7-9 апрельдә башкалабыз Уфада Русия сәнәгать форумы һәм “Машина төзелеше”, “Уфаның инновацион потенциалы”, “Җиңел сәнәгать” махсуслашкан күргәзмәсе эшли.
Традицион быелгы чара, башка еллар белән чагыштырганда, экспозицияләрнең төрлелеге, шулай ук, тематик программаларның бай һәм күргәзмә материалларының күплеге белән аерылып тора.
Форумны ачу тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Русиянең хезмәт һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Алексей Вовченко, Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы департаменты директоры Виталий Хоценко, башка рәсми кешеләр катнашты.
Зур күргәзмәләр экспозициясендә илебезнең 12 төбәгеннән 130га якын компания катнаша. Биредә Башкортстан сәнәгать предприятиеләре янәшәсендә, шулай ук, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре, Ленинград, Рязань, Самара, Свердловск өлкәләре, Татарстан, Удмурт республикалары һәм башка төбәкләрдән тәкъдим ителгән сәнәгать продукцияләре соңгы елларда тармактагы инновацион казанышлар үрнәге булып тора.
— Егерменче тапкыр үткәрелүче юбилей форумы үзенчәлекле шартларда уза һәм без Башкортстанда шундый мәртәбәле чараның эшлекле шартларда үтәчәгенә зур ышаныч белдерәбез, — диде тантананы ачудагы чыгышында Радий Хәбиров. — Ел дәвамында ил, дөнья күләмендәге пандемия сәнәгать җитештерүендә чагылмый калмады. Әмма без югалтуларга юл куймадык. Предприятиеләрне, хезмәт коллективларын саклап калу өчен булган барлык мөмкинлекләрне кулландык. Узган елда, мәсәлән, республикада сәнәгать җитештерүе индексы 98 процент тәшкил итсә дә, бу зур югалту түгел. Аның каравы, шушы елның тәүге кварталында без җитештерүчәнлекне тергезүгә юл алдык. Ә бүгенге форум - республикада сәнәгать үсешендә нәтиҗәле эшләвебезгә ачык мисал.
Республика Башлыгы, шулай ук, Башкортстанда сәнәгать җитештерүе күрсәткечендә “Сода” предприятиесенең өлеше арта баруын билгеләде. Әлеге предприятиенең Русия Президенты Владимир Путин фәрманы белән Башкортстанда калдырылуы республика икътисады өчен зур адым булуын ассызыклады Радий Фәрит улы.
Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы департаменты директоры Виталий Хоценко форумда катнашучыларны федераль ведомство башлыгы Денис Мантуровның сәламләү хаты белән таныштырды һәм Башкортстанның Русиядә сәнәгатьчеләр флагманы булып торуын белдерде.
— Башкортстан һәрвакыт илдәге казанышларны күрсәтү мәйданчыгы булып калды һәм быел да чарага инновацион технология үрнәкләре белән килүчеләрнең төп фикере шундый. Петербургта тиздән узачак масштаблырак форум алдыннан Башкортстан старт бирде, — диде чыгышында федераль министрның беренче урынбасары Алексей Вовченко.
Русия сәнәгать форумы кысаларында онлайн-режимда Стәрлетамак шәһәрендә урнашкан “М робо” компаниясендә югары җитештерүчәнле станоклар эшләү линиясе ачылды.
Олег Төхвәтуллин.
Фото: exposale.net