Документ Башкортстан Республикасының үз авыл хуҗалыгы чималы һәм хезмәт ресурслары булу кебек табигый конкурент өстенлекләренә нигезленген азык һәм эшкәрү сәнәгатен үстерү өчен шартлар тудыруга, шулай ук азык һәм эшкәртү сәнәгате өлкәсендә кече бизнесның актив усешен стимуллаштыруга юнәлтелгән.
— Концепцияне тормышка ашыру 2026 елга азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатьләре санын ике меңгә арттырырга һәм төяп җибәрүнең гомуми күләмен 200 миллиард сумга кадәр җиткерергә мөмкинлек бирәