Быел Башкортстанда шулкадәр күләмдә татлы ризык җитештерү бурычы куелды.
Республикада азык-төлек хакларының тотрыклылыгын саклау юнәлешендә эшлекле чаралар күрелә. Белүбезчә, 30 мартта Русия Хөкүмәте шикәргә хаклар үсешен — 1 июньгә, ә көнбагыш маена 1 октябрьгә кадәр туктатты. Моңа ярашлы, әлеге төр продукция җитештерүчеләргә субсидияләр бирелә. Нәтиҗәдә, базарда хаклар тотрыклы кала һәм шикәргә дефицит күзәтелми.
Азык-төлеккә хаклар торышына язгы кыр эшләренең хәлиткеч йогынты ясавы яхшы билгеле. Шуны күздә тотып, республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлангычы белән Әлшәй районында шикәр чөгендере игү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үтте. Чарада Раевка шикәр заводы белән хезмәттәшлек итүче районнарның авыл хуҗалыгы бүлекләре, предприятие һәм хуҗалыклар җитәкчеләре, Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре катнашты. Киңәшмә эшенә шулай ук хуҗалыкларны шикәр чөгендере орлыгы, химик матдәләр, үсемлекләрне саклау чаралары белән тәэмин итүче махсуслаштырылган фирмалар вәкилләре дә җәлеп ителде. Республика күләмендәге чараның спикерлары сыйфатында Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин, “Башкортстан шикәр компаниясе” җәмгыятенең генеральный директоры Мансур Латыйпов, Раевка шикәр заводы директоры Сергей Байгузин чыгыш ясады.
Соңгы чорда республиканың шикәр җитештерү тармагында зур гына үзгәрешләр күзгә ташлана. Атап әйткәндә, төбәктә шикәр чөгендере эшкәртүче предприятиеләрдән Мәләвез һәм Карлыман шикәр заводлары ябылды. Хәзерге вакытта эшкәртүче тармактагы төп куәтләр Раевка һәм Чишмә шикәр заводлары карамагында калды. Шуңа ярашлы, бу ике завод биләмәләрен ачыклау һәм аларда транспорт структурасын тергезү буенча максатлы эш бара.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов белдерүенчә, быелгы чимал эшкәртү чорында Раевкадагы һәм Чишмәдәге яңартылган заводларның һәркайсы тәүлегенә 5әр мең тонна шикәр чөгендере эшкәртергә сәләтле. Тоташ алганда, 10 мең тонна килеп чыга. Министр билгеләвенчә, якын киләчәктә заводлар тәүлеклек эшкәртү күләмен 6 мең тоннага җиткерергә тиеш. Бу тоташ алганда, чор дәвамында заводларга исәпләү авырлыгында 1,8 миллион тонна чимал эшкәртү мөмкинлеге бирә.
Язгы чәчү алды чарасы барышында заводлар тарафыннан шикәр чөгендере игүче хуҗалыкларга алдан түләү мәсьәләсе каралды. Чөгендерчелек тармагы елдан-ел зур чыгымнар таләп итә, өстәвенә, техника кыйммәтләнә, ягулык-майлау материалларына да хаклар үсүен дәвам итә. Мондый шартларда Раевка шикәр заводы җитәкчелеге үз йөкләмәләрен тулы күләмдә үтәячәгенә ышандырды. Хуҗалыклар җитәкчеләре чөгендер игүдә заманча технологияләрнең ныклап урнашып, яхшы нәтиҗә бирүен билгеләде. Сүз дә юк, чәчүлекләрне тәрбияләгәндә экология таләпләре алгы планда торырга тиеш. Киңәшмәдә шулай ук чимал ташу, транспорт логистикасы буенча да җанлы фикер алышулар үтте.
Шикәр чөгендере тармагы белгечләре киңәшмәсендә яңгыраган төп фикерләр арасында иң әһәмиятлесе булып чәчүлекләр мәйданын арттыру зарурлыгы тора. Әйткән-дәй, аннан алдагы чорда шикәргә хаклар кимү сәбәпле, 2020 елда плантацияләр шактый кыскартылды. Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов фаразлавынча, быел республикада шикәр чөгендере чәчүлекләрен 35 мең гектарга җиткерү күздә тотыла. 2020 елда исә мәйданнар 26 мең гектар тәшкил итте. Бу җәһәттән министр шундый бурыч та куйды: тоташ республика буенча шикәр җитештерүне 300 мең тоннага җиткерү таләп ителә. Бу финанс-икътисади яктан үзен аклый, чөнки шикәргә хаклар тотрыклыланыр, дип көтелә. Атап әйткәндә, алдагы елларда шикәрнең бер килограммы 40 сумнан түбән булмаячак. Ягъни, шикәр чөгендере үстерүчеләргә дә, аны эшкәртүчеләргә дә уңайлы мөмкинлекләр барлыкка килә.
Фото: Автор.