Быелгы язгы кампаниянең үзенчәлеге нәрсәдә һәм ул ничек үткәреләчәк?
14 апрельдә республикада беренчеләрдән булып Шаран, Күгәрчен һәм Туймазы районнарының аерым хуҗалыклары басуга чыкты.
Бу атнада көннәрнең гадәттәгедән җылырак булуы язгы кыр эшләренә керешү мөмкинлеге бирде. Республикада беренчеләрдән булып Шаран, Күгәрчен һәм Туймазы районнарының аерым хуҗалыклары басуга чыкты. Әлбәттә, чәчүгә иртәрәк. Әмма белгечләр фикеренчә, анысы да озак көттермәс. Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, узган көздән уҗым культуралары 418 мең гектарда, ягъни 2020 елгы дәрәҗәдән 59,9 мең гектарга күбрәк мәйданда чәчелде. Шул исәптән, уҗым бодае — 221 мең, сабан ашлыгы культуралары 2 миллион гектарны биләячәк.
Язгы кыр эшләренең тоткарлыксыз һәм агротехник таләпләргә ярашлы оештырылуы хуҗалыкларның матди-техник һәм финанс мөмкинлекләренә, кадрлар белән ни дәрәҗәдә тәэмин ителүенә бәйле. Тармак министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, быел язгы кампанияне башкарып чыгу өчен 16,5 миллиард сум акча таләп ителә. Бу 2020 елдагыдан 11,6 процентка күбрәк. Шул ук вакытта чәчүлекләрнең гомум мәйданын 40 мең гектарга арттыру планлаштырыла. Аграрийлар быелгы язгы кампаниягә нинди әзерлек белән керә һәм дәүләт авыл хуҗалыгына нинди ярдәм күрсәтә?
Быел чәчүлек мәйданнары өч миллион гектарга җитәчәк. Әлеге күрсәткеч үткән елдагыдан бер процентка күбрәк. Башкортстанда кайчандыр билгеле сәбәпләр белән деградацияләнгән җирләрне ел саен эшкәртү күләмен арттырып, чәчүлек структурасына кертү бурычы куелган иде. Әйтергә кирәк, республикада ашлыкның тулай җыемын 5 миллион тоннага җиткерү максаты куелуы да очраклы түгел. Бәхеткә, соңгы елларда бездә табигый шартлар да моңа уңай йогынты ясады. Ә инде уҗым культураларының 90 процентыннан күбрәгенең торышы яхшы булу өметне тагы да арттыра.
Берничә көн элек кенә Хөкүмәт утырышында Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов киләчәктә уҗым бодаеның мәйданы — тагын да 20, ә уҗым арышыныкы 14 процентка арттырылачагы турында хәбәр итте. Шунысы бер үзенчәлек булып тора: чәчүлекләрнең 40 мең гектарын быел шикәр чөгендере һәм көнбагыш биләячәк. Әлеге культураларның мәйданы соңгы елларда бер артып, икенче елны кимеп торуы, беренче чиратта, базар конъюнктурасы белән бәйле.
Агымдагы чәчү кампаниясенә чыгымнар ни сәбәпле былтыргыдан күбрәк соң? Аграр ведомство башлыгы белдерүенчә, аның сәбәбе өч нәрсәгә: минерал ашламаларга, ягулык-майлау материалларына һәм техникага запас частьләргә бәяләр артуга бәйле. Һәм кыска вакытта түләү шарты белән бирелгән ташламалы кредитлар быел да төп финанслау чыганагының берсе булып калачак. Шунысы да куанычлы: әлеге сумма былтыргы күләмнән 50 процентка артып, 8,5 миллиард сум тәшкил итәчәк. Димәк, республикадагы чәчү эшләренә таләп ителгән барлык сумманың яртысыннан күбрәге ташламалы банк кредитларына туры килә.
Белешмә. Министрлык мәгълүматлары буенча, апрель башына Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы республика аграрийлары тарафыннан ташламалы кредит алуга дәгъва итүче 300 заявканы хуплаган. Кыска вакытка исәпләнгән кредитлар еллык ставкасы 1-5 процент белән бирелә, калган өлешенең 90 процентына кадәрен банкларга дәүләт компенсацияли.
Берничә көн элек министрның беренче урынбасары Рамил Нуриәхмәтов кредит алу заявкасы хупланмаган авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең язгы басу эшләре чорындагы мәшәкатьләрен эшкәртүче предприятиеләрнең аванслау мөмкинлеге булуы турында да хәбәр итте. Аңлаешлырак итеп әйткәндә, эшкәртүче предприятиеләр бурычларын көзен җыеп алынасы уңыштан каплау шарты белән аграрийларга акча яисә башка ресурслар белән ярдәм итә алачак.
Әйтергә кирәк, үткән елга кадәр кыска вакытка бирелгән кредитлар белән сөт эшкәртү предприятиеләре генә файдалана ала иде. Хәзер шикәр һәм үсемлек мае сыгу заводлары да мондый мөмкинлеккә ия.
— Быел аграрийларга турыдан-туры күрсәтелүче дәүләт ярдәме (субсидия) күләме, узган елгы һәм аннан алдагы еллар белән чагыштырганда, кимрәк булачак. Шул рәвешле, бу хәл безнең фермерларның ни дәрәҗәдә көчле булуына, аграр предприятиеләрнең, шул исәптән дәүләт карамагында булган авыл хуҗалыгы оешмаларының, никадәр нәтиҗәле эшли алуына зур сынау булачак. Мин бу сынауны эшлекле режимда үтәрбез дип ышанам. Районнарда узган агрономия конференцияләре аграрийларның бу сынауга әзер булуын күрсәтте. Аграр хуҗалыкларның күпчелеге язгы кыр эшләренә ноябрь-декабрь айларында ук җитди әзерләнә башлаган иде. Ташламалы кредит эзләүгә, техника сатып алу мәшәкатьләренә тотынды. Быелгы чәчү кампаниясенә без соңгы 20 елдагы иң көчле ресурслар белән керәбез. Минераль ашламалар узган елдагыдан 7,7 процентка күбрәк тупланды, үсемлекләрне саклау средстволары ике тапкыр артачак. Узган елда — 10 миллиард, бу елның тәүге ике аенда янә бер миллиард сумлык авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынды. Болар һәммәсе дә безнең дәүләт ярдәменә бәйлелегебезне киметәчәк. Әйтергә кирәк, соңгы өч елда бу сумма 23 миллиард сум тәшкил итте һәм әлеге ярдәмнең ни дәрәҗәдә үзен аклавын якын киләчәк күрсәтер, — диде ведомство җитәкчесе Илшат Фазрахманов.
Авыл хуҗалыгы өчен кыш һәм яз айлары әлегә уңай күренсә дә, илнең азык-төлек базарындагы бәяләр тотрыксызлыгы алга карап эш итүче җитәкчеләр өчен берникадәр хәвеф тә тудыра. Шикәр чөгендере мәйданы арту республика өчен начар түгел. Башкортстандагы “татлы тамыр” эшкәртүче ике заводны модернизацияләү дәвам итә. Республикада шикәр чөгендеренең тулай җыемы мул булган хәлдә дә, әлеге икесенең куәте 1,7 миллион тонна чимал эшкәртергә сәләтле булачак.
Узган елларда көнбагыш уңышы яхшы булды. Зур табышка өмет итеп, быел аның мәйданын тагын да арттырырга әзерләнүчеләр бар. Тармак министры Илшат Фазрахманов бу хәлгә борчылуын яшерми. Чөнки соңгы елларда майлы культуралар сәүдә базарында зур көндәшлек тудырган иде. Гадәттә, көнбагышның кереме дә ел саен көткәнне капламый. “Шуңа күрә майлы культуралар мәйданын былтыргы дәрәҗәдән дә арттырырга киңәш итмибез”, — ди Илшат Илдус улы.
Өстәвенә, федераль мәгълүмат чаралары Хөкүмәт “ризалыгы” белән илнең азык-төлек базарында аерым төр продукцияләрнең сату бәяләрен бераз “авызлыклау” турында карар кабул ителәчәге турында да хәбәр итте. Монысы да, билгеле, сатып алучы өчен файдалы булса, аграрийларга бер дә отышлы күренми.
Республика Хөкүмәтендә, табигый шартларның уңай булуына бәйсез рәвештә, авыл хуҗалыгына ярдәм итәргә һәрвакыт әзер булулары турында белдерделәр.
— Башкортстан Хөкүмәте аграрийларның теләкләренә һәм сорауларына зур игътибар бирә һәм язгы кыр эшләрендә нәтиҗәле ярдәм күрсәтәчәк, — дип белдерде берничә көн элек узган утырышта Премьер-министр Андрей Назаров.
Белешмә. 2021 елгы язгы кампаниядә туфракны чәчүгә әзерләүдә – 10,6 мең трактор агрегаты, авыл хуҗалыгы культураларын чәчүдә 5 меңгә якын трактор катнашачак. Җәлеп ителгән барлык тракторлар 12 мең 470 берәмлеккә җитәчәк. Техника паркы яңартылу нәтиҗәсендә, туфрак эшкәртү агрегатлары узган елдагыдан — 481гә, чәчү агрегатлары — 180гә, тракторлар саны 470 берәмлеккә күбрәк.
Ниһаять, авыл хуҗалыгында яңа уңыш елына старт бирелде. Тармак министрлыгы җитәкчелеге, һава шартлары уңай булганда, төп культуралар чәчүне ике атнада төгәлләү мөмкинлеге булуын фаразлый. Чөнки, белгечләр исәпләвенчә, яңартылган техник куәтләр чәчү вакытын 3-5 көнгә киметәчәк.
— Аграр тармак һәрвакыт киеренке шартларда эшләргә өйрәнгән. Былтыр да, язның ничек килүе, техника ягулыгына, ашламага һәм продукциягә бәяләрнең ни дәрәҗәдә үсүе берникадәр “билгесезлек шомы” уятса да, аграрийлар зур һәм күмәк тырышлык нәтиҗәсендә пандемия шартларында элеккегә караганда нәтиҗәлерәк эшләде. Җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча Башкортстанның ил төбәкләре арасында алтынчы урында булуы да шуны раслый, — ди Илшат Фазрахманов.
Белешмә. Аграр ведомство җитәкчесе якындагы биш елда шундый бурыч куелуын белдерде: ашлыкның уртача тулай җыемы — 5, шикәр чөгендеренеке — 2 миллион тоннага, майлы культураларныкы 500 мең тоннага җитәргә тиеш.
Олег Төхвәтуллин.