20 гыйнварда онлайн режимда үткәрелгән брифинг республика авыл хуҗалыгы тармагының 2020 елдагы эш йомгакларына һәм 2021 елда агросәнәгать комплексын үстерү мәсьәләләренә багышланды. Федераль һәм республика мәгълүмат чаралары журналистлары сорауларына Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов җавап бирде.
Ведомство башлыгы сүзләренә караганда, республика аграрийлары узган елны җитештерүдәге төп күрсәткечләр буенча яхшы тәмамлады. Рекордлы ашлык җыемыннан тыш, дип билгеләде министр, тармакка инвестицияләр җәлеп итү һәм аграр экспортны үстерү юнәлешендә зур эш башкарылды.
Әлеге вакытта республикада тармакны һәм авылларны комплекслы үстерү буенча федераль һәм республика программалары уңышлы тормышка ашырыла.
- Республиканың аграр тармагы узган ел әлегә кадәр күрелмәгән дәрәҗәдә яңа техника белән тәэмин ителде. 2020 елда 3160ка якын югары җитештерүчәнле төрле авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынды. Аның гомум бәясе 10 миллиард сумга якын тәшкил итә һәм ул 2019 елгы дәрәҗәдән 2,5 миллиард сумга артыграк. “Росагролизинг” җәмгыяте белән уңышлы хезмәттәшлек дәвам итә. 2020 ел йомгаклары буенча, Башкортстан җәмгыятьнең агролизинг программасы белән эшләү рейтингында ил төбәкләре арасында өченче урынга чыкты, - диде Илшат Фазрахманов.
Министр быел аграр тармакта эшкәртү сәнәгатен үстерүгә игътибар артачагын ассызыклады. Әлеге юнәлеш буенча 2021-26 елларга исәпләнгән Концепция эшләнгән. Илшат Фазрахманов сүзләренә караганда, быелдан авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү белән шөгыльләнүче барлык категориядәге субъектларга да бюджеттан субсидияләр карала. Бурыч - продукция эшкәртүне әлеге дәрәҗәдән ике тапкыр арттыру.
Әйтергә кирәк, Башкортстан ит, сөт һәм йомырка җитештерү буенча алдынгы позициядә. Илшат Фазрахманов республика аграрийлары алдында быел да җитди бурычлар торуын билгеләде һәм авыл эшчәннәренең каршылыкларны җиңеп чыгачагына ышаныч белдерде.
Олег Төхвәтуллин.