Урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов моңа кагылышлы киңәшмә үткәрде.
Кичә Башкортстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов ведомствога буйсынучы учреждениеләр җитәкчеләре белән видеоконференцэлемтә форматында быелгы янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә уздырды. Урман хуҗалыгы башлыгы билгеләп үткәнчә,министрлык боерыгы нигезендә республиканың янгын куркынычы сезонына әзерлек буенча күчмә тикшерүләр уздырылган.
Инспекцияләр барышында янгынга каршы инвентарьны туплау пунктлары, техника булу һәм аларның техник торышы, янгын сүндерү җиһазларының төзеклеге, административ биналарның торышы тикшерелгән.
- Каралган көчләрне, шул исәптән урман участокларын арендалаучыларны да, оператив мобилизацияләүнең ничек оештырылачагы урман янгыннарын оператив сүндерүгә бәйле, - дип ассызыклады Марат Шәрәфетдинов. - Моннан тыш, төзелгән килешүләр кысаларында район хакимиятләре белән Үзара планга кертелгән оешмалар һәм предприятиеләр тарафыннан янгынга каршы көчләрне һәм чараларны бүлеп бирү өлешендә үзара тулы хезмәттәшлекне тәэмин итәргә кирәк.
Исегезгә төшерәсем килә: агымдагы елдан күзәтчелек органнары тарафыннан нәкъ менә урман янгыннарын сүндерү өчен көч һәм акча җәлеп итү мәсьәләсе катгый контрольдә тотылачак. 4 һәм 5нче класска кадәр янгын куркынычы дәрәҗәсен арттырганда муниципаль районнарның Гадәттән тыш хәлләр комиссияләре белән берлектә район халкы тарафыннан янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү мәсьәләләре буенча утырышлар уздырырга кирәк, - диде ул.
Фото: forest.bashkortostan.ru