-9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
24 гыйнвар 2021, 15:05

Илештә – фидлот...

Хөкүмәттә райондагы берничә проект тикшерелде.

Хөкүмәттә райондагы берничә проект тикшерелде.

Илеш районында заманча фермалар һәм фидлот (терлек асрау өчен тиз корыла торган ангар тибындагы биналар) төзеләчәк.
Эшкуарлар Башкортстан Хөкүмәтендә "Инвестсәгать"тә ике проект тәкъдим итте.
«Үзәк» МТСы авыл хуҗалыгы предприятиесе генеральный директоры Илдар Насыйров сөтчелек юнәлешендә 1 200 башка исәпләнгән терлекчелек комплексы төзү планнары турында сөйләде. Проект 650 миллион сумга төшәчәк. Вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов сүзләренчә, проект республика территориясендә тиражлау өчен карала.
«Үзәк» МТСы, кайбер кыенлыкларны уңышлы җиңеп, инвестиция фазасына керә, - дип билгеләп үтте Илшат Фазрахманов. - Без республика районнарында шундый ук берничә ферма проектын әзерлибез, алар киләчәктә безнең авыл хуҗалыгы предприятиеләренә тотрыклы рәвештә үсәргә мөмкинлек бирәчәк».
Фикер алышу йомгаклары буенча инвесторга комплекс төзүгә һәм нәселле терлек сатып алуга чыгымнарның бер өлеше кайтарылачак.

Фото:автор.
Читайте нас: