+24 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
14 Апреля 2021, 04:34

Артист, агроном, фенолог

Флүс Якупов тормыштан ямь һәм тәм табып яши.

Флүс Якупов тормыштан ямь һәм тәм табып яши.

Флүс Якуповны бүген әнисе күрсә, һичшик­сез, сөенер, шундый улы булу белән горурланыр иде. Тик, мондый бәхеттән алар икесе дә мәхрүм шул: Флүс туу белән, сабыйга 20 көн тул­ганда әнисе дөнья куя. Ачыкканда кайнар күкрәгенә терәп имезүче, курыкканда башыннан сыйпап тынычландыручы, итәгенә утыртып яратучысы булмый аның. Сабый теш-тырнагы белән тормышка ябыша, яшәү өчен көрә­шә. Әтисе ягыннан зуринәсе сабыйны үз канаты астына ала һәм хәленнән килгән кадәр аны карый, тәрбияли. Әни кешене тулысынча алыштырып булмаса да, дәү әнисе Флүс өчен иң якын кешегә әйләнә. Фин сугышын, Бөек Ватан сугышын үткән әтисе заманына күрә укымышлы, алдынгы карашлы кеше була, улына тормыш юлын үткәндә кирәк булырдай киңәш­ләрен кызганмый. Тик, кызганычка каршы, сәламәтлеккә туялмыйча, нибары 45 яшендә ул да дөнья куя, шулай итеп Флүс 12 яшендә тома ятим кала.

Авылда сигез сыйныфны тәмамлагач, район үзәгенә йөреп урта белем ала. Ку­лына диплом алган Флүсне колхоз рәисе чакырта һәм Башкорт авыл хуҗа­лыгы институтына укырга керергә тәкъ-дим итә.
— Хуҗалыкка агроном кирәк, укырга кер, — дип киңәш бирә, һәм, егетнең матди яктан ярдәмчесе булмаганлыгын белеп, читтән торып укырга тәкъдим итә. Клуб мөдире һәм китапханә җитәкчесе эшләрен егеткә ышанып тапшыра. Комсомол оешмасы дилбегәсен дә егет кулына тоттыралар!
Бер урынга 10 кеше дәгъва итсә дә, институтка Флүс җиңел керә, чөнки укырга теләге зур була. Мондый мөмкинлекне ул язмыш бүләге дип саный һәм җиң сызганып укый. Сәхнәгә гашыйк Флүс авыл клубы эшен дә җанландырып җибәрә, драма түгәрәге ачып, төрле тамашалар әзерли, халыкны җәлеп итә, үзе дә уйный. Комсомол җитәкчесе буларак та яшьләрне үз артыннан ияртә.
Колхоз рәисе сүзендә тора, кулына диплом алганчы ук, икенче курсны тә-мамлагач та Флүсне орлыкчылык буенча агроном һәм трактор бригадасы хисапчысы итеп күчерә. Флүс бу тармакта үзен сынатмый. Уңышлы гына эшләп килгәндә аны район ГОССТРАХ инспек-циясенә инспектор итеп күчерәләр. Ә ин­де 1972 елда Краснокама районына инспекция җитәкчесе итеп тәгаенлиләр. Биредә эш яңа башланганлыктан, барысын да өр-яңадан булдырырга туры килә. Район бүлмә бүлә, Флүс кадрлар туплау белән шөгыльләнә башлый. Эш кайнап тора.
Ул вакытта егет укуын тәмамлый. Тырыш кешене тиз күрәләр, Флүс Якуповны авыл хуҗалыгы бүлегенә мелиорация буенча агроном итеп билгелиләр. 1982 елда “1 Май” хуҗалыгына партком секретаре итеп куялар.
1994 елда Флүс Мәрһәм улы район авыл хуҗалыгы бүлегендә агроном-мелиоратор булып эшли башлый, ә 2001 елда баш агроном вазыйфасына тәгаен­ләнә, җир буенча дәүләт комите­тының баш белгече булып та эшләргә туры килә. 2005 елда Флүс Якупов “Агрохимия хез­мәте үзәге” федераль дәүләт идарә­сенә күчә һәм шуннан лаеклы ялга чыга.
Флүс Мәрһәм улы беркайчан да төп эше белән генә чикләнми, һәрвакыт җә-мәгать эшләрендә актив катнаша. Район халкы аны сәхнәдә төп рольләрне башкарган артист буларак белсә, җәмәгать­челек төрле проблемаларны хәл итәрдәй активист буларак таный һәм хөрмәт итә. Якыннары-дуслары исә дару үлән­нәре белгече буларак хөрмәт итә. Шулай ук ул безне, гәзитчеләрне, дистә еллар буе алып барган һава торышы көндәлеге белән таң калдырган иде. Менә инде 40 ел буе Флүс Якупов һәр иртәне һава торышын теркәүдән башлый. Кичен әлеге язмаларга әйләнеп кайта, һава торышы турында мәгълүматлар язып бара. Кырык еллык күзәтүләр калын-калын дәфтәрләр булып теркәлгән. Менә шундый күпкырлы шәхес ул Флүс абый Якупов. Безгә ул тугры укучыларыбызның берсе буларак кадерле: Флүс абыйның “Кызыл таң”ны алдырмый калган чагы юк.
Шуңа өстәп, кайгыртучан, булдыклы гаилә башлыгы да ул, хатыны Рәзилә Габидулла кызы белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерделәр, хәзер инде оныкларына куаналар.
2010 елда Флүс 1,6 килограмм авырлыкта помидор үстереп, “Чудо-урожай” республика конкурсында өченче урын алды. Менә шундый бар яклап та килгән кеше ул. Ачык, киң күңелле, ярдәмчел. Пенсиядә дип тормый, “Оптимист” клубына йөри, спорт белән шөгыль­ләнә, йөзә, өмәләрдә актив катнаша.
...Сүземне Флүс Якуповның әнисеннән башлаган идем. Аналарның җаны беркайчан да балаларыннан мәңгелеккә аерылып бетмидер ул. Флүс Якуповның әнисенең җаны да улы өчен югарыдан сөенеп, шатланып торадыр.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Краснокама районы.
Читайте нас