-9 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
11 февраль 2021, 11:40

Җирне ярата, тормышка гашыйк

Шушы сыйфатлар галим Рәзит Нурлыгаяновка бик күп юнәлешләрдә югары үрләр яуларга ярдәм иткән.

Шушы сыйфатлар галим Рәзит Нурлыгаяновка бик күп юнәлешләрдә югары үрләр яуларга ярдәм иткән.

Рәзит Нурлыгаянов 1978 елда Югары Яркәй урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, хезмәт эшчәнлеген Илеш районының “Урожай” колхозында башлый. 1979-84 елларда Башкортстан Авыл хуҗалыгы институ­тының агрономия факультетында укый. Бу чорда институтның комсомол комитеты, ВЛКСМның Уфа шәһәре Совет районы комитеты әгъзасы итеп сайлана, XXXII өлкә комсомол конференциясендә Башкортстан Авыл хуҗалыгы институтының комсомол оешмасы исеменнән чыгыш ясый.

Рәзит Баязит улының фәнни эшчәнлеге студент елларында ук башлана. Табигатьтән килгән белемгә омтылуы аны институтта икенче курста укыганда ук җәмәгать фәннәрен тирәнтен өйрәнүгә этәрә. Ул тарих фәннәре кандидаты Хәмит Чурман­таевның фәнни җитәкчелегендә яшь буынны совет халкының революцион, хәрби һәм хезмәт традицияләрендә тәрбия­ләүдә Башкортстан комсомол оешмаларының ролен өйрәнә башлый. Тикшеренүләр нәтиҗәсендә фәнни эш языла һәм ул төрле дәрәҗәдәге конкурсларда югары бәяләнә. Р. Нурлыгаянов иҗтимагый фәннәр, ВЛКСМ тарихы һәм халыкара яшьләр хәрәкәте тарихы буенча республика, IX Бөтенсоюз һәм Бөтенрусия студентлар эшләре конкурсы дипломанты була. Тикшеренү нәтиҗәләре Бөтенрусия, Бөтенсоюз, халыкара студентлар фәнни конференцияләрендә яңгы­ратыла. Өлкән курсларда ул агрономия фәне белән кызыксына башлый. Бишенче курста үсемлекчелек буенча дәресләрдә активлык күрсәтә.
Институтны тәмамлаганнан соң, Илеш районының “Урожай” колхозында агроном булып эшли башлый. 1984-85 елларда – ВЛКСМның Илеш район комитетының икенче һәм беренче
секретаре, 1985-86 елларда районның “Заря коммунизма” һәм “Урожай” колхозларының партия оешмалары секретаре булып эшли.
КПССның Илеш район комитеты бюросы тәкъдиме буенча “Урожай” колхозы колхозчылары 1986 елда Рәзит Нурлыгаяновны бертавыштан идарә рәисе итеп сайлый. Яшь рәис бөтен булмышын биреп эшли, яңага омтыла.
Сәләтле һәм максатчан Рәзит Нурлыгаянов туфрак­ның уңдырыш­лылыгын саклап калу өчен колхоз басуларын комплекслы эшкәртә башлый. Бу нәтиҗәләр гомумиләштерелә һәм республика җитәкчелеге, район хакимияте башлыклары катнашлыгында узган республика семинарында киң куллану өчен тәкъдим ителә. 1993 елда савым сыерлары өчен илдә тиңе булмаган заманча җәйге лагерь файдалануга тапшырыла.
1997 елда хуҗалык республикада бөртекле культуралар уңдырыш­лылыгы буенча өченче урын ала. Гектар куәте – 43,6 центнер, тулай ашлык җыемы 92,5 мең центнерга җитә.
Рәзит Баязит улы Иске Күктау урта мәктәбе җитәкчелеге һәм педагоглар коллективы белән берлектә мәктәп укучыларына хезмәт тәрбиясе бирү буенча, чыгарылыш сыйныф укучыларын һәм яшьләрне хуҗалыкта калдыру өчен максатчан эш алып бара. 1988 елда колхоз исәбенә 10 баш савым сыерына исәпләнгән заманча миниферма төзелә. Мәктәп укучы­ларының хезмәт хакы СССР Саклык банкы бүлегендә беренче тапкыр алар өчен махсус ачылган балалар исәбенә күчерелә. Колхоз мәктәпне бөртекле культуралар үстерү өчен басу, тракторлар, йөк автомобиле, “ОВС-25” ашлык чистарту машинасы белән тәэмин итә. Иске Күктау урта мәктәбенең хезмәт тәрбиясе бирү буенча тәҗрибәсе ВЛКСМның XXI съезды делегатларына тәкъдим ителә.
