Күрдем авыл Советы территориясендә сигез авыл урнашкан, аларда барлыгы 1949 кеше яши. Соңгы елларда илдәге социаль-икътисади үзгәрешләргә ярашлы, төрле программалар эшли, алар, нигездә, авылларыбызны төзекләндерү, ремонт эшләре алып баруга юнәлтелгән.
Халык дөрес аңлап, “Урындагы башлан-гычларга ярдәм” программасында катнашып, безнең авыл биләмәсендә күләмле эшләр башкарылды: төрле елларда Иске Күрдем авылында мәктәп тәрәзәләре яңартылды, балалар бакчасы бинасына ремонт эшләнде, янгын сүндерү машинасы алынды, Ташкент авылы урамнарындагы юл ремонтланды.
Быргынбаш авылы халкы бу программада быел да катнашырга теләк белдерде. Авылда тырыш, булдыклы 115 кеше яши, хуҗалыклар саны – 42. Авыл тормышында проблемалар күптөрле, алар барысы да мөһим. Быел гыйнварда авыл халкы җитди сөйләшүгә җыелды. Алар бертавыштан программада катнашырга ризалык бирде.
Анкеталарда күрсәтелгән проблемалар буенча җанлы сөйләшү барды. Механикалаштырылган янгын сүндерү комплексы алу, авыл клубын яңарту, урамдагы электр баганаларындагы лампаларны алмаштыру – шушы сораулар каралды. Авыл халкы, фикер алышканнан соң, янгын сүндерү комплексы алырга кирәк, дигән фикергә тукталды, чөнки янгын хәвефсезлеге беренче чиратта тора. Халыкка бу эштә һәркемнән ярдәм кирәк булачагы турында аңлатылды. Инициатив төркем сайланды.
Җыелыштан соң районның мәдәният бүлеге, автоклуб артистлары авыл халкына салкын кышта җылы концерт бүләк итте. Авыл халкы артистларга зур рәхмәт әйтеп, киләчәккә яңа планнар корып таралышты.
Шамил Гыйниятуллин,
Быргынбаш авылы старостасы.
Тәтешле районы.