлар саны һәм бирелгән акча күләме буенча илдә иң уңышлысы булды. Без аны бер ел элек эшләтеп җибәрдек, һәм нәтиҗә көтелгән фаразларны узып китте. 2020 елда 2,4 мең ташламалы ипотека кредиты бирелгән (авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен 0,1% ставкасы буенча, калганнарга - 3 процентка кадәр). Бу акчаның күләме 5 миллиард сумга якын. Бу - төбәкләр арасында иң яхшы нәтиҗә.
Программа аңлаешлы һәм эшлекле булып чыкты, һәм безнең күп кенә авылда яшәүчеләр яңа тораклы булды. Нигездә, бу - 35 яшькә кадәр балалы яшь гаиләләр. Алардан арасында Уфа, Стәрлетамак, Чишмә, Кырмыскалы, Иглин һәм Яңавыл районнарындагы участокларда ешрак өй төзегәннәр. Һәм безнең бурыч хәзер - бу поселокларда инфраструктураны үстерү, анда яшәүчеләр өчен уңайлы шартлар тудыру", - дигән ул.