Хуҗалыкта югары уңыш алуга ирешеп, колхоз рәисе үсемлекчелек продукциясе сыйфатын күтәрү бурычы куя. Сыйфат формалашуны тәэмин итүче яңа технологик операцияләр куллану белән бергә колхозның ындыр табагында ашлык сыйфатын бәяләү буенча лаборатория оештырыла. Максатлы эш югары класслы бодай җитештерү мөмкинлеге биреп, хуҗалыкка сизелерлек икътисади табыш китерә. Ул елларда илдә арыш сыйфатын исәпкә алмыйча әзерләнә һәм сатып алу бәясе бертөрле була иде. Рәшит Баязит улы белән берлектә үткәргән тикшеренүләр уҗым арышының икмәк пешерү сыйфаты төрлечә булуын һәм республика хуҗалыкларыннан озатылган ашлык­ның кайбер партияләренең икмәк пешерү өчен яраклы булмавын күрсәтте. Шуны исәпкә алып, безнең тарафтан илдә беренче тапкыр эшкәртү технологиясе булдырылды. Ашлыкның сыйфатын бәяләү ысулы сынау үтеп, Илеш элеваторында кертелә. Шул ук вакытта без “төшү санын” билгеләү өчен кулдан ясалган прибор кулландык. Хәзерге вакытта арышның сыйфатын бәяләү ысулы дәүләт дәрәҗәсендә кабул ителде һәм аны сатканда мәҗбүри күрсәткеч булып тора. Колхозның югары сыйфатлы ашлык җитештерү буенча тәҗрибәсе республика фәнни-гамәли семинарларында, колхозда һәм Илеш элеваторында күрсәтелә.
Илдә базар икътисады башлану, планлы-бүлү һәм команда-административ система таркалу белән Р. Нурлыгаянов колхозлар һәм сәнәгать предприятиеләре белән үзара файдалы мөнәсәбәтләр урнаштырды. Бу хуҗалыкны саклап калырга гына түгел, ә зур күләмдә төзелеш-монтаж эшләре алып барырга, җитештерү участокларына һәм урамнарга асфальт салуга, машина-трактор паркын яңартуга да ярдәм итә. Колхоз акчасы исәбенә Кызыл Октябрь авылында башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы, 2,1 мең гектар мәйданда ашлык саклагыч, гомум мәйданы 4 мең квадрат метр булган ябулы ындыр табагы төзелә.
Бигрәк тә шәхси торак төзелеше зур колач белән алып барыла. Хуҗалык рәисе колхоз торагы яклы булмый. Ул уңайлы хезмәт шартлары белән шәхси милек һәм ярдәмче хуҗалык яшьләрне авылда тота алачак дигән нәтиҗәгә килә. 1987 елдан Р. Нурлыгаянов колхозчылар өчен торак төзү буенча “Урожай” колхозы тәҗрибәсен актив рәвештә кертә башлый. Әлеге алым колхозчыларга хуҗалык исәбенә төзелеш материаллары бүлеп бирүдән гыйбарәт. Бу һәр кешегә 10 мең данә кирпеч, 25 кубометр агач, 5 тонна цемент, 600 чакрымга кадәр төзелеш материалларын ташу, пилорама, техника хезмәтләре дигән сүз. Бер үк вакытта колхоз кассасыннан ун мең сумга кадәр процентсыз ссуда бүлеп бирелә. 1986 ел башында Иске Күктау авыл Советы территориясендә 304 шәхси хуҗалык булса, 2001 ел башына бу күрсәткеч 374гә җитә.
Р. Нурлыгаяновка югары нәтиҗә­ләргә ирешүдә илдәге икътисади хәлне, инновацион технологияләрне һәм җи­тештерүнең нәтиҗәле матди чараларын исәпкә алып идарә итү ярдәм итте. Ул һәрвакыт авыл хуҗалыгы өлкәсендәге фәнни казанышлардан хәбәрдар булды, колхоз басуларында яңа технологик алымнар кулланды һәм авыл хуҗалыгы культураларының уңдырышлылыгын арттыру буенча сынаулар үткәрде. Бу максатта 1993 елда колхозда Башкорт дәүләт аграр университетының үсем­лекчелек кафедрасы оештырыла.
Агрономия өлкәсендә эзләнүләре белән беррәттән, Рәзит Нурлыгаянов бу чорда агросәнәгать комплексы икътисады өлкәсендә тикшеренүләр үткәрә һәм галимнәр белән берлектә төбәктә беренче тапкыр колхозны “ышанычка корылган ширкәт” итеп үзгәртеп коруга ирешә. 1998 елның февралендә Русиянең Дәүләт думасы депутатлары, галимнәр катнашлыгында хуҗалыкларны үзгәртеп кору буенча фәнни-гамәли киңәшмә уза. Анда катнашучыларга Р. Нурлы­гаяновның “Авылда реформаларның авыр юлы” монографиясе тәкъдим ителә. Автор тарафыннан беренче тапкыр аграр производствода яңа базар мөнәсә­бәтләре, милекчеләр капиталы һәм җир пайлары хәрәкәте өйрәнелә. Монография Башкорт дәүләт аграр университеты һәм Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе студентлары өчен дәреслек булып тора.
2001-02 елларда Р. Нурлыгаянов Илеш районының авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары булып эшли. Арытаба район җитәкчелеге аңа “Илеш райсельхозхимиясе” предприятиесе директоры вазыйфасын тәкъдим итә. Р. Нурлыгаянов җитәк­челек иткән чорда предприятие яңа сулыш ала. “Краснояр” хуҗалыгының ярдәмче предприятиесе терри­ториясендә район хуҗалык­ларында әче туфракны известьлау өчен он җитештерү буенча карьер эшкәртелә башлый. 2002 елда предприятие беренче тапкыр хуҗа­лыкларда башкарылучы агрохимик эшләр комплексын “Алтын көз” Бөтенрусия күргәзмәсендә тәкъдим итә, конкурс нәтиҗәләре буенча икенче дәрәҗә диплом һәм көмеш медаль белән бүләкләнә. Рәзит Баязит улы уҗым арышының җитештерү технологиясен әзерләү буенча күпьеллык фәнни хезмәт нәтиҗәләрен кулланып диссертация яза һәм 2003 елда аны яклап, Мәскәүдә үсемлекчелек белгечлеге буенча авыл хуҗалыгы фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсен ала.
Р. Нурлыгаянов 2006 елның апрелендә Кемерово өлкәсенә эшкә күчә. Биредә ул Прокопьев районының “Октябрьское” җәмгыяте директоры булып эшли башлый, арытаба Прокопьев районы хакимияте башлы­гының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары, Яшкино районы хакимияте башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкара. Бер үк вакытта Русия Авыл хуҗалыгы академиясенең Себер мал азыгы фәнни-тикшеренү институтының басуда мал азыгы җитештерү бүлеге мөдире һәм 2007 елдан Кемерово дәүләт авыл хуҗалыгы институты профессоры була.
Рәзит Нурлыгаянов 2016 елда республикага кайта һәм Башкорт дәүләт аграр университетының туфракны өйрәнү, агрохимия һем төгәл игенчелек кафедрасы профессоры булып эшли башлый. Ул барлык көчен һәм энергиясен агросәнәгать җитештерүе бел­гечләрен әзерләүгә һәм аларның квалификациясен күтәрүгә, фәнни тик­шеренүләргә юнәлтә. Авыл хуҗалыгы производствосының реаль торышын белгән һәм практик тәҗрибәсе булган кеше буларак, дәресләрне югары дәрәҗәдә алып бара, бакалаврлар һәм магистрларның диплом эшләренә оста җитәкчелек итә. Конкурс нәтиҗәләре буенча агротехнология һәм урман хуҗалыгы факультетында иң яхшы лектор булып таныла.
Р. Нурлыгаянов Башкортстан Фән­нәр академиясе фәнни тикшере­нүләренең өстенлекле юнәлешләре кысаларында фәнни-тикшеренү эшләрен башкаруда катнаша. 1917 елда Халык­ара үсемлекләрне тукландыру институты кушуы буенча коллектив белән берлектә рапс үстерү технологиясендә күкертле минераль ашламалар куллануның нәти­җә­лелеген тикшерә. 1918-19 елларда үсемлек­челек кафедрасы хезмәткәр­ләре белән берлектә яңа майлы культуралар һәм сирәк кузаклы культуралар үстерү технологиясен эшләү буенча зур эшләр башкара. Ул район, зона һәм республика агрономия конференцияләрендә, “Кыр көне” семинарларында катнашып, тик­шеренүләр нәтиҗәләрен кертә.
Р. Нурлыгаянов югары квалификацияле фәнни-педагогик кадрлар әзерли, үзенең фәнни мәктәбен булдыра. Уҗым арышы һәм рапс үстерү технологиясе буенча алты фән кандидаты әзерли. Әлеге вакытта өч аспирантның фәнни-тикшеренү эшенә җитәкчелек итә, Башкорт дәүләт аграр университеты каршындагы диссертация советы әгъзасы булып тора.
1996 елдан – Русия Журналистлар берлеге әгъзасы, “Сельские узоры” (Уфа) һәм “Зерновое хозяйство” (Мәскәү) журналларының редколлегия әгъзасы. Башкортстан, Кемерово, Новосибирск өлкәләре һәм район гәзит­ләрендә күпсанлы мәкаләләре басыла. КПССның Илеш район коми­тетының беренче секретаре, Социалистик Хезмәт Герое Т. Рахманов турында “Җир улы”, Бөек Ватан сугышы елларында авылдашларының хезмәт батырлыгы турында “Сугыш дигән юл”, “Заманча шартларда авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыру: рәис В. Горячевның утыз еллык юлы” фәнни-публицистик китапларын нәшер итә.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә һәм фәнни эшчәнлектә фидакарь хезмәте өчен Рәзит Нурлыгаяновка “Башкорт­станның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”, “Кемерово өлкәсе агро­сәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре” исемнәре бирелә, Башкортстан Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. Рәзит Нурлы­гаяновның фәнни-гамәли эшчәнлеге халыкара күргәзмәләр, “Алтын көз” күргәзмәсе медальләре белән бәяләнә.

Рафаэль Исмәгыйлев,
авыл хуҗалыгы фәннәре докторы.
Читайте нас: