+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
6 март 2021, 08:50

Без эшне эзләмәдек тә, сайламадык та”

Хезмәт ветераны Әхнәф Гарифуллин шулай ди.

Хезмәт ветераны Әхнәф Гарифуллин шулай ди.
Чакмагыш районының Бикмәт авылында яшәгән Мөзәянә һәм Нәҗип Гарифуллиннар тугыз бала үстерәләр. Балаларның бишесе – малайлар. Әхнәф гаиләдә икенче бала була. Шул сәбәпле аңа, абыйсы Даһига ияреп, тормыш арбасына бик иртә җигелергә туры килә. Ул елларда авыл җирендә ясле-бакчалар юк. Шунлыктан әти-әниләр эштә вакытта үзләреннән кечерәк туганнарына күз-колак булу, алар хакында хәстәрлек күрү өлкән балаларның әле ныгынып та өлгермәгән иңнәренә төшә иде.
Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр фронтның алгы сызыгында булган Нәҗип абзый улларын чын ир-егетләр, Туган ил сакчылары итеп тәрбияли. Әй-тергә кирәк, мондый тәрбия гүзәл җимешләрен дә бирә. Егетләрнең бишесе дә ар-миядә хезмәт итеп, Ватан алдындагы изге бурычны намус белән үтиләр. Ә өченче уллары Рәис, гомумән, тормышын авыр һәм мактаулы хезмәткә – Туган илебезне саклауга багышлый. Ул Новосибирск югары хәрби-сәяси училищесын тәмамлый һәм илебезнең күп кенә хәрби уку йортларында укытучы булып эшли. Офицерлар әзерләү эшенә лаеклы өлеш кертә. Подполковник дәрәҗәсендә лаеклы ялга чыгып, бүгенге көндә Уфада яши. Әхнәфне исә хәрби хез-мәткә 1968 елда чакыралар. Яңа Коты урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул слесарь-электрик булып эшләргә дә, хәрби комиссариат юлламасы буенча Октябрьский шәһәрендә автомәктәп тәмам-лап, шофер һөнәре алырга да өлгерә.
– Ул еллар “Комсомол авылны техник үстерү яклы!” дигән башлангычның иң “кызу” мәле иде, – дип искә ала Әхнәф Нәҗип улы. – Без эшләгән линия-техник ида-рәнең комсомол-яшьләр коллективы Илеш, Дүртөйле, Чакмагыш районнары хуҗалык-ларында фермаларга тирес түгү транспортерлары, сыер саву агрегатлары урнаштыру белән шөгыльләнде. Илеш районының Куйбышев исе-мендәге колхоз рәисе аларга яхшы эшләгән өчен акчалата премия бирә. Хәрби эшелон Әхнәф Гарифуллинны Мордва АССРы башкаласы Саранск шәһәренә алып килә. Аннары булачак солдатларны хәрби йөк ав-томобильләренә утыртып, республиканың төрле шәһәр-ләренә һәм районнарына тараталар.
Әхнәфне, Башкортстаннан килгән кырык егет белән бергә, Явас дигән поселокка алып киләләр. Биредә Эчке эшләр гаскәрләре полкы урнашкан. Аңа янәшәдәге төрмәне саклау бурычы йөкләтелгән була. Әхнәф Гарифуллинны “ГАЗ-63” йөк машинасына билгелиләр. Ул елларда хөкем срогын үтүчеләрнең төрмә-ләрдән качу очраклары еш кабатланып тора. Аларны эзләп, егеткә Мордовияне генә түгел, янәшәдәге Тамбов һәм Рязань өлкәләрен дә аркылы-буй үтәргә туры килә. Дивизия штабы Мәскәү өлкәсенең Реутов шәһәрендә урнашканлыктан, илебез башкаласына да юллары бик еш төшә. Тырышлыгын исәпкә алып, хез-мәтенең икенче елында аны “Газ-69” җиңел автомобиленә күчерәләр. – Җиңел автомобиль йөртә башлагач, командировкалар тагын да ешайды. Кая гына барсак та, автоматым һәрва-кыт янәшәмдә булды, – ди әңгәмәдәшем.
Ике ел хәрби хезмәт дә-верендә Әхнәф Гарифуллин полк штабы каршындагы кичке комсомол мәктәбен тәмамлый, Совет Армиясе отличнигы һәм беренче класслы белгеч булып өлгерә. Хәрби һәм сәяси әзерлектәге уңышлары өчен туган ягына кыска вакытлы ялга кайта. Армиядән кайткан егет исәпкә басу теләге белән комсомол райкомына килә. Аны шул көндә үк райкомга инструктор итеп эшкә алалар. Чөнки комсомол мәктәбе тәмамлаган егетләр ул елларда бик сирәк була. Биредә ике ел эшләгәннән соң, Әхнәф Гарифуллин Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына укырга керә.
Биш ел студент тормышы сизелмичә дә үтеп китә. Уку алдынгысы булган егеткә аспирантурада калырга яки Уфа районының авыл хуҗалыгы идарәсенә эшкә барырга тәкъдим итәләр. Ләкин ул аларның икесеннән дә баш тарта. Чөнки туган районы басуларында мул уңыш үсте-рергә теләге бик зур була. “Тискәре” егетне Илеш районына эшкә җибәрәләр. Ә биредә “Правда” колхозына агроном итеп тәгаенлиләр. Ә ике айдан соң колхоз коммунистлары аны үзләренең лидеры итеп сайлый.
– Агроном булып эшләргә өлгерерсең әле. Ә партком секретаре вазыйфасына кешене үз гомерендә бер генә тапкыр тәкъдим итәләр, – дип күндерә аны бу эшкә Илеш районының легендар беренче секретаре Тәлгать Рахманов. Тормыш бер урында гына тормый бит ул. Әти-әниләр картая, авырый башлыйлар. Әхнәф Нәҗип улы туган авылына якынрак эшкә күче-рүләрен сорый. Үтенечен канәгатьләндереп, аны 1982 елның апрелендә Дүртөйле районы “Уңыш” колхозы рәисенең мал азыгы җитеш-терү буенча урынбасары вазыйфасына тәкъдим итәләр. Биредә ул ике ел гына эшләргә өлгерә. Илдә Азык-төлек программасы кабул ителеп, районнарда авыл хуҗа-лыгы идарәсе урынына аг-росәнәгать берләшмәләре оештыру башлангач, өметле белгечне Дүртөйле районы-ның агросәнәгать берләшмәсе рәисе урынбасары, җитештерү бүлеге начальнигы итеп үрләтәләр. 1988 елның ноябрендә республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы Әхнәф Гарифуллинны, партия өлкә комитеты тәкъдиме буенча, Калтасы районы агросәнәгать берләш-мәсе рәисе итеп тәгаенли. 80нче еллар ахыры – 90нчы еллар башында илдә нинди вәзгыять килеп тууын өлкән буын яхшы хәтерли торгандыр. Уйланылмый үткә-релгән реформалар нәтиҗә-сендә дөньядагы иң куәтле ил – Советлар Союзы таркалды. Экспертлар мондый шартларда азык-төлек һәм сәнәгать товарларына бәяләрнең кискен күтәреләчәген фаразлады. Моңа җавап итеп, сәүдә өлкәсе эшлеклеләре товарларны яшерү юлын сайлады. Нәтиҗәдә, кибет киштәләре бушап калды. Эре пред-приятиеләр үз эшчеләрен азык-төлек белән тәэмин итү максатында ярдәмче хуҗа-лыклар оештыра башлады. Шундый катлаулы чорда Әхнәф Нәҗип улын Нефтекама автозаводына генеральный директорның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек җитештерү буенча урынбасары итеп кү-черәләр. Аның җитәкчелегендә за-водның ярдәмче хуҗалыгы күтәрелү чоры кичерә. Дуң-гызчылык комплексы, теплица хуҗалыгы төзелә. Басуларда ашлык һәм мал азыгы культуралары үстерәләр. Алардан катнаш силос салалар.
– Дуңгызлар саны 1 мең баштан артып китте. Интенсив симертүдәге төркемнәрдән тәүлеккә уртача 700-800 граммга кадәр артым ала башлаган идек. Ит белән завод ашханәләрен тулысынча тәэ-мин итүдән тыш, үзебезнең кибетләр аша эшчеләргә сатуны да оештырдык, – дип искә ала ул көннәрне Әхнәф Нәҗип улы. Ләкин ярдәмче хуҗалыкларны ябу башлана. Әхнәф Гарифуллинны Нефтекама шәһәре хаки-миятенә чакырып, арбитраж идарәчеләр курсына укырга җибәрәләр. Бу вазыйфада ул пенсиягә чыкканчы эшли. Ләкин аңа пенсиядә дә яр буенда балык кармаклап, оныклар сөеп кенә яшәү насыйп булмаган икән. “Теплоэнергетик компания” директоры Айрат Мортазин Әхнәф Нәҗип улын коллективка юридик консультант итеп эшкә чакыра.
Бүгенге көндә “Җылылык челтәрләре” һәм “Камводсервис” җәмгыятьләрен берләш-терүче бу коллектив – районда иң тотрыклы эшләүче пред-приятиеләрнең берсе. Биредә салымнар һәм түләүләр буенча да, хезмәт хакы буенча да бурычлар юк. Моңа ирешүдә, әлбәттә, Әхнәф Гарифуллинның да лаеклы хезмәт өлеше бар. Миңа, гәзит хәбәрчесе буларак, бер авылда яшәүче ханымның “Камводсервис” хезмәткәрләре өстеннән язган шикаятен тикшерергә туры килде. Әхнәф Нәҗип улы бу мәсьәләгә кагылышлы барлык норматив документларның күчермәләрен эшләп бирде. Шунлыктан миңа бу бик тә четерекле мәсьәләдә дөреслек-не табу артык кыен булмады.
Булачак тормыш юлдашы Роза Шәрифҗан кызы белән алар Илеш районының “Правда” колхозында эшләгән вакытта танышалар. Роза ра-йонның Игъмәт авылында туып үскән. Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумын тәмам-лаганнан соң, ул биредә баш бухгалтер ярдәмчесе булып эшли башлый. Яшьләр бер күрүдән бер-берсен ошата һәм 1978 елда гаилә коралар. Бер ел үткәч, уллары Роберт туа. Ә кызлары Гөлшат 1983 елда дөньяга килә. Үрнәкле ата-ананың балалары да үрнәкле. Алар икесе дә югары белемле юристлар. Роберт – Уфа шәһәре хаки-миятендә, ә Гөлшат Нефтекама автозаводында үз бел-гечлекләре буенча эшлиләр. Бүген Әхнәф Нәҗип улы белән Роза Шәрифҗан кызы – биш оныкларына хәстәрлек-ле дәү әти белән яраткан дәү әни.
Рим ӘХМӘТОВ.
Краснокама районы.
Читайте нас