Элекке педагог Элик Зиятов фермерлык эшчәнлегендә дә зур уңышларга ирешкән.
Уңган, булдыклы фермерлар бихисап Борай районында. Бу юлы шуларның берсе – Элик Зиятов белән таныштырабыз.
Борай районының Мамады авылында крестьян-фермер хуҗалыгы төзеп, аның эшчәнлеген уңышлы алып баручы Элик Федорович белән әңгәмәбез бик җанлы килеп чыкты. Үзенең эше, киләчәккә планнары турында канатланып бәян итте ул. Милләте буенча удмурт булган Элик Федоровичның татарча чатнатып сөйләве дә сокландырды.
Мәктәптән – колхозга
– Һөнәрем буенча мин бит укытучы, — ди ул. — Озак еллар Мамады авылы мәктәбендә балаларга химия һәм биология фәннәреннән белем бирдем. Унбиш ел әлеге мәктәп директоры вазыйфасын башкардым. Һөнәремне яраттым, әлбәттә, тик бердәнбер көнне мине район хакимиятенә чакырып, күмәк хуҗалыкка рәис итеп тәгаенләделәр. Шундый зур ышаныч күрсәткәч, ризалаштым.
Җиде ел “Дэмен” (удмурт телендә “Берлек” дигәнне аңлата) хуҗалыгын җитәкләдем. Ә менә 2005 елда үз эшемне оештырырга карар иттем.
49 гектар җирне арендага алып, җиң сызганып эш башладым. Уң кулым, төп дәртләндерүчем, әлбәттә, хатыным Лариса Константиновна булды. Ул белеме буенча хисапчы, крестьян-фермер хуҗалыгының бизнес-планын төзегәндә дә, бик зур ярдәм күрсәтте.
Тиздән яңа ферма төзеләчәк!
Арендага алынган гектарларга арытаба 56 гектар пай җирләре дә өстәлә, 8 гектар печәнлек барлыкка килә. Шулай итеп уңган фермерның биләмәләре акрынлап киңәя. Бүген ул эшчәнлеген 250 гектар җирдә алып бара.
– Баштагы елларда үсемлекчелек белән генә шөгыльләнә идек, хәзер терлекчелек тармагын да үстерә башладык, — ди Элик Федорович. — “Агростартап” программасы кысаларында 3 миллион сумлык грант алуыбыз тоемлы ярдәм булды. Бу суммага былтыр 26 баш “герефорд” токымлы буаз таналар, тәгәрмәчле трактор сатып алдык.
Киләчәктә терлек санын 100 башка җиткерергә тели фермер. Моның өчен барлык шартлар да бар, ди ул. Токымлы таналар үстерүне төп бурычы итеп куя.
– Игенне терлекләргә җитәрлек күләмдә үзебез үстерәбез. Печән, саламны рулоннарга төреп, тирә-як авылларга да сатам. Улым аны сораучыларга илтеп бирә. Техникабыз көйле эшли. Тәгәрмәчле дүрт тракторыбыз, барлык төр авыл хуҗалыгы кирәк-ярагы бар, — ди Элик Федорович.
Терлек санын 100гә җиткерәм дип эшләүче фермер тиздән яңа ферма төзү мәшәкатьләренә чуммакчы. Моның өчен урын сорап, район хакимиятенә мөрәҗәгать иткән дә инде ул. Аның үтенечен канәгатьләндереп, авыл башында 2 гектар җирне арендага биргәннәр.
Сабыйлар бәхете хакына
Уңганлыклары белән генә түгел, олы йөрәкле кеше булулары белән дә авылдашларының ихтирамын яулаган Элик Федорович һәм аның хатыны Лариса. Үзләренең өч баласы өстенә алар гаиләгә ике ятим баланы да сыендырган. Моннан өч ел элек Малина һәм Айнур исемле ике сабыйны үз канаты астына алганнар. Бүген Малина – 4нче, Айнур 2нче сыйныфта белем ала, әти-әни назына, хәстәренә күмелеп яши.
Зиятовларның өлкән балалары да сеңел һәм энеләрен яратып туя алмый, кайткан саен уенчыклар, тәмле күчтәнәчләр алып кайтып сөендерә.
– Мин үзем балалар йортында, ятимлек ачысын татып үскән кеше. Шуңа да үксез сабыйларга гаилә җылысы бүләк итәсем килде. Хатыным да теләгемне хуплап каршы алды, — ди әңгәмәдәшем. — Өлкән улыбыз Артурга — 24 яшь, ул Удмурт дәүләт университетын уңышлы тәмамлап, бүген Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тармагында инженер булып хезмәт сала. Кызыбыз Кристина Киров медицина универститетының беренче курсында укый. Ә Лианабыз — өченче сыйныф укучысы. Балаларның барысына да кечкенәдән хезмәт тәрбиясе биреп үстерергә тырышабыз. Буш вакытларында алар кулыннан килгәнчә безгә ярдәм итә: бәләкәйрәкләре кош-кортка ашарга салса, олыраклары мал-туар караша, кар көри. Кызларыбыз әниләреннән аш-су серләренә төшенә. Кызу урак чорында Артур кайтып миңа ярдәмләшергә тырыша, техниканың барлык төрләрендә дә эшли.
Йомгаклау урынына
Мамады авылына 1778 елда нигез салынган. Бүген биредә 250 кеше гомер кичерә, башлангыч мәктәп, фельдшер-акушерлык пункты, кибетләр бар. Элик Зиятов кебек авыл өчен янып йөргән шәхесләр булганда, 250 елга якын тарихы булган Мамады район картасыннан беркайчан да югалмаячак, үсәчәк дигән ышаныч тагы да ныгый!