Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Башкорт дәүләт аграр университетында булды. Төбәк җитәкчесе уку-җитештерү лабораторияләрен, генетика һәм эмбриология өлкәсендә прогрессив технологияләр үзәген карады һәм агросәнәгать комплексын кадрлар белән тәэмин итү буенча күчмә “Авыл сәгате” үткәрде.
Азык-төлек технологияләре факультетында Башкортстан Башлыгы WorldSkills стандартлары буенча оештырылган сөт чималы һәм продуктларның сыйфатын бәяләү буенча укыту-җитештерү лабораториясен, ит эшләнмәләре җитештерү цехын һәм аш эше лабораториясен карады. Монда азык-төлек һәм рецептура әзерләү технологияләре белән шөгыльләнәләр. БДАУ ректоры Илдар Габитов сүзләренә караганда, факультет мәктәп ашханәләре өчен оптималь меню формалаштыруда катнаша, шулай ук гомумтуклану һәм ярымфабрикатлар җитештерү өлкәсендә эшләүче республика эшкуарлары белән тыгыз элемтәдә тора.
Инженерлык факультетлары тупланган корпуста Радий Хәбиров машина-трактор паркын җитештерү, тракторларны һәм автомобильләрне техник эксплуатацияләү һәм сынау лабораторияләрендә булды.
Радий Хәбиров шулай ук ветеринария клиникасын һәм консультация-диагностика үзәген карады. Монда алдынгы ветеринария табиблары Уфа һәм БДАУ укытучылары кабул итә.
- Башкорт дәүләт аграр университеты - ул безнең горурлыгыбыз, республика агросәнәгать комплексының төп партнерларының берсе һәм Русия Федерациясендә тармак белеме флагманы, - дип, тәэсирләре белән уртаклашты Радий Хәбиров. Югары уку йортының тарихы бик бай. Биредә югары класслы укытучылар составы, бик яхшы матди-техник база бар. Югары квалификацияле белгечләр, шул исәптән куллары белән эшләүче инженерлар, технологлар, ветеринарлар әзерләү өчен бөтен шартлар да бар. Ректор сүзләренчә, якындагы биш елга университетның - тыныч һәм ышанычлы киләчәге, ә аның үсеш стратегиясе турында без бергә уйлаячакбыз.