+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
22 март 2021, 08:34

Электрон форматта эшләү күпкә җиңел

1 апрелдән җир һәм милек буенча эшләр башкаруда янә үзгәрешләр көтелә.

1 апрелдән җир һәм милек буенча эшләр башкаруда янә үзгәрешләр көтелә.

Узган атнада оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен санлаштыру буенча министрлыкның эшен билгеләп үтте. Чагыштыру өчен: үткән елда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр өлкәсендә җир мәсьәләләре буенча 137 мең мөрәҗәгатьнең 9 проценты гына электрон рәвештә җибәрелгән, ә быел 6 мең мөрәҗәгатьнең 37 проценты электрон рәвештә. Бу халыкның дәүләт хезмәтләре аша 4 тапкыр ешрак гариза белән мөрәҗәгать итүе турында сөйли.

Бүгенге көндә электрон рәвештә 17 төр дәүләт хезмәте күрсәтү буенча гариза бирергә мөмкин. 1 апрельгә кадәр җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә тагын 9 төрле дәүләт хезмәтен гамәлгә кертү планлаштырыла, шуларның 4се - яңа. Шулай ук милек мөнәсәбәтләре өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерү актив бара.

1 апрельдән республикада яшәүчеләрне нинди яңалыклар көтүе Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының рәсми сайтында күрсәтелгән.

Фото: mzio.bashkortostan.ru
Читайте нас