Республикада авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү күләмен елына 200 миллиард сумга җиткерү бурычы куела.
Быел республика агросәнәгать комплексы алдында мөһим бурычлар тора. Шуларның берсе — эшкәртү сәнәгатен үстерү. Тармакта әлеге юнәлешкә игътибарны арттыру, гомумән, авыл хуҗалыгы сәясәтен тормышка ашыруга яңа импульс бирәчәк, дигән фикердә белгечләр. Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы “2021-26 елларда азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатен үстерү концепциясе”н эшләде. Әлеге программа өчен ведомство “Юл картасы”н әзерләде, республика Хөкүмәтенең берничә карары чыгарылды. Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов билгеләвенчә, 2025 елга кадәр авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү белән бәйле өстенлекле проектларны тормышка ашыру өчен планлаштырылган инвестицияләр күләме 50,8 миллиард сум күләмендә бәяләнә.
Әйтергә кирәк, тормышка ашырыласы инвестицион проектлар республика Башлыгы Радий Хәбировның узган ел ахырында аграрийлар белән очрашуында билгеләнгән бурычка аваздаш. “Азык-төлек сәнәгате продукциясен җитештерү буенча республика Идел буе федераль округында алтынчы урында тора. Без бодай, ит һәм сөт җитештерүдә иң эре төбәк булып торабыз, Русия күләмендә беренчеләр исәбендә. Бу — бик мөһим, әмма гади бурыч түгел. Әгәр энергияне тагын да арттырып, азык-төлек сәнәгатен үстерүгә тагын да акча өстибез икән, барысы да уңышлы килеп чыгачак”, — диде Радий Фәрит улы.
Радий Хәбиров 2021 елда республика агросәнәгать комплексының төп бурычы итеп авыл хуҗалыгы продукциясе эшкәртү юнәлешен үстерүне билгеләде.
“...Пандемия чорында республикада бер генә товар буенча да ниндидер кытлык булмады. Шулай булуга карамастан, җитештерүчеләр, эшкәртүчеләр һәм сәүдә оешмала-рының үзара хезмәттәшлеген, эшчәнлеген “басудан — сәүдә ноктасына” принцибы буенча оештырырга кирәк. Без бу эшне федераль округта эшкәртү күләме буенча алтынчы урында торып башлыйбыз. Мин 2024 елга Башкортстан әлеге юнәлеш буенча икенче урынга чыгарга тиеш, дигән бурыч куйдым. Аны хәл итәчәкбез, үзебезнең азык-төлек хәвефсезлеген ныгытачакбыз”, — диде Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга агымдагы елга Юлламасында.
Әлеге Концепциянең асылы нәрсәдән гыйбарәт? Яңа программа республиканың авыл хуҗалыгы тормышында нинди чагылыш табачак?
Югарыда телгә алынган программаның аграр җитештерүдә генә түгел, ә тоташ авыл хуҗалыгы эшчәнлегендә “зур сикереш” һәм хезмәтне яңача оештыруга җитди этәргеч бирә-чәгенә өмет зур. Чөнки әлеге документ кысаларында, җи-тештерү белән шөгыльләнүче барлык төрдәге хуҗалык
субъектларына, аларның милек төренә карамыйча, бюджеттан субсидия биреләчәк. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, җаваплылыгы чик-ләнгән җәмгыятьләр, авыл хуҗалыгы кооперативлары, шәхси малтабарларның һәммәсе өчен дә бер үк шартлардагы “старт мәйданчыгы” бирелә. Тармак министрлыгыннан алынган аңлатмага караганда, тәүге ярдәм чарасы шушы максат өчен сатып алынган җиһазлар бәясен субсидияләүгә бәйле.
Биредә ит, сөт, бал, төрле үлән, шифалы эчемлекләр җи-тештерүчеләргә ярдәм итү карала. Моңа кадәр эшләп килгән керемне арттыручы предприятие программасы буенча нәти-җәле күрсәткечкә ирешүчеләргә дә шундый ук мөмкинлекләр тудыру чарасы карала. Әлегә кадәр аларга күрсәтелгән ярдәм күләме 3 миллион сумнан артмаса, яңа программа кысаларында аны 14 миллион сумга кадәр күтәрү күз уңында тотыла.
