Шушы ният белән Краснокамада ит җитештерүчеләр берләште.
Районда ит җитештерүчеләр шактый, фермерлар да, хуҗалыклар да мал башы санын арттырырга тырышалар. Итне сату белән дә хәзер проблемалар юк, авылларда күпләп мал асралмагач, экологик чиста итне тиз арада алып бетерәләр.
Күптән түгел район ит җитештерүчеләре үзара оешып, “Мүзәк ите” кулланучылар кооперативы төзеде. Аның әгъзалары мөгезле эре терлек симертү һәм үстерү, ит ярымфабрикатлары җитештерү, продукция сату белән шөгыльләнә. Районның “Восход”, “Раздолье” кебек хуҗалыклары да итне кулланучылар кооперативына тапшыруны кулай тапкан. Кооператив чикләрен киңәйтә, биредә инде Тәтешле һәм Дүртөйле районнарыннан терлек сатып алу җайга салынган. Җитештерүчеләргә исә бик уңайлы, итне кайда тапшырыйм дип баш ватасы юк. Биредә ит ярымфабрикатларын чималдан ахыргы продукциягә кадәр җитештерү оештырылган: сатып алучыга ит кенә түгел, шашлык, пилмән, фарш та тәкъдим ителә. Үз сәүдә ноктасы булдырылган. Дуңгыз, сыер, ат ите – кибеттә сайлау мөмкинлеге бай.
Әлеге вакытта кибет аша тәүлегенә 500 килограммнан артык продукция сатыла. Кооперативның күптән түгел оешуын исәпкә алганда, бу аз түгел. Әлбәттә, планда тагы да киңәю, үсү, Краснокама районы, Нефтекама шәһәре халкын сыйфатлы ит белән тәэмин итү.
– Безгә тиз арада суыткыч җиһаз-лары һәм рефрежераторлы “ГАЗель” автомашинасы кирәк. Чөнки итне би-регә алып килергә кирәк. Бу проблемаларны хәл итәр өчен федераль һәм республика программаларында катнашырга ниятлибез, шулай ук район хакимиятенә өметебез зур. Районга рәхмәт, һәр башлангычны куәтләп, ярдәм итеп киләләр, – ди кулланучылар кооперативы рәисе Рөстәм Нәбиуллин.
Әйткәндәй, Рөстәм Нәбиуллин узган елда үзе дә мөгезле эре терлек үрчетү һәм симертү белән ныклап шөгыльләнә башлаган, бүген аның ихатасында 45 баш терлек исәпләнә. Боларга өстәп, ул 14 баш ат сатып алган, ә быел алар-ның санын 50 башка җиткерергә планлаштыра. Фермер моннан берничә ел элек Мүзәк авылында буш торган ферма бинасын сатып алган иде. Ферма тәртипкә китерелгән, җылытылган, хәзер биредә малларга җылы һәм якты.
– Кызганычка каршы, күп җирдә мөгезле эре терлек саны кими. Авылларда мал асраучылар азайганнан-азая. Ә бит халыкта экологик чиста иткә, сыйфатлы ит ярымфабрикатларына ихтыяҗ арта гына. Шуңа күрә бу эш белән җитди шөгыльләнергә кирәк, чит илдән кертелгән ит ашап яту – килешкән эш түгел, – ди Рөстәм.
Ә эш җиңелрәк барсын өчен җи-тештерүчеләр бергәләшергә булган, шулай иткәндә терлек сатып алу, үстерү, эшкәртү җиңелрәк, диләр. Райондагы бердәнбер сугым цехының да Мүзәк авылында урнашуы уңай-лы: әлеге вакытта аның аша ел саен уртача 1200 башка якын терлек уза. Бүген цех кооперативның бер өлеше булып тора, аннан башка ит җитештерүчеләр дә файдалана. Цех эшенә Нефтекама районара ветеринария станциясе белгечләре хезмәт күрсәтә һәм контрольдә тота: сугымга алып килгән малларга клиник тикшеренү үткәрелә, суыткычтагы ит ветеринария-санитария экспертизасы үткәрелми торып, сатуга чыгарылмый.
– Без, әлбәттә, бергә эшлибез. Максатыбыз бер – халыкны сыйфатлы ит белән тәэмин итү, – ди районара ветеринария станциясе башлыгы Ильяс Шәфыйков. Кулланучылар кооперативы әгъзалары сүзләренә караганда, халыкта аларның продукциясенә ихтыяҗ зур, һәм аны канәгатьләндерү өчен үсәргә, җитештерү күләмен арттырырга кирәк.
– Кооперативка кергән һәр кеше бергәләп эшләү, үсүне максат итеп куя. Кооператив төзү – яңа эш урыннары гына түгел, ул һәрвакыт яңа һәм сыйфатлы ит продукциясе. Әле аякка басып кына киләбез, программаларда катнашып, техника юнәтсәк, эшләр тагы да алга китәр дип ышанабыз, – ди шәхси эшкуар Гөлнур Сәхәветдинова.
Менә шундый матур максатлар белән яши бүген Краснокама районы авыл хуҗалыгы товарлары җитеш-терүчеләр.
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.