+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
2 февраль 2021, 11:25

Балыгы “шома”мы, әллә балыкчысымы?

Республикада әлеге төр продукциянең аз кулланылуына нәрсә сәбәпче?

Республикада әлеге төр продукциянең аз кулланылуына нәрсә сәбәпче?

Дөньяда балык белән туклану күләме елдан-ел арта һәм узган ел ул рекордлы күрсәткечкә җитте: планетада яшәүче һәр кеше уртача 20,5 килограмм балык ашаган.
Аграр экспертлар фикеренчә, киләсе унъеллыкларда ул сан тагын да үсәчәк һәм җир шарында яшәүчеләрне азык-төлек белән тәэмин итүдә мөһим тармакларның берсенә әвереләчәк. Берләшкән Милләтләр Оешмасы мәгълүматларына караганда, 2030 елга дөньяда тулай балык тоту күрсәткече 204 миллион тоннага җитәргә тиеш һәм ул әлеге күрсәткечтән 15 процентка артыграк дигән сүз.
Русиянең дә балык җитештерү мөмкинлекләре зур. Шулай булуга карамастан, илдә балыкчылык тармагы халыкны үзебезнең диңгез-сулыкларда тотылган балык белән тулысынча тәэмин итәргә сәләтлеме? Якынча фаразлар буенча, узган елда илдә 4,3 миллион тонна чамасы балык тотылган. 2019 елда ул 5 миллион тоннага якынлашкан иде. Русиялеләрне Сәламәтлек саклау министрлыгы нормасында каралганча тәэмин итү өчен елына уртача 4,8 миллион тонна балык таләп ителә. Аңлаешлырак итеп әйткәндә, диңгез-сулыкларда тотылган балык та, читкә озатылмыйча, тулысынча эчке базарда үзебезнең ихтыяҗлар өчен калырга тиеш була. Чынбарлык исә бөтенләй башкача. Илнең авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев белдерүенчә, агроэкспорт күләмендә балык продукциясе өлешен тагын да арттыру мөмкинлеге бар һәм тармак әлегә ил башлыгы билгеләгән бурычларны үтәүдән ерак тора. Министр сүзләренә караганда, агроэкспортта иген культуралары өчтән бер өлешне алып торса, 20 процент балык һәм диңгез продуктларына туры килә. Димәк, балык экспортын 2024 елга әлеге дәрәҗәдән якынча 1,5 тапкыр арттырырга кирәк булачак. Әлбәттә, мондый бурыч илнең биоресурсларыннан чыгып билгеләнә. Әйткәндәй, 2019 елда балык һәм диңгез продуктлары экспорты 5,4 миллиард долларга якынлашкан иде. Билгеле, узган елгы йомгаклар буенча аның берникадәр кимрәк булуы көтелә. Чөнки дөнья күләмендәге пандемия һәм илләр арасындагы сәүдә бәйләнешләренең вакытлыча сүрелүе бөтендөнья сәүдә базарында да чагылыш тапты.
Русиянең балыкчылык тармагы алдында быел нинди бурычлар тора? Азык-төлек хәвефсезлеге белән бәйле продукция җитештерүчеләрнең проблемалары нәрсәгә бәйле? Башкортстанда балыкчылык тармагы ничек үсешкән һәм әлеге юнәлештә җитештерүне арттыруга Хөкүмәт ничек ярдәм итә?

