+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
11 февраль 2021, 11:45

Безгә кабак кирәкме?

Башкортстанда аны күбрәк үстерергә нәрсә комачаулый?

Башкортстанда аны күбрәк үстерергә нәрсә комачаулый?

Авылда бәрәңгене күпләп утыртучылар елдан-ел сирәгәя. Ихтыяҗ кимеде. Малга ашату өчен генә чәчсәң — кыйммәткә төшә, алыпсатарларга тапшырсаң — арзан. Ә никадәр көч һәм тәрбия таләп итә ул бәрәңге бакчасы! Әмма “икенче икмәк”тән бушаган мәйданнар ятимсерәп, чүп үләннәре оясы булып ятмый. Соңгы елларда авыл бакчаларында кабак үстерүчеләр артты. Бу бик уңай күренеш. Чөнки, кабакның файдасы да бәрәңгенекеннән ким түгел. Туклану өчен яхшы витамин чыганагы. Терлек өчен дә ышанычлы азык булып тора.
Гомумән, кабакның туган ягы — Латин Америкасы. Витаминнарга, минералларга һәм туклыклы матдәләргә бай булганы өчен аны “көз алиһәсе” дип тә атыйлар. Сугыштан соңгы елларда аны бәрәңге белән тигез дәрәҗәдә диярлек үстергәннәр. Корылыкка чыдам булуын исәпкә алып, кайчандыр ил җитәкчелеге аның мәйданнарын арттыру бурычын да куйган була. Әмма, ни өчендер колхоз-совхозларда гына түгел, крестьян бакчаларында да әлеге татлы яшелчә ныклап “тамыр җәеп” китә алмый. Соңгы елларда кабак плантацияләренең әкренләп арта баруы, бәлки, бу яшелчә төренә карата шәхси хуҗалыкларның да игътибарын арттырыр дигән ышаныч бар.
Ил күләмендә кабак күпме гектарда үстерелә һәм аны куллану дәрәҗәсе ничек дигән сорау куйганда, “Россельхозбанк”ның тармак экспертизасы үзәге мәгълүматлары игътибарны җәлеп итте. Узган ел мәгълүматлары буенча, Русиядә кабакны иң күп үстерүче төбәк — Идел буе федераль округы. Илдәге әлеге барлык яшелчә мәйданының 32,5 проценты аңа туры килә. Аннан соң — Көньяк федераль округы. Лидерлар “өчлеген” 17 процент белән Үзәк федераль округ төгәлли.
Башкортстанда кабак үстерү өчен табигый шартлар уңаймы? Авыл хуҗалыгы министрлыгы “кабак үстерү сәясәте”нә нинди карашта? Әлеге һәм башка сорауларга түбәндәге язмада җавап табарга тырышырбыз.

Югарыда телгә алынган үзәк белешмәсенә караганда, соңгы 20 елда Русиядә кабак уңышы җыю ике тапкырдан күбрәккә арткан. 2019 елда, мәсәлән, илдә әлеге татлы яшелчә 652 мең тонна җыеп алынган. Еллык үсеш 3,3 процент тәшкил иткән. Төбәкләр арасында иң зур мәйданнар Дагстан Республикасына, Волгоград, Саратов, Самара һәм Воронеж өлкәләренә туры килә. Иң югары үсеш темпы буенча бәя биргәндә, Саратов өлкәсендә ул +51 процент, Дагстанда — 42, Карачай-Черкес Республикасында — 50 һәм Ставрополь краенда 30 процентка җиткән.
Әмма, аны куллануны җан башына бүлеп исәпләгәндә, кайсы төбәкләрдә күбрәк туры килә дигән сорау куйганда, кабакны иң күп үстергән Идел буе федераль округын узып, Көньяк һәм Төньяк Кавказ федераль округларының алга чыгуы күренә. Биредә яшәүчеләрнең һәркайсына 2-3әр баш кабак туры килә. “Уртача күрсәткеч”не исәпләп чыгару алымы да үзенчәлекле. Теге яки бу төбәктәге тулай уңышны килограммнар белән исәпләп, аны кабак санына бүләләр. Гадиләштереп аңлатканда, һәр кабакның уртача авырлыгы 4әр килограммнан алына һәм шул төбәктә яшәүче кешеләр санына бүленә.
Шул исәптән, составында Башкортстан да булган Идел буе федераль округында яшәүчеләргә елына уртача 4әр килограмм авырлыктагы икешәр кабак туры килсә, калган төбәкләрдә 0,5-2,8 килограммнан артмый, ягъни, уртача авырлыктагы яшелчәнең яртысы күләменә дә җитми.
Белешмә. Кабак — яшелчә һәм терлек азыгы культурасы да. Аның җимеш йомшагында (мякоть), сортына карап, шикәр күләме — 4,3-7,8дән алып 15 процентка кадәр җитә, каротин — 40 мг/100г, крахмал — 16 һәм аксым микъдары 25 процент тәшкил итә. Ул, шулай ук, В витаминына бай.
Мәскәүдә һәм Мәскәү төбәгендә кабак үстерүчеләр аз. Рәсми чыганакларга караганда, биредә яшәү­челәрнең һәр 15нчесе генә әлеге татлы яшелчәдән авыз итә ала икән.
Билгеле, илдә төрле категория-дәге хуҗалыклар арасында иң зур күләмдәге кабак уңышы шәхси ихаталарга туры килә. Һәр дүрт кабак-ның өчесе, ягъни, 79 проценты крестьян хуҗалыкларында үстерелә. 2019 елда мәсәлән, авыл ихаталарында “көз алиһәсе”нең гомум уңышы 517 мең тоннага җиткән. Шул ук вакытта, татлы яшелчәгә игътибар аграр предприятиеләрдә һәм фермер хуҗалыкларында да арту күзәтелә. Тәүгесендә, мәсәлән, аннан алдагы ел белән чагыштырганда, былтыр тулай уңыш — 40, ә фермерларда һәм шәхси малтабарларда 21 процентка югарырак.
Төрле илләрдә кабак урындагы халыкларның бик күп бәйрәмнәре һәм йолалары атрибуты булып та тора. Борын заманнарда көнчыгыш славян халыклары арасында, әйтик, кабак туй алды йолаларында мөһим урын тоткан. Кыз, мәсәлән, димлә­гәннән соң, егеткә кабак тоттырган булса, бу аның егетнең тәкъдимен кире кагуын аңлаткан. Соңрак көн­чыгыш халыкларында кабак уңды-рыш­лылык һәм иминлек символы буларак кулланыла башлый.
Төрле климатик шартларда яшәү­челәр, кабакны үз төбәгенә яраклаш­тырылганын чәчеп, нигездә, аны милли ризык рәвешендә куллана. Казахстанда, мәсәлән, кабактан “мантый” киң таралса, Үзбәкстанда аңардан сөтле ашны бик яраталар. Итальяннар татлы яшелчәне ризоттога куша. Австриядә кабактан эшләнгән шнапс үтемле, ә Һиндстан­да кабак хәлвәсе җитештерәләр.
Борынгы Русьта кабакны “барыня” дип йөрткәннәр. Ә традицион өстәлдәге ризыклар арасында яшел-чәнең кырылган татлы йомшагына сөт һәм атланмай кушып пешерел-гән боткага өстенлек бирелгән. Элекке аш-су белешмәләренә караганда, кабак боткасын тәүдә 25 минут мичтә тотканнан соң, тагын ярты сәгать дәвамында тышкы яктан сөл-ге белән уралган чүлмәктә аның “өлгергән”ен көткәннәр. Тәм өчен киптерелгән җимешләр яисә чиклә-векләр өстәлгән.
Менә шулай кулланганнар кабакны элгәре. Әйткәндәй, башка илләрдә аны күбрәк тә үстерәләр һәм тукланалар. Германиядә, мәсә-лән, “көз алиһәсе” хөрмәтенә ел саен фестивальләр үтә. Әлеге чарада кешеләрне яңа кабак сортлары, алардан төрле ризыклар пешерү серләре белән таныштыралар.
Башкортстанда кабакның иртә һәм соң өлгерүче дистәдән артык сорты үстерелә. Әлбәттә, әлеге культураны сәнәгать күләмендә җитеш­терү мәсьәләсе моңа кадәр югары дәрәҗәдә каралмады. Әмма, шәхси ихаталарда гына түгел, соңгы елларда эре аграр предприятие-ләрнең дә “басу алиһәсе”нә игътибар бирә башлавын очраклы хәл түгел дип уйларга кирәк. Селекционер галимнәр дә әледән-әле бу өлкәдә тәҗрибәләр үткәрә, яңа сортларны сыный.
Белешмә. Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы чыганакларына караганда, Башкортстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты селекциясе тәкъдим иткән “Тыква крупноплодная” сорты безнең шартларда югары уңышы белән куандырган. Ә инде “Уфимская” сорты 1981 елдан бирле илнең урта Идел буе районнары һәм Урал аръягы зонасы өчен бик килешле икән. Ул чәчкәннән соң 83-93 көндә өлгерә. Уртача авырлыгы 6,4 килограммга җитә. Һәр квадрат метрдан 4,1-6 килограмм уңыш бирергә сәләтле.
Республикада кабак үстерү икътисади яктан отышлымы? Әлеге сорау белән без Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек һәм мал азыгы җитештерү бүлеге начальнигы Азат Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать иттек.
— Республиканың аграр җитеш­терү тарихына күз салсак, кабак үстерүнең авыл хуҗалыгында нинди урын тотуы ачык күренә, — ди Азат Минзаһир улы. — Әлбәттә, безнең төбәктә аны нигездә шәхси хуҗалык­лар гына күпләп үстерә. Әмма соңгы елларда кабак плантацияләре мәй­данының арта баруы, беренче чиратта, аны аграр предприятиеләр чәчә башлау белән аңлатыла. Узган елда мәсәлән, республикагы барлык категориядәге хуҗалыкларда аның тулай җыемы 16-17 мең тонна тәш­кил итсә, аграр җитештерүчеләр өлеше 500 тоннага якынлашты. Әлбәттә, бу аз, ләкин, алдагы елларда мондый мәйданнарның артачагы фаразлана. Аграр экспертлар фаразлавынча, сәүдә базарында ихтыяҗ бар һәм ул табышлы культуралар исәбендә булачак.
Башкортстанда кабакны иң күп үстерүчеләр Бәләбәй районында. Аграр предприятиеләр карамагындагы шундый мәйданнар узган ел биредә 11 мең гектарга җиткән. “Салейкин” һәм “Максимова” крестьян-фермер хуҗалыклары үткән ел әлеге татлы яшелчәне бишәр мең гектарда үстергән. Кушнаренко районындагы “Ильясов” шәхси малтабары 4 мең гектарда үстереп, яхшы керем алган. Шушы ук районның “Столыпино” җәмгыяте, шулай ук, кабакны җиде мең гектарда чәчеп табыш алган. Алар яшелчәне туңдырып республикаларга сату белән дә шөгыльләнә. Республика­ның башка районнарында да “кабак пионерлары” аз түгел. Мәчетле районында, мәсәлән, “Шурманов”, ә Яңа­­выл районында “Зарипов” крестьян-фермер хуҗалыклары витаминга бай яшелчә үстереп, якташларына матур үрнәк күрсәтә.
Азат Мөхәммәтшин, әлегә кадәр республикада кабакның уртача гектар куәте 130 центнер чамасы тәшкил итә, әмма, агротехник таләп-ләр төгәл үтәлгәндә һәм уңдырышлы сортларны сайлый белгәндә, әлеге күрсәткечне 250-300 центнерга да җиткерү мөмкинлеге бар, дигән фикердә.
Димәк, витаминнарга бай һәм экологик яктан чиста яшелчәгә сәүдә базарында сатып алучылар ихтыя-җын арттыру юллары турында да уйларга кирәк. Чөнки, шәхси хуҗа-лыклар да аны нигездә үзләре өчен һәм терлек азыгы сыйфатында гына куллана. Авылда кабакны бәлки, күбрәк үстерүчеләр дә булыр иде. Кызганычка каршы, аны үстерергә, тәрбияләргә өйрәнсә дә, кешеләр аның озаграк саклану тәртибе белән хәбәрдар түгел кебек.
Белешмә. Һава агымы тәэмин ителгән бинада кабак яхшы саклана. Җыеп алынган уңышны коры, салкынча урынга, стеллажларга яткырып урнаштырырга кирәк. Саклагычта оптималь температура +6-8 градус, дымлылык 70 проценттан артмаска тиеш. Әлеге таләп-ләр үтәлгәндә, ул 3-4 ай сыйфатын югалтмыйча сакланачак. Саклагычта, озаграк вакыт тоту өчен кабакның каты кабыклысын һәм зуррагын сайлап алырга киңәш ителә.
— Республикада кабакны тагын да күбрәк үстерү зарурлыгы бармы? Моның өчен нинди шартлар кирәк?
Әлеге сорауны мин янә Азат Мөхәмәтшинга юлладым.
— Кирәкме, дигән сорауга “юк” яки “кирәк” дип тә өзеп кенә әйтеп булмый, — ди Азат Минзаһир улы. — Чөнки, хәзер аның ни дәрәҗәдә кирәк, үтемле булуын аны үстерү-челәр үзләре хәл итә. Сәүдә базарын өйрәнгәннән соң кем өчендер ул керемле булырга мөмкин. Ә терлек азыгы ул сыйфатында үстерел­сә, ул бик файдалы булыр иде. Туклыклы, витаминга бай мал азыгы ул. Кабак бигрәк тә чәчү әйләнеше өчен файдалы культура. Шуңа күрә дә аны нигездә яшелчәче фермерлар күбрәк үстерергә тырыша. Икен­чедән, әлегә башкортстанлылар өстә­лендә кабак һәм аның эшлән­мәләре чикле. Димәк, ихтыяҗ да зур түгел...
— Әлегә кешеләрдә кабак бе­лән туклана белү дә җитешми торгандыр. Ә ни өчен аны терлек азыгы рәвешендә үстермиләр, нәрсә комачаулый?
— Кабак үстерү, кызганычка каршы, әлегә республикада нигездә кул көче белән башкарыла. Моның өчен махсус техника юк. Шулай ук, махсус чәчкеч тә кирәк — анысы да проблема. Рәт араларын эшкәртү өчен тагын техник җайланма таләп ителә. Өлгергән уңышны җыю да мәшәкатьле һәм нигездә кул көче белән башкарыла. Күренүенчә, чыгымнары күп. Ә уңышы ул культураны каплармы — монысы сорау.
Кабак үстерү белән бәйле проб-лемаларның, гомумән, республика күләмендә җитди күтәрелгәнен хәтерләмим. Башка төбәкләрдә аграр предприятиеләрнең аны күпләп үстерә башлавы да, мөгаен, уйланмыйча башкарылган эш түгелдер. Бу мәсьәлә буенча үзебезнең аграр галимнәр, аграр предприятие җитәк­челәренең дә фикерләрен ишетәсе иде.

Исегездә тотыгыз!

Кабакның татлы булуын телисез икән — берничә киңәшне үтәргә кирәк. Әгәр су кирәгеннән артык сибелсә, орлык утыртасы җиргә янмаган тирес кертелсә һәм һава температурасы озак вакыт салкын сакланса — баллы кабакка өмет итмәгез. “Бакча алиһәсе” татлырак булсын өчен аны кояшлы урынга, көпшәк һәм уңдырышлы җиргә утыртыгыз. Аның чәчкә ату һәм җимешкә өлгерү вакытында суны күп сибәргә кирәк, ә яшь кабак җимеше өлгергәндә бу эшне бөтенләй туктаталар. Иң татлы кабак җәй эссе булганда өлгерә.



Олег Төхвәтуллин.
Читайте нас: