+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
23 март 2021, 09:48

Уфада – зур форум!

Быел ул тагы да колачлырак булмакчы.

Бүген башкалабыз Уфада махсуслашкан халыкара “Агрокомплекс” күргәзмәсе һәм Агросәнәгать форумы ачыла. Быелгы чараның үзенчәлеге нәрсәдә һәм анда кемнәр катнаша? Узган атнада матбугат конференциясендә әлеге һәм журналист-ларны кызыксындырган башка сорауларга республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов һәм Башкортстан Күргәзмәләр компаниясенең генераль­ный директоры Альбина Килдегулова җавап бирделәр.

“Быелгы халыкара күргәзмәнең үзенчәлеге шунда: чаралар беренче тапкыр “гибрид” форматында үтәчәк”, – диде Илшат Фазрахманов. Соңгы елларга кадәр республика казанышлары традицион экспозицияләр аша җиткерелсә, быел ул онлайн-форматта булачак. Икенче яңалык – чарада катнашучылар гына түгел, дөнья­ның теләсә кайсы төбәгеннән элемтәгә керүчеләр Башкортстандагы форум белән онлайн-режимда таныша һәм кызыксындырган сорауларын бирә алачак.
– Без яңа аграр сезонга көздән үк әзерләнә башлыйбыз. Районнарда зона конференцияләре үткәрдек. Кыш дәвамында чәчү орлыгы, ашлама тупладык, техника ремонтладык. Язгы кыр эш-лә­ре башланыр алдыннан тармак стратегиясе буенча тәгаен чараларга тотынабыз. Чит илләр-дәге һәм үзебезнең илдәге хезмәттәшләребез белән киңәшләшәбез, фикер алышабыз.
Әлбәттә, бу форум – безнең өчен дә олы мәртәбә. 31нче тапкыр үткәрелүче күргәзмәгә өметләр дә зур. Ул дөнья күләмендәге аграр проб­лемалар уртаклыгын якынайта. Биредә һәр экспозиция – уникаль һәм алдынгы тәҗрибә үрнәге. Илдәге аграр юнәлештәге мөһим фо­румнарның берсе булган әлеге чараның географиясе киңәюе дә шуны дәлилли, – диде аг­рар ведомство башлыгы Илшат Фазрахманов.
Альбина Килдегулова сүзләренә караганда, күргәзмәгә әзерлек яхшы оештырылган. ВДНХ-Экспода чарада катнашучыларга үз экспози­цияләрен, техникаларын урнаштыру өчен барлык шартлар да тудырылган. Әйтергә кирәк, күр­гәзмәдә 310 компания катнашырга теләк белдергән. Русиянең 37 төбәгеннән вәкилләр килгән. Биредә форумда катнашучылар һәм кунаклар игътибарына барлыгы 160ка якын төрле авыл хуҗалыгы техникасы тәкъдим ителә.
Чит ил кунакларыннан Чехия, Австрия Белоруссия вәкилләре бар.
Халыкара форум 3-4 көн дәвам итәчәк. Түгәрәк өстәл артындагы очрашуларда аграр галимнәр, белгечләр һәм хуҗалыклар җитәкче­ләре тармак эшчәнлегенә кагылышлы мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышачак. Виртуаль платформада эшлекле чаралар белән якыннан танышу мөмкинлеге дә булдырылган.

Алик ЗАРЕМИН.
Читайте нас