Русиялеләр балыкны санитар нормада каралган күләмдә кулланамы? Әлеге сорауга төгәл җавап табу максатында “Росстат” мәгълүматларына мөрәҗә­гать иттек. Узган ел йомгаклары төгәл түгел. Әмма, 2013 ел бе-лән чагыштырганда, русияле-ләр соңгы елларда 30 процентка кимрәк күләмдә балык ашаган. 2018 елда мәсәлән, чимал рәве-шендә исәпләгәндә, һәр русия-легә ул 20,2 килограм­м туры килгән, ягъни 2013 елдагы дәрә­җәдән 26 процентка азрак.
Бөтенрусия Балык сәнәгать-челәре ассоциациясе президенты Герман Зверев соңгы елларда балык куллану кимүнең сәбәбен кешеләрнең керемнәре түбәнәюе һәм әлеге продукциягә хаклар артуда күрә. “Коронавирус эпидемиясе балык базарында тагын да авыррак эз калдырачак. 2020 ел йомгаклары буенча да, һәр кешегә бүлеп исәпләгәндә, 21әр килограммга җитәчәгенә ышанып бетмим. Пандемия шартларында кеше­ләрнең сатып алу мөмкинлеге кимегәндә, беренче чиратта, балык куллану азайды”, – ди чиновник. Билгеле, отчетлар буенча балык елдан-ел күбрәк тә тотыла торгандыр. Әмма ул һич тә русияле­ләрнең диңгез продуктларын күбрәк куллануы турында сөйләми. Рәсми чыганакларга караганда, 2019 елда илдә 5 миллион тон­на чамасы балык тотылган булса, мәсәлән, эчке сәүдә базарына чыгарылган балык күләме 3,46 миллион тонна тәшкил итә һәм шуның 18 проценты – импорт продукциясе. Димәк, илнең төрле дәрәҗә­дәге сәүдә челтәрләрендә тәкъдим ителгән балыкның биштән бер өлеше – чит илләрдән кертелгән дигән сүз.
Белешмә. “Росстат” мәгълүмат­ларына караганда, русиялеләр 2019 елда уртача 20,1 килограмм балык һәм диңгез продуктлары кулланган. 2018 елда ул, 2012 елдагы кебек үк, 21,7 килограмм тәшкил иткән. 2013-14 елларда әлеге күр­сәткеч 22,3 килограммга күтәрелеп, аннары 21,1 килограммга кала.
Узган көз ахырында Русия­нең Исәп палатасы балыкчылык хуҗалыгы эшчәнлеген тикшер-гәнән соң, тармакта җитди җи-теш­сезлекләр булуын да бил­геләгән иде. Аудиторларның эшчәнлеге “диңгез төбендә яшеренгән балыкларны” гына түгел, илдәге балыкчылык сәнә-гате канаты астында эшләүче предприятиеләр җитәкче­леген дә куркытып куйгандай күренде. Чөнки, “шома балык” проблемаларын хәтта Кремльдә ил башлыгы Владимир Путин катнашлыгында узган чарада да тикшерделәр.
Исәп палатасы аудиторлары, билгеле, тикшерүләрдән беркайчан да “буш кул” белән чыкмый. Алар әзерләгән белешмәгә караганда, узган ел балык тоту һәм эшкәртү илдә 126,7 мең тоннага кимегән. Тикшерүчеләр, “Балыкчылык хуҗалыгы комплексы үсеше” дәүләт програм-масының Хөкүмәтнең башка төрдәш программалары, шулай ук, Русия Президентының Диң­гез терминалларын үстерү стратегиясе һәм Диңгез доктринасы белән бәйле булмавын ачыклаган. Гомумән, балыкчылык тармагын үстерүгә бүлен­гән федераль казна акчаларының планлаштырылган күләмнән азрак үзләштерелүе дә игътибарны җәлеп итә. Исәп палатасы бе­лешмә­сеннән күренүен­чә, бүленгән акчаны тотыну күрсәт­кече 59,6 проценттан артмый.
Президент Владимир Путин үткәргән киңәшмәдә “Росрыболовство” башлыгы Илья Шестаков ил башлыгын “пандемия шартларында тармакның тотрыклы эшләвен” дәлилләүче саннар белән таныштырды. Ведомство башлыгы фикеренчә, эчке сәүдә базарын гына түгел, аграр экспорт өчен балыкны күбрәк күләмдә тоту өчен махсус суднолар җитешми. Әмма проб­лема махсус судноларда яисә пандемия сәбәпләре белән генә чиклән­ми. Диңгез-океаннардан тыш, эчке тө­че суда да мөмкин-лекләр тулысын­ча файдаланылмый.
Планета халкы ел саен уртача 170 миллион тонна балык белән туклана. Аларның яртысы гына диңгез һәм океаннарда тотыла. Калганы кешеләр катнашлыгында җитештерелә. Русия­дә исә балыкның 95 проценты — телгә алынган чыганаклардан һәм нибары 5 проценты гына — аквакультура продукциясе.
Әлбәттә, диңгез-океан ярларыннан ерак тору сәбәпле, Башкортстанда бу күрсәткеч тагын да азрак, ягъни республикада җитештерелгәне күп түгел.
Белешмә. Башкортстан балыкчылык тармагын үстерү өчен зур мөм-кинлекләргә ия. 12725 елга-ның гомум озынлыгы 57366 километрга җитә. 7900 чамасы күл һәм ясалма сулык бар. Әлеге су өслегенең гомум мәйданы 550 квадрат километр. Республикада балыкчылык белән шөгыль-ләнү өчен уңай шартлар бул­ган 375 буа исәпләнә һәм аларның нибары 10 проценты гына шушы максатларда файдаланыла. Аларның гомум су өслеге мәйданы 7 мең гектардан арта.
— 2020 елда республиканың балыкчылык белән шөгыль-ләнүче пред­приятиеләре 2,6 мең тонна чамасы продукция җитештерде, — ди тармак ми-нистрлыгының бүлек начальнигы урынбасары Алмаз Галимов. — Алдагы ел белән чагыштырганда, үсеш 2 проценттан артыграк. Башкортстанда балык җитештерүне арттыруга Агыйдел һәм Карман балыкчылык хуҗалыкларының, “Аэромед” компания­сенең инвестиция проектларын уңышлы тормышка ашыруы зур этәргеч бирде.
Соңгы елларда республикада балыкчылык тармагы эш-чәнлеген камил­ләштерү, әлеге юнәлештә бизнес белән шөгыль­ләнергә теләүчеләргә төрле дәрәҗәдә ярдәм күрсәтү буенча эшлекле киңәшмә-семинарлар еш үткәрелде. Әмма, үзгәреш күрен­ми, балык промыселы һаман да бер урында таптанган кебек. Гәрчә, елга-күлләрдә ташламалы шартларда арендага алу процедуралары да гадиләш­терелде. Балык бөтенләй дә сатуда күренми, дип әйтеп булмый. Башкаланың урам сәүдә­ләрендә “һә­вәскәр балыкчы” киемендәге сатучылар да аз түгел. Сер түгел, кай­берләре хәтта үзләре тәкъдим иткән балыкны кайда тотуын гына түгел, аларның исемен дә белми. Бәлки, эре сәүдә челтәр-ләре белән көндәшлек итү өчен шундый “вак балыкчылар” да кирәк­тер? Ихтыяҗ булмаса, алар да салкында көне буе урамда туңып басып тормас иде.
Гомумән, Башкортстанда балыкчылык тармагында эре бизнес — “Карман” форель хуҗалы­гында һәм Миякә балык компа­ниясендә. Аның беренчесе 40 елдан артык эшли, икенчесенә — чирек гасыр тулды. “Карман” балык хуҗалыгы — Русиядә төр­дәш иң зур өч предприя­тие­нең берсе. Ул дистәгә якын төрдәге балык җитештерү һәм эшкәртеп сату белән шөгыль­ләнә. Ә Миякә балык компаниясе дөньяның иң ерак төбәклә­реннән, Ерак Көнчыгыштан алып Исландия һәм Аргентинада тотылган балыкны алып кайтып эшкәртә. Билгеле, пандемия шартларында соңгы айларда чит илләр белән хезмәттәшлек берникадәр кимесә дә, предприятие җитеш­терү темпын киметмәскә тырыша. Биредә төрле эшкәртү аша үткән 70кә якын исемдәге ысланган һәм тозланган балык про­дукциясенә ихтыяҗ кимеми. Ә туңды­рып сатылган балык төрләре йөздән арта.
Алмаз Галимов билгеләвен-чә, Башкортстанда аквакультураны үсте­рү белән бәйле документ 2017 елда кабул ителде. Анда товарлыклы балык җитеш­терүчеләргә республика казнасыннан ярдәм күрсәтү билге­ләнде. Әлеге тармак өчен җи-һазлар, катнашазык һәм яшь үрчем сатып алуга тотынылган чыгым­нарның 40 процентына кадәрен балык җитеште­рү белән шөгыльләнүчеләргә республика казнасыннан кайтарып бирү каралды.
Балык җитештерүне артты­руның Хөкүмәт контролендә булуы, билгеле, балыктан да “шомарак” булган эшкуарларны да уйланырга мәҗбүр итте кебек. Соңгы елларда элекке ташландык буаларның хуҗалы булулары да шуны күрсәтә. Ә инде Хөкүмәт сүзендә торды. Узган көздә, мәсәлән, “Инвестиция сәгате”ндә республика Хөкүмәте “Карман” балыкчылык хуҗа­лыгында форель җитештерүне арттыру буенча яңа проектны һәм елына 200 мең тоннага кадәр балык үрчетүгә сәләтле яңа биологик модуль салуны хуплады. Проектны эшләүдә чит ил белгечләре дә катнашты. Инвестицияләр­нең гомум күлә­ме 130 миллион сум чамасы тәшкил итәргә тиеш. Проектта, шулай ук, җиһазлар сатып алуга тотынылган акчаның бер өле-шен компенсацияләү карала.
Белешмә. Башкортстанда балыкчылык тармагын үстерү максатында берничә районда махсус хуҗалыклар оештыру эше дәвам итә. “Бельский рыбхоз” компаниясе, мәсәлән, Аскын районында шундый предприятиегә нигез салды. “Агростартап” гранты уңышлы эшли. Кече бизнесны, авылда кооперацияне үстерү, шәхси малтабарлык эшенә булышлык итүне үз эченә алган проект яңа шөгыльгә тотынырга те-ләк белдерүче балыкчылар өчен дә отышлы. 2019 елда “Агростартап” гранты буенча 115 фермер грант алган булса, узган елда үз эшен башлаучы фермерлар өчен шушы ук программа кысаларында 266 миллион сум бүленде.
Рәсми чыганакларга караганда, соңгы елларга кадәр Башкортстанда балык импорты үзебездә җитештерелгән күләм-нән 24 тапкыр артыграк булды. Һәм ил күләмендә санитар норма буенча һәр кеше елына 18-20 килограмм балык белән тукланырга тиеш булса, Башкортстанда ул ярты килограммга да җитмәде. Кибеттә балык та юк түгел. Сайлап алырга теләгәндә, урам сәүдәсендә үзебездә җитештерелгәне дә бар. Шулай да ни сәбәпле, балыкка игътибар аз соң, дигән сорау туа. Балык белән туклану мәдәнияте җитмиме, әллә төгәл исәп алып барылмыймы? Бәлки, бөтен хикмәт тә “шома” балыкларның исәбе дөрес алып барылмавындадыр?

Олег Төхвәтуллин.
Читайте нас: