+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
8 февраль 2021, 22:55

Терлекләргә дә хәвеф яный

Чирне таратмау өчен игътибарлы булырга кирәк.

Чирне таратмау өчен игътибарлы булырга кирәк.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада хайваннарның куркыныч авырулар тарату мөмкинлеген булдырмаска кушты. Бу хакта ул атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә белдерде. Республика җитәкчесе сүзләренчә, гыйнварда гына да Русиядә сигез төбәктә Африка дуңгызлар чумасының (АЧС) 18 очрагы теркәлгән. Башкортстанга иң якын очрак - Татарстанның Әлмәт районында аучылык хуҗалыгы территориясендә, анда АЧС геномын кабанда ачыклаганнар.
Кошларның югары патогенлы гриппы да куркыныч тудыра. Гыйнварда кышкы чорда беренче тапкыр Краснодар краенда һәм Ростов өлкәсендә эре кошчылык фабрикаларында бу авыруның таралуын ачыклаганнар. Башкортстан чикләренә якын булган очракларны Татарстанның Мөслим һәм Яшел Үзән районнарында теркәделәр, анда 5 меңнән артык каз һәм 175 мең баштан артык күркәне юк итәргә туры килгән.
27 гыйнварда Башкортстанда африка үләте вирусы геномын Белгород өлкәсеннән китерелгән бавыр паштетында ачыкладылар. Шул ук вакытта продукциянең бер өлеше инде ваклап сату кибетләрендә булган. Республика Ветеринария идарәсе белгечләре, "Россельхознадзор" инспекторлары белән берлектә, 511 килограмм продукцияне яндырды. Шуңа бәйле рәвештә, Радий Хәбиров, Башкортстанда хайваннар арасында куркыныч авырулар таралуын булдырмас өчен хайваннар һәм кошларның, продукциянең һәм чимал әйләнешен контрольдә тотуны көчәйтергә кушты. Моннан тыш, республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы Русия Хөкүмәте тәкъдим иткән күрсәткечкә кадәр кыргый кабан популяциясен киметүне тәэмин итәргә тиеш.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас: