Башкортстанда «Атайсал» («кече ватан» дигәнне аңлата) проекты эшли башлады, ул республика халкының йөзләгән һәм меңләгән көндәлек проблемаларын хәл итәргә булышачак һәм туган җирләре язмышына битараф булмаган меценатларны җәлеп итәчәк.
"Атайсал" проектына керү өчен Башкортстан Республикасы Дәүләт идарәсенең санлы үсеш министрлыгы сайт эшләтеп җибәрде. Ул рәсми рәвештә 1 мартта гына ачылды һәм арытаба тулыландырылачак. Әгәр дә сез анда катнашырга телисез икән, биредә теркәлергә һәм халыкка кызыклы булган проект турында кыскача язарга кирәк. Күпмедер вакыттан соң сезнең белән "Муниципаль берәмлекләр советы" ассоциациясе вәкилләре элемтәгә чыгачак, мәгълүматны ачыклаячак һәм шуннан соң ул сайтта пәйда булачак. Бу этап сезнең шәхесегезне һәм ниятләрегезне раслау өчен кирәк.
Нинди проектлар катнаша ала? Исемлек бик зур. Гариза биргәндә теләгеңне максималь рәвештә конкрет формалаштыру зарур. Мәсәлән:
һәйкәлләрне, обелискларны һәм башка истәлекле урыннарны реставрацияләү, төзү, реконструкцияләү;
спорт чараларына ярдәм күрсәтү һәм аны уздыру, спорт һәм балалар өчен уен мәйданчыкларын төзү, ремонтлау, реставрацияләү, спорт командаларына иганә ярдәме күрсәтү, спорт мәктәпләре өчен инвентарьләр сатып алу;
мәчетләр, чиркәүләр төзү һәм реставрацияләү;
мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары, парклар, ял итү зоналары төзү, ремонтлау, финанс ярдәме күрсәтү;
хайваннар өчен приютлар төзү, әйләнә-тирә мохитне пычратуны булдырмау, җәмәгать оешмаларына - җәнлекләрне яклаучыларга ярдәм итү, чишмәләрне, зиратларны төзекләндерү;
вакыйгаларны һәм чараларны, акцияләрне, күргәзмәләрне һәм фестивальләрне, балалар өчен программаларны оештыру һәм уздыру, аларга иганә ярдәме күрсәтү;
китаплар бастыру, авыл китапханәләренең китап фондын яңарту, фильм төшерү һ. б.