“Горшков” токымчылык заводы-җәмгыятенең генеральный директоры Тәнзилә Идрисова шулай ди.
Гүзәл затларыбыз арасында нинди генә һөнәр ияләре юк?! Соңгы елларда аграр тармакның төрле өлкәләрендә җитәкче хатын-кызларның арта баруы табигый хәл. Шундый статистика да бар: Русия авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең һәр өченчесе – хатын-кыз икән. Зур булмаган шәһәр һәм район хакимиятләрендә эшләүчеләрнең дүрттән бер өлешен гүзәл затларыбыз тәшкил итә.
Әлбәттә, алар хуҗалык “дилбегәсен” кабул иткәндә зур карьера, шәхси мәнфәгатьләр яисә үзен күрсәтергә теләү өстенлек алгандыр, дип уйламыйм. Моны галимнәрнең тикшеренүләре дә раслый. Ир-егетлардән аермалы буларак, хатын-кыз җитәкче сабыррак, җаваплырак һәм исәп-хисапта төгәллекне өстен күрүче, “йөк”не салмак кына тартучы “эш аты” икән. Хәер, республикабызда да, авыл язмышын үзенекедәй кабул итеп, анда яшәүчеләрне эш һәм “аш” белән яхшырак тәэмин итү максатында “җиң сызганып” йөргән хатын-кыз рәисләр аз түгел.
Бәйрәм алдыннан без шундыйларның берсе – Дүртөйле районының “Горшков” токымчылык заводы җәмгыяте рәисе, Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Тәнзилә Идрисова белән очраштык һәм аның эш алымын, җитәкче хатын-кыз образы сыйфатларын ачардай берничә сорауга җавап бирүен үтендек.
– Тәнзилә Рилевна, әңгәмәне сез көтмәгән сораудан башларга рөхсәт итсәгез иде. Нишләп урта мәктәптән соң шәһәргә китү, анда белем алу, һөнәр үзләштерү теләге тумады?
– Узган гасырның сиксәненче елларында ил күләмендә авыл балаларын мәктәптән соң туган җирендә эшкә калдыру традициясе бар иде. Безнең Дүртөйле районы аттестат алучы егетләргә һәм кызларга туган авылында эшкә калу башлангычы белән чыкты. Аны башка районнар хуплады. Ни дәрәҗәдә яклау тапкандыр ул башлангыч – әйтә алмыйм. Әмма Дүртөйледә урта мәктәптән соң шәһәргә китә алучылар бармак белән генә санарлык булгандыр.
Безне дә читкә җибәрмәделәр.
Х сыйныфтан соң егетләр техникага утырды. Әйткәндәй, аттестат белән бергә аларга авыл хуҗалыгы техникасын йөртү хокукы да бирелде. Ә кызлар дәррәү фермага килде. Миңа зуррак бәхет елмайды: район үзәк китапханәсенең Иске Баеш авылындагы филиалына китапханәче итеп җибәрделәр.
Авылдан китә алмам инде, укыйсы да килә, дип уйланып йөргәндә, үзебезнең колхоз рәисе Валерий Талипов чакырып алды да: “Җыен, сеңлем, техникумга укырга китәсең, безгә электрик кирәк”, – диде. Минем бик аптыраганымны күргәч: “Курыкма, багана башында йөрмәссең”, – диде. Җитәкче Стәрлетамак, Бәләбәй, Аксен техникумнарының берсен сайларга кушты. Минем иң беренче соравым: “Кайсы техникумда укыганнан соң авылга кайтып була?” Үзебезгә кайтырсың, эшең булыр, борчылма, дигәч, Аксенны сайладым. Агроном һөнәре буенча юллама бирде. Әмма, укуны тәмамлаганда кияүгә чыккач, иремнең туган ягына – Әлшәй районына киттек. Биредә 1991 елга кадәр Уразмәт сөтчелек фермасында лаборант булып эшләдем.
– Агроном дипломы белән фермада эшләвегез, мөгаен, алдагы язмышыгызда да ниндидер роль уйнагандыр.
– 1995 елда Әлшәйдән туган ягыма күченеп кайткач, иремне хуҗалыкның баш агрономы итеп тәгаенләделәр, ә миңа яшелчәче-агроном эшен тапшырдылар. Берничә ай эшләгәч, ул чактагы “Россия” хуҗалыгы рәисе Фәгыйть Зәки улы Галиев бер оперативкада алып калды да: “Тәнзилә, ферма эшен синнән дә яхшы аңлаган “агроном” юк, колхозның зоотехник-селекционеры булырсың”, – диде. Дөресрәге, дуңгызчылык тармагы аксый иде, мөгаен, яшь белгеч буларак, ышаныч күрсәтергә теләгәндер. Тармакта эшне яхшы гына оештырып җибәрдек. Аннары 1997 елда күрше “Горшков” хуҗалыгына зоотехник-селекционер итеп тәгаенләнүем дә, мөгаен, биредә тармактагы күрсәткечләрнең җайга салынуына сәбәпче булгандыр. Менә шулай, агроном дипломы белән, яшелчә дә үстердек, дуңгызларны да симерттек, сыер малы токымын да яхшырттык. Димәк, эш һөнәр үзенчәлегенә генә бәйле түгел дип уйлыйм, ә максат куеп эшли белүдә, җаваплылыкта һәм ахыргы нәтиҗә өчен көрәшә белүдә.
– 2005 елда Сезне “Горшков” токымчылык заводы-җәмгыятенә җитәкче итеп тәгаенләделәр. Әлегә кадәр ир-егетләр эше булган вазыйфа куркытмадымы? Бу йөкне тарту авырмы?
– Әлбәттә, ризалашу авыр булды. Дөрес эшләдем микән, район җитәкчелегенең ышанычын, халыкның өметен аклый алырмынмы, дип соңыннан да уйландым. Артка борылып, уйланып йөрергә вакыт юк иде. Үземнең көчсезлегемне дә күрсәтәсе килмәде. Гомер юлдашым авыр чирдән соң дөнья куйгач, болай да җиңел түгел иде. Миңа шундый авыр вакытта үземне кулга алып, күмәк хуҗалык язмышы өчен җавап бирергә сәләтле җитәкче булырга кирәклеген дә аңлый идем.
Рәис вазыйфасына керешкәндә март ае иде. Чәчү якынлаша. Орлык кирәк, техника ягулыгы җитешми. Техника паркы искергән. Менә шундый сынаулар, мәшәкатьләр белән башладым эшне. Авыл халкына рәхмәтлемен. Без чәчүне алдагы еллардан да оешканрак башкарып чыктык. Хуҗалык эшчәннәре белән хатын-кыз рәис арасында үзара сынау, бер-береңне аңлау шулай башланды.
– Сез җитәкләгән хуҗалык табигатьнең гаҗәеп матур почмагында урнашкан. Янәшәдә – Агыйдел елгасы. Болын биләмәләрен дүрт зур күл иңли. Авылда үзәкләштерелгән су, табигый газ линияләре бар. Ә менә юллар... Сезнең бу мәсьәлә белән шәхсән ул чордагы республика Башлыгына мөрәҗәгать итүегез дә мәгълүм.
– Хәтсез еллар үтте бу вакыйгага. 8 Март бәйрәме алдыннан Конгресс-холлда районнардан килгән 27 хатын-кыз катнашлыгында бәйрәм чарасы оештырдылар. Арада төрле һөнәр ияләре бар. Республика Башлыгы һәркайсыбыз белән сөйләшә, фикерләребезне тыңлый. Мондый форсат тагын кайчан була әле, дидем дә, сүз алдым. Безнең авылдан Сабанай авылы чатына кадәр юл бик начар иде. Мәктәп автобусы да бик еш ватыла биредә. Иске Яндыз мәктәбенә кадәр юл аеруча начар. “Районда бердәнбер Советлар Союзы Герое исемен йөрткән хуҗалык без, герой туган авылга да юл булмагач, кызарабыз, ярдәм итсәгез иде”, – дидем. Ул чакта республика Башлыгы янәшәсендә кунаклар сөйләгәнне язып барган министр Ленара Иванова: “Аңладык, Тәнзилә Рилевна, юл булыр”, – дигәч тә ышанып бетмәгән идем. 6,5 километр озынлыгындагы проблемалы юлның 2,4 чакрымын — шул ук елны, калганын киләсе елның сентябрендә төзеделәр. Бу очрашудан мин шул рәвешле халык өчен зур бүләк белән кайттым.
– Ничек уйлыйсыз, Тәнзилә Рилевна, бүгенге шартларда хуҗалыкта эшне алып бару ир-егет җитәкчегә җиңелрәкме, әллә хатын-кызгамы?
– Ә нинди җавап ишетергә теләр идегез соң? Җитәкче булгач, аның ир яисә хатын-кыз булуы мөһимме? Таләп-бурычлар бер үк, бәлки, аерма эш стилендә, һәркемнең холык-фигылендә генәдер? Язгы-җәйге эшләр башлангач, мәсәлән, иртәнге 5 сәгать 30 минутта торып, ферманы, басуларны урап кайтам. Җиде тулганда оперативка башлана. Бер-берсеннән шактый ерак кына урнашкан Байгелде һәм Казы-Яльдәк фермалары — безнең ит, сөт, табыш чыганагы. Андагы көндәлек проблемаларны сәгате белән хәл итәргә кирәк.
Ир-егетләр белән эшләргә җиңелме, әллә хатын-кызлар беләнме, дигән сорауны да еш ишетергә туры килә. Сезгә дә дөресен әйтергә телим: ир-егетләр белән аңлашу, уртак тел табу миңа җиңелрәк кебек. Чөнки, алардан күбрәк таләп итеп, вакыты белән “катырак” та әйтеп була, әмма кимсетеп түгел.
Миңа калса, гомумән, җитәкче белән белгечләр, эшчеләр арасында аңлашу, уртак тел табу булмаса – без дә күптән таралган булыр идек. Чөнки таләпчән җитәкче вазыйфасы миңа түгел, беренче чиратта шушы хуҗалыкның нигезен, көчен тәшкил иткән кешеләр өчен кирәк. Ни дисәләр дә, авыл, күмәк хуҗалык язмышы җитәкчегә, аның карашына, булдыклылыгына бәйле. Мин бу фикерне мактанып әйтергә теләмим.
– Район, республика күләмендә яхшы күрсәткечләргә ирешеп, лаеклы бәя алган хуҗалыкка җитәкчелек итүегезгә дә 15 ел вакыт үткән. Авыл халкы да рәхмәтле Сезгә. Район дәрәҗәсендә дә хөрмәтегез зур. Сез җитәкче генә түгел, ә ике кызның әнисе, 7 яшьлек Регинаның нәнәсе дә. Үзегезнең хатын-кыз икәнегезне дә онытмаска вакыт табасыздыр бит?
– Авыр сорау. Уйланып, нинди җавап бирә алам икән? Ышанасызмы, быел 55 яшькә җитеп, бер тапкыр да отпускага чыкмаганымны аңладым. Анысы да кызларым сорагач кына исемә төште. Тормыш иптәшем шулай иртә мәрхүм булып киткәч, ике кызымны укыту, кеше итү хәстәрлеге минем өстә иде. Без үзебез дә гаиләдә дүрт бала үстек. Миннән соңгылары – өч малай. Ә авыл тормышында, гомумән, кызларга да, әни булган хатын-кызларга да үзләрен тәрбияләп тору мөмкинлеге аз. Җитәкче итеп тәгаенләнгәч тә әле үзебез берничә баш сыер малы асрый идек. Бер елны әти мәрхүм килде дә: “Мал карау – хатын-кыз эше түгел”, – дип барысын да сугымга алып китте.
Буш вакыт бармы, дигән сорау да кызыксындыра торгандыр инде. Минем буш вакыт, өйдә балаларым өчен пешеренү белән үтә. Кызларымның икесе дә аграр юнәлештәге техникум һәм аграр университет тәмамлап, агроном белгечлегенә ия булды. Өлкән кызым Лиана хәтта баш белгеч булып эшләп тә алды. Төпчегем Лилия дә үзебездә баш агроном вазыйфасын елга якын башкарып, шәһәр егетенә кияүгә чыккач кына китәргә мәҗбүр булды. Менә шулай, гаиләбез белән агрономнар без. Әле дә йорт-бакча эшләре кызларым, кияүләрем өстендә. Хәтта җәй айларында бакчада иркенләп яшелчә-җимеш арасында йөрергә вакыт калмый. Ә шөгылем – үзебезнең хуҗалык. Бәлки, көлкеле күренер, чынлыкта шулай бит. Барысын да күрергә, хәбәрдар булырга, хәл итәргә кирәк.
– Үзегезнең генә берничә һөнәргә ия булуыгыз да хуҗалыкта баш белгечләр кирәкмидер, дигән фикер тудыра.
– Яшь белгечләр беркайчан да авыл хуҗалыгында артык булмый. Безгә, мәсәлән, бүгеннән баш инженер кирәк. Гаиләле булса да, яшәргә урын табылыр иде. Айлык хезмәт хакын 35 мең сумнан башлап түләргә әзербез. Әйткәндәй, хуҗалык эшчәннәренә хезмәт хакыннан тыш та башка матди ярдәм күрсәтелә. Өй салучылар, йорт-каралтыларын төзекләндерергә теләүчеләргә 100әр мең сумга кадәр процентсыз акча бирү тәртибе саклана. Һәм ел саен кимендә 6-7 кешегә ярдәм күрсәтәбез. Ә менә авылда йорт салу өчен урын табу проблемалы. Буш урыннар калмады диярлек.
Йомгаклап шуны әйтергә телим: язмышын бер тапкыр авыл белән бәйләгән кеше аңа беркайчан да хыянәт итә алмый, минемчә. Бүген авыл хуҗалыгы илләр арасындагы көндәшлектә, коралдан тыш мөһим роль уйнаганда, аның киләчәге турында да уйланырга кирәк. Җитәкче хатын-кызларда шундый шартларда җаваплылык та ике тапкыр зуррак дип уйлыйм.
Олег Төхвәтуллин әңгәмәләште.
Дүртөйле районы.