+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
3 апрель 2021, 06:30

Бәрәңгене шыттырмыйча ничек сакларга?

Авылда безнең бәрәңге базы тирән казылды, зарланырга сәбәп юк та кебек. Әмма “икенче икмәгебез” кыш урталары җитүгә үк шыта башлый. Көздән аны коры килеш урнаштыруыбыз да ярдәм итми. Әллә сәбәбе орлыкта микән, дип, анысын да алыштырып карадык. Базда һава температурасы 7-10 градустан югары булганы юк. Бәрәңгенең болай шытым бирүе табигый хәлме? Аларны куллану зыянлы түгелме? Кибетләрдә сатуда шыткан бәрәңге булмавы нәрсәгә бәйле? Рәсимә Солтанова. Уфа районы, Чесноковка авылы.

Авылда безнең бәрәңге базы тирән казылды, зарланырга сәбәп юк та кебек. Әмма “икенче икмәгебез” кыш урталары җитүгә үк шыта башлый. Көздән аны коры килеш урнаштыруыбыз да ярдәм итми. Әллә сәбәбе орлыкта микән, дип, анысын да алыштырып карадык. Базда һава температурасы 7-10 градустан югары булганы юк. Бәрәңгенең болай шытым бирүе табигый хәлме? Аларны куллану зыянлы түгелме? Кибетләрдә сатуда шыткан бәрәңге булмавы нәрсәгә бәйле? Рәсимә Солтанова. Уфа районы, Чесноковка авылы.
Әлбәттә, бәрәңгенең шытым бирүе, беренче карашка табигый хәл кебек. Бигрәк тә баз җылы, дымлы яисә сакланган урын үсенте өчен килешле булса. Шыткан бәрәңгене кулланырга ярый, ләкин яшь үсентеләреннән чистартырга кирәк. Ә инде яз көне, “икенче икмәк”не утыртыр алдыннан кояш җылысында шытым бирү өчен баздан чыгаргач, ул бераз яшелләнә башлый. Андыйлары сәламәтлек өчен бик тә куркыныч. Сайлану мөмкинлеге юк икән, кояш яктысында яшелләнә башлаганының башта кабыгын калын итеп әрчергә кирәк һәм аннан соң гына кулланырга була. Сорауга килгәндә, әгәр базыгыз саклау шартларына туры килә икән, андагы “икенче икмәгегез” кимендә 4-5 ай шытым бирмәскә тиеш. Соңгы елларда һәвәскәр бакчачылар җәй көне колорадо коңгызына каршы булган кайбер препаратларны куллануның да арытаба базда сакланган бәрәңгенең шытым бирүен тизләтүенә игътибар итә.
Җир корты – проволочник белән көрәшү өчен тәгаенләнгәннәре дә шундый көчкә ия, диләр. Корткычларга каршы чаралар ике компоненттан тора. Аларның берсе телгә алынган бөҗәкләрне юк итсә, икенчесе – бәрәңге үсешен тизләтә. Һәрхәлдә, препарат белешмәләрендә шундый аңлатма бар. Димәк, колорадо коңгызын юк итү өчен кулланылган матдәләрнең тәэсир итү көче кыш аена кадәр саклана һәм баздагы бәрәңгеләрнең үсешенә (шытымына) да булышлык итә. Хат авторы янә бер үзенчәлеккә игътибар иткән. Дөрестән дә сәүдә нокталарында шытып яткан бәрәңге күренми. Әллә аларны даими рәвештә тазартып торалар микән, дигән сорау тууы да ихтимал. Кибеттә чагыштырмача җылы киштәләрдә дә аларның сыйфатын югалтмавы гаҗәпләндерә. Эре сәүдә челтәрләренең, әлбәттә, сатуга чыгарыласы бәрәңгене шытым бирүне тоткарлаучы препаратлар белән эшкәртүе аңлашыла. Әмма аларның сәламәтлек өчен ни дәрәҗәдә зыянлы булуын әйтеп булмый. Шуңа күрә, кулланганчы, башта яхшы итеп юарга кирәк. Бакчада бәрәңге утыртучы һәркем аның технологияләренә генә түгел, ә нинди сорт сайлавына, урындагы климат шартларында кайчан өлгерүенә дә игътибар итәргә тиеш. Бу очракта иң ышанычлы киңәш шул: иртә өлгерүче сортларның сыйфатын югалтмыйча саклану вакыты кыска. Соң өлгергәне, билгеле, озаграк сакланачак. Димәк, иртә өлгергәннәрен күп утыртмаска кирәк. Аны җәй аенда һәм көзгә кадәр ашап бетерү хәерле.
Яңа елга кадәр үк бәрәңге базына төшеп, шыта башлаганнарын тазартып йөрергә теләмисез икән – соң өлгерүче сортларга өстенлек бирегез.
Олег Төхвәтуллин әзерләде.
Фото Интернет челтәреннән алынды.
Читайте нас