Кышлату чорын югары нәтиҗәлелек белән уздырган Дүртөйле районының “Горшков” хуҗалыгында чәчү кампаниясен дә җитди әзерлектә каршы алалар.
“Горшков” токымчылык заводы” җәмгыятенең игенчелек өчен табигый мөмкинлекләре чикле. Хуҗалык биләмәләре ямьле Агыйдел елгасы буйлап сузылган. Таулы урман өстенлек иткән мәйданнарның һәр гектары исәптә. Комсыз туфракның үзенчәлеге дә бар. Шуның өчен биредә җирнең кадере, үстерелгән уңышның бәясе дә югары. Аграр хуҗалыкта бөртекле культуралар 2253 гектарда үстерелә. Узган елда зур тырышлык салып, горшковлылар ашлыкның тулай җыемын 34,5 мең центнерга җиткерде.
Быел да җәмгыять язгы кыр эшләренә җитди әзерләнде. Басуга чыгасы техника-агрегатларны көйләү тәмамланды. Хуҗалык җитәкчесе Тәнзилә Идрисова сүзләренә караганда, быел мал азыгы культураларына игътибар артачак.
Районның төньяк-көнчыгыш зонасында урнашса да, “Горшков” җәмгыяте җирләренә яз җылысы тизрәк килгән кебек. Кояшка йөзе белән яткан таулы басулар җиргә яз исе бәрелгәнче үк эри башлаган иде.
– Менә шундый кырысрак һәм көйсезрәк табигать шартларына яраклашып яшәргә тырышабыз инде, – ди Тәнзилә Рил кызы, авыл янәшәсендәге түбәнлектәге Агыйдел буе болынлыкларына ымлап.— Яздан бу җирләрне су баса. Авылларга зыяны юк, әмма көтүлекләргә җәй башына кадәр аяк басып булмый. Бу җирләр язгы судан озак арына. Бер яхшы ягы бар: аннары “котырып” дигәндәй үлән үсә. Шунысы да уңайлы: табигый печәнлекләр янәшәдә. Көзге салкыннарга кадәр маллар “яшел сый”дан өзелми диярлек.
Аграр предприятие башлыгы белән әңгәмәбезнең әлегә кар катламы астында яткан печәнлекләрдән башлануы да очраклы түгел. Игенчелектә дә сынатмыйлар. Әмма басу уңышы, нигездә, эчке ихтыяҗларга, халыкка тарату өчен тотыныла. Җәмгыять төп табышны терлекчелектән алу максаты белән эшли. Ит-сөт җитештерү аграр программа кысаларында ел саен 7-8 процентка арта барырга тиеш. Билгеле, әлеге күрсәткеч маллар санын арттыруга бәйле түгел, моңа продуктлылыкны күтәрү исәбенә ирешеләчәк.
Фермалар Казы Ялдәк һәм Байгилде авылларында урнашкан. Тәүгесендә савым сыерлары асрала, икенчесендә тана бозаулар тәрбияләнә. Җитәкче сүзләренә караганда, хуҗалыкта сыер маллары 1900 башка җитә, шуның 340ы – савым сыерлары.
– Мал санын ике мең баш дәрәҗәсендә саклау безнең өчен начар түгел, – ди Тәнзилә Идрисова. – Токымчылык хуҗалыгы буларак, үзебезнең маллар яхшы нәселле. Продуктлылыгы югары. Мал санын арттыруга караганда, азык базасын яхшыртып, үзебездәге “сөтлебикә”ләрнең продуктлылыгын күтәрү бурычын куйдык. Токымлы малларга читтән дә ихтыяҗ зур. Узган елда 34 баш саттык. Ут күршеләребез Бөре районы хуҗалыклары күпләп алды. Җирләребезне Агыйдел елгасы гына аерып тора. Җәйләүнең бер өлеше дә алар ягында. Яшермим, бер үк токымлы сыерларның күпмерәк сөт бирүен бер-беребездән кызыксынып торабыз. Бүген, гомумән, сөткә ихтыяҗ зур. Хакын бераз күтәргәндә, аграр җитештерүчеләр өчен файдалырак булыр иде. Югыйсә, җәйләү чоры якынлашканда ел саен чимал сатып алучылар җитештергәнебез бәясен тагын күпмегә киметерләр икән, дип борчылабыз.
Белешмә. Мартның соңгы атналарында “Горшков” хуҗалыгы һәр көнне уртача 46-48 центнер сөт сатты. Сөт чималын Кушнаренко районының Шәрип авылындагы кабул итү пункты машинасы килеп ала. Әлегә кадәр сөтнең литры 23 сум белән озатылды.
Терлекчелек тармагында 38 кеше эшли. Әлбәттә, фермада бу кадәр һөнәр иясе эшләве азмы, әллә күбрәкме, дип сорау бирү урынсыз булыр иде. Чөнки Тәнзилә Рил кызы, нинди генә алдынгы технологияләр кулланылса да, эш урыннарын кыскарту ягында түгел. Лаеклы ялга чыкканнарын яшьләр белән тулыландыру өчен тырыша. “Авылда һәркемнең шөгыле булырга тиеш. Шул чагында гына авыл яши, димәк, хуҗалыкның нигезе бар. Эшләргә теләмәгәннәрне, билгеле, бернинди хезмәт хакы белән дә җәлеп итеп булмый”, – ди җитәкче.
“Горшков”лылар терлекчелектәге уңышлары белән районда да мактаулы исемлектә. Күптән түгел кышлату барышы белән бәйле район семинар-киңәшмәсенең биредә үткәрелүе дә дәлил моңа. Райондагы савым осталарының да күпчелеге шушы хуҗалыктан. Рәйлә Сәлимҗанова, Лидия Вайтиева, Эльвира Семенова, Ульяна Искакова, узган елда һәр сыердан уртача савымны 6800 килограммга якынайтып, лаеклы макталуга ия булдылар. Гомумән, горшковлыларның быелгы кышлату чорын да тармакта югалтуларга юл куймыйча, уңышлы тәмамлаячагына ышаныч зур. Ә токымчылык хуҗалыгы буларак, республиканың кайсы районыннан килсәләр дә, мул сөт бирүче савым сыерлары өчен йөзләре кызарырлык түгел.
Белешмә. Бу көннәрдә аграр предприятиедә уртача көндәлек савым 18-19 килограммнан арта. Үткән елда яхшы токымлы таналар саткан өчен хуҗалык Русия һәм республика казнасыннан 1,2 миллион сум субсидия алды.
– Хуҗалык икътисады тотрыклы. Аграр техника да җитәрлек. Эшче көчләргә мохтаҗлык юк. Әгәр табышыгыз мөмкинлек бирсә, ул акчаны ничек тотыныр идегез? – дип кызыксынам җитәкчедән.
– Булган акчага урын табылыр иде әле, – ди Тәнзилә Рил кызы, ихлас елмаеп. – Аллаһка шөкер, эшләргә кешеләребез бар. Күмәклектә яшик, дигән максат куелган икән, монысы — иң мөһиме бит. Бер проблема бар: авылларыбызда яңа йорт салырга теләүчеләр өчен җир участокларына урын калмады, шуны хәл итәргә иде. Аннары, авылны саклап калу өчен бүгенге җитештерү тармаклары белән генә чикләнергә ярамый. Әлегә кадәр шушы мал да җитәр әле, продуктлылыгын арттыру юлларын эзләргә кирәк, дип уйлый идем. Юк икән, якын елларда, икътисадыбыз тотрыклы булса, яңа ферма бинасы кирәк булачак. Аны үзебезнең мал белән дә тутырыр идек. Минемчә, авылларның бүгенге корылышын саклап калырга, экологик яктан чиста ит-сөт җитештерергә һәм халыкны эш белән тәэмин итәргә телибез икән, һәр хуҗалык үзендә бәләкәй булса да үз фермаларын саклап калырга тиеш...
Олег Төхвәтуллин.