— Авыл хуҗалыгы продукциясе эшкәртүдә федераль округта лидерларның берсе булу өчен безгә елына 200 миллиард сум дәрәҗәсенә күтәрелергә кирәк. Әлегә бу сан 97 миллиард сумнан артмый, ягъни, эшкәртү күләмен дә ике тапкыр үстерергә тиешбез. Моңа ирешү өчен һәр-кайсының еллык кереме 50-70 миллион сумга җиткән кимендә ике мең малтабар эшчәнлеген оештырырга тиешбез. Республикада аграр продукция эшкәр-тү белән шөгыльләнүчеләрнең зур армиясе барлыкка килергә тиеш, — диде Илшат Фазрахманов күптән түгел журналистлар белән очрашуда.
Белешмә. Башкортстанның тулай азык-тө-лек базары күләме 460 миллиард сум тәшкил итә. Республика буенча продукция сатуда 25 меңнән артык сәүдә объекты, шул исәптән — 1400 федераль сәүдә, һәм 900 республика сәүдә челтәрләре кибетләре, стационар форматта булмаган һәм кече сәүдә нокталары категориясендәге 22,7 меңнән күбрәк объект исәпләнә.
Димәк, аграр җитештерү белән шөгыльләнүчеләр өчен дә сәүдә базары ишекләре ачык һәм үзара көндәшлек иткән зур челтәрләр һәм кибетләр аз дип булмый. Хөкү-мәт Премьер-министры Андрей Назаров фикеренчә, эшкәртү сәнәгатендә авыл кешеләренең үзара кооперациягә керүе дә мөһим адым.
— Шунысы да яхшы: әлеге юнәлеш республикада төпкелдәге авыл территорияләрен дә үз эченә алачак, анда яшәүче-ләрнең, кече малтабарлык бе-лән шөгыльләнүчеләрнең авыл хуҗалыгы продукциясе җитеш-терүдәге һәм аны эшкәртүдәге мөмкинлекләрен күтәрергә, аларга продукциясен үз сәүдә челтәре аша сатуны оештыруга булышлык итәчәк. Өстәвенә, болар һәммәсе дә — казнага өстәмә керем, халыкны эш белән тәэмин итүдә зур чара. Әлеге программалар икътисадны ныгытуга һәм гражданнарның тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга да яр-дәм итә, — диде Хөкүмәт утырышындагы чыгышында
Премьер-министр Андрей Назаров.
Билгеле, эшкәртү сәнәгатен үстерү белән бәйле программа зур чыгымнар гына түгел, ә төпле уйланылган, икътисади яктан нигезләнгән өстәмә чаралар да таләп итә. Аның беренчесе, әлбәттә, кадрлар белән бәйле. Димәк, республика Башлыгы билгеләгән бурычларны тормышка ашыру, тәңгәл рәвештә, авылда аграр бизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләрне ачыкларга, аларның башлангычларын үсте-рергә кирәклеген дә күрсәтә. Бу җәһәттән ведомство баш-лыгының күптән түгел республика мәгълүмат чаралары журналистлары белән үткәргән онлайн-брифингындагы фикере игътибарны җәлеп итә.
“Кызыл таң” журналис-тының: “Республика агросә-нәгать тармагын үстерүдә быел кайсы юнәлешләр өс-тенлекле булачак?” — дигән соравына Илшат Фазрахманов болай дип җавап бирде:
— Соңгы өч елда без авыл хуҗалыгы эшчәнлегендәге философияне актив рәвештә үзгәртүне дәвам итәбез. Бүген без агробизнесны үстерүгә басым ясыйбыз. Алар — республика, ил күләмендә һәм, хәтта, дөнья базарында үзләрен иркен тотучы кешеләр, гаиләләр һәм компанияләр. Аларны эшкә өйрәтүне, аналитик материаллар белән тәэмин итүне дәвам итәчәкбез. Агробизнесменнарны икътисадның бер субъекты буларак кабул итәбез һәм алар “аякларында” ышанычлы басып торсын өчен мөмкин булган барлык ярдәмне дә күрсәтергә әзербез. Чөнки алар керемне арттыра, территорияләр белән эшли, салым түли, халыкны һәм бигрәк тә авыл ке-шеләрен эш белән тәэмин итә. Минемчә, эшкәртү сәнәгате, гомумән, аграр бизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен әзер “уңыш басуы”...
Белешмә. Тармак министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2024 елга кадәр чорга исәплән-гән Концепцияне тормышка ашыру кысаларында яңа җитештерү куәтләрен эшкә кушу 4,1 мең өстәмә эш урыны булдыру мөмкинлеген бирәчәк. Ачылган предприятиеләр тулы куәтенә эшли башлагач, аларның еллык кереме 59 миллиард сумнан артачак, дип фаразлана.
Программада билгеләнгән чаралар республиканың эчке сәүдә базарында көндәшлекне арттыруга булышлык итәчәкме? Һәм, киресенчә, җитештерелгән һәм эшкәртелгән аграр продукция ихтыяҗдан артып китмәсме?
Аграр ведомство белеш-мәләренә караганда, якын ки-ләчәктә андый сораулар тумас кебек. Икенчедән, Башкорт-станның аграр экспортны елдан-ел арттыра баруы, әлбәттә, эшкәртү сәнәгате бизнесын битараф калдырмаячак, дигән ышаныч бар. Саннар теле белән аңлатканда, узган ел йомгаклары буенча, республиканың ит һәм ит продукциясе белән үз-үзен тәэмин итү күр-сәткече таләп ителгән күләм-нән 89,1 процент тәшкил итә. Каты сыр буенча ул — 50,9, он буенча — 38,7 процент кына. Шикәр комы, сөт һәм үсемлек мае белән тәэмин ителеш шул ук тәртиптә 215,8, 124,9 һәм 581,1 процентка күтәрелде. Әлбәттә, сүз үзебездә җитештерелгәне турында бара. Күренүенчә, ихтыяҗ бар һәм ул аграр бизнес хуҗалары өчен яңа сәүдә мәйданчыгы дигән сүз.
Узган ел ахырында Радий Хәбиров Бөре районына эш сәфәре барышында урындагы малтабарлар белән дә очрашкан иде. Анда республика Башлыгы аграр эшкәртү белән шөгыльләнүчеләрнең эшчәнлеген җанландыру өчен “безгә логистик чылбырны берләштерергә, модернизацияләргә һәм авыл хуҗалыгын арытаба үстерергә кирәк”, – диде.
Белешмә. 2024 елга Башкортстанның аграр экспорт күләме 240 миллион долларга җитәргә тиеш. Узган ел әлеге күр-сәткеч 115 миллион доллар планлаштырылган булса, ел йомгаклары буенча ул 165 миллион доллар тәшкил итте. Экспортның төп өлешен ашлык түгел, ә эшкәртелгән продукция алды.
Күптән түгел Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашлыгында узган “Авыл сә-гате”ндә республикада азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатен үстерү Концепциясе тикшерелде. Чарада аграр бизнес белән шөгыльләнүче малтабарлар-ның фикер-тәкъдимнәре дә тыңланды. Радий Хәбиров моңа кадәр әзерләнгән документны бер ай эчендә яңа тәкъдимнәр белән тулыландырырга кушты.
— Бик амбициоз бурычлар куйдык, тизләтелгән темп белән хәрәкәт итәргә тиешбез, — диде Радий Фәрит улы. — Республикада эшкәртүчеләрнең сәүдә челтәрләре белән хезмәттәшлеген активлаштырырга, җитештерүчеләрнең сәүдә мәйданчыгындагы урынын көчәйтергә, аларның төрле тематик проектларда катнашуын тәэмин итәргә кирәк. Мисал өчен, без Баймакта елкычылык, азык-төлек, туризм элементлары белән бәйле фестиваль үткәрергә сөйләштек. Заманча тенденцияләрнең берсе — интернет-сәүдәне үстерү. Республика продукциясен нәтиҗәлерәк күрсәтү, күбрәк таныштыру өчен әлеге юнәлешкә игътибарны арттырырга кирәк...
Олег Төхвәтуллин.