+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
18 апрель 2021, 13:05

Кырмыскалы игенчеләре басуга чыкты

Чәчү башланганчы кыйммәтле вакытны югалтмас өчен Кырмыскалы районы хуҗалыклары уҗым культураларын, шулай ук күпьеллык үләннәрне тукландыруга һәм тырмалауга төште. Бу эшләрне чәчү башланганчы тәмамларга кирәк.

Кырмыскалы районы хакимиятенең авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча, уҗым культуралары узган елның көзендә 15 мең гектардан артык мәйданда чәчелгән. Уҗымнарны өстәмә тукландыру әлеге вакытта «Артемида» токымчылык хуҗалыгы һәм «Уңыш» җәмгыятьләрендә тулы куәткә бара.

Моннан тыш, күп кенә фермерлар һәм хуҗалыклар күпьеллык үләннәрне, ә алар районда 5 мең гектар мәйданны били, тырмалауга һәм тукландыруга төштеләр.

Тиздән чәчү башланачак. Район хуҗалыклары моңа күптән әзер. Орлык җитәрлек, минераль ашламалар кайтарыла. Агымдагы елда сабанашлык культураларын 44 мең гектардан артык мәйданда чәчү планлаштырыла.

Хәерле сәгатьтә, игенчеләр!

Фото: Эльвира Ямалетдинова.
Читайте нас