+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
24 март 2021, 05:06

Сезонга йомгак ясалды

Бакалы районында республиканың көньяк урман-дала төбәге вәкилләре эш нәтиҗәләрен барлады һәм алдагы чорга яңа бурыч-максатлар билгеләде.

Бакалы районында республиканың көньяк урман-дала төбәге вәкилләре эш нәтиҗәләрен барлады һәм алдагы чорга яңа бурыч-максатлар билгеләде.

Узган ел республиканың аграр тармагы өчен начар булмады, дип билгеләде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. Былтыр 189,6 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән яки аннан алдагы ел дәрәҗәсенә карата – 103,1 процент.

Илшат Илдус улы тармак торышына җентекле анализ ясады. Аның сүзләренә караганда, узган сезон авыл хуҗа­лыгы культураларын игүдә яхшы рентабельлелеге белән аерылып тора.
Узган ел Бакалы аграрийлары өчен дә бик уңышлы булды. Авыл хуҗалыгы товар җи­тештерүчеләренең зур тырышлыгы нәтиҗәсендә 2,5 миллиард сумнан артык тулай продукция җитештерелгән. Район­ның авыл хуҗалыгы товар җи­тештерүчеләре соңгы 10 елда рекордлы уңыш җыеп алды. Уңыш, эшкәртүдән соң, 94 мең тонна тәшкил итте. Бу хакта үз чыгышында район хакимияте башлыгы вазыйфасын башкаручы Юлай Зыязетдинов сөйләде.
Агроконференциягә Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, районнар авыл хуҗалыгы идарә-ләренең (бүлекләренең) баш агрономнары, инженерлары, республиканың 11 районы авыл хуҗалыгы предприя­тие-ләре, эре фермер хуҗалык­ла­ры, кредит оешмалары җитәк­челәре, галимнәр, авыл хуҗа-лыгы техникасы белән тәэмин итүчеләр катнаш­ты. Чарада – авыл хуҗа­лыгы министрының беренче урынбасары Рамил Нуриәхмәтов, министр урынбасарлары Ирек Сураков һәм Павел Иофинов, тармак экспертлары чыгыш ясады.
Агроконференция ахырында узган сезонда аеруча тырышлык күрсәткән хезмәтчән­нәргә Башкортстан Авыл хуҗа-лыгы министрлыгының һәм Бакалы районы хакимиятенең Мактау грамоталары һәм Рәх-мәт хатлары тапшырылды.

Миләүшә РИЯНОВА.
Бакалы районы.
Читайте нас