Тынгысыз хезмәт таләп итүче авыл хуҗалыгы тармагында тәвәккәлләр генә эшли. Фермерларга эштә уңышка ирешүдә мөтлак кыюлык, максатка омтылучанлык, эшсөярлек кебек сыйфатлар һәм, әлбәттә, җир эшен якыннан белү кирәк. Архангель районының Кысынды авылында яшәүче Азамат Йосыпов шул сыйфатларның барысына да ия. Шул ук вакытта үз җирендә яшәү һәм эшләүне хуп күреп, 2012 елда туган авылында фермер хуҗалыгы оештырып җибәрә.
Әти-әни үрнәгендә
Башкача була да алмагандыр: әтисе гомере буе колхозда комбайнчы булып эшләгән, Хезмәт Даны ордены кавалеры, ә әнисе байтак еллар дә-вамында аның ярдәмчесе булган. Өлкән уллары үсеп буй җиткергәч, авыр ир-ат эшен башкаручы әнисе урынына эшкә чыга, аннары бу йөкне Азаматка да бик яшьли татып карарга туры килә. Техникага, җир эшенә сөю, күрәсең, шунда ук бөреләнә.
— Урып-җыю чорында әти-әниебез таң белән чыгып китә дә, караңгы төшкәч кенә кайтып керә иде. Гомерләре хезмәттә үтте. Без дә шуны күреп, аларга ярдәмләшеп үстек, — ди Азамат.
Күпбалалы гаиләдә дүр-тенче сабый булып дөньяга килгән малай кечкенәдән шофер булырга хыяллана. Әйт-кәндәй, ул вакытта барлык малайларның да теләге шундый булгандыр инде: колхозларның гөрләп торган ча-гы, нинди генә техника юк – кызыкмаслыкмыни?! Азамат та шулар исәбендә. Урта мәк-тәпне тәмамлау белән тәүдә туган ил алдындагы бурычын үтәп кайтырга була. Ерак Көнчыгышта Чик буе гаскәрләрендә ике ел намуслы хезмәт итә. Һәм кайту белән колхозга эшкә чыга. Ләкин озак эшләргә насыйп булмый: коллектив хуҗалыклар таркала башлый, гаиләсен хәстәрләү нияте белән себер якларына чыгып китә.
Куркырга түгел, тырышырга!
Фермерлык эшенә тотынуга икетуган абыйсының үрнәге булышлык итә. Аның уңышлы эш башлавын күреп, Йосыповлар гаиләсе дә, сөйләшеп-киңәшләшкәннән соң, тәвәккәлләргә була. “Зур эшкә тотынганда курку хисе булмадымы соң?” — дип сорыйм. “Ир кеше – гаиләнең терәге, балалар үстерәсе булгач, курку турында уйлап та карамадым”, ди ул. 2012 елда эшкә тотыналар. Тәүдә иске трактор сатып алып, төзәтеп эшли башлыйлар. Бераздан лизингка яңа трактор алалар. “Эш башлаучы фермер” программасы ярдәмендә хуҗалыкның эшләре алга китә. Бу программа буенча бүленгән 1 миллион сум акчага ун баш сыер, атлар, тагылма инвентарь һәм сыер саву аппаратлары сатып алалар. Дәүләттән шундый ярдәм булгач, тагын да дәртләнеп эшкә тотыналар.
Бүген инде фермерның 200 гектар җире бар. Анда бодай, арпа чәчәләр, калган өлешен печәнлек һәм көтүлек били. Кышлату чорына малларга азыкны төрлесеннән һәм җитәрлек күләмдә әзерлиләр.
Әле 30дан артык сыер асрыйлар. Сөтне йортларыннан килеп алалар. Шулай ук ит өчен күпләп мөгезле эре мал, ат һәм сарык үрчетәләр. Аны сату да җайга салынган.
Техникага да кытлык кичерми фермер: ике “МТЗ” тракторы, ике комбайны, бер йөк машинасы бар, тагылма җи-һазлар белән дә тулысынча тәэмин ителгән. Бер тракторын кышкы чорда юлларны кардан чистарту өчен авыл биләмәсе хакимиятенә дә биреп тора. Язгы кыр эшләренә дә әзерлек бара, техника төзек булгач, чәчүне уңышлы башкарып чыгу өчен киртә булмаска тиеш. Өстәвенә, эшне җиңеләйтеп, җирне дә көздән сөреп калдырганнар.
Гаилә эше
Тәскирә Хәсән кызы һәм Азамат Гыйндулла улы — икесе дә шушы авылдан. Кечкенәдән бер-берсен белеп, күреп, күпбалалы гаиләләрдә эшнең тәмен тоеп үсәләр. 1993 елда үз ояларын корып җибәрәләр. Гаилә бәхетен арттырып, бер-бер артлы дүрт балалары дөньяга аваз сала. 2006 елда зур һәм күркәм йорт салып керәләр. Бүген биредә тормыш кайный. Йортларының авыл читендә урнашуы хуҗалык алып бару өчен дә бик уңайлы булып чыга.
Әлбәттә, зур хуҗалыкны бердәм тартканда гына эшләр уңышлы бара. Бу уңайдан Йосыповлар гаиләсе күпләргә үрнәк булырлык. Балалары да күптән кул астына кереп, ныклап ярдәм итәләр. Өлкән уллары Фидан Башкорт дәүләт аграр университетын тәмамлаган, Илназ әлеге вакытта шул ук уку йортында белем ала. Азалия — район үзәгендәге мәктәпнең 10нчы сыйныфында яхшы билгеләргә генә укып йөри. Кечкенә Айбулатка 6 яшь кенә булуга карамастан, әти-әнисе шөгыльләнә торган эшнең мөһимлеген яхшы аңлый. Әлбәттә, өлкән улларының ярдәме бүген бәһалап бетергесез. Алар-ның шул юнәлеш буенча белем алуына да сөенеп бетә алмый әти-әни. Димәк, зур тырышлык, ачы тир белән булдырган хуҗалыкның киләчәге ышанычлы дип әйтергә мөмкин.
– Үзең тырышкач, дәүләттән дә ярдәм күрсәтелгәч, эшләргә була, — ди Азамат Гыйндулла улы. Күптән түгел орлык склады салганнар, гараж тө-зергә ниятлиләр. Гаилә башлыгы кышкы чорда мәктәп казанлыгында эшли. Менә инде дүрт еллап дин юлында ул: урындагы мәчеткә йөри, биш вакыт намазын калдырмый.
Менә шулай, эшләргә зур теләк, киләчәккә матур планнар белән яши Кысынды фермерлары. Мондый уңганнар булганда, авыл да яшәячәк әле.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Архангель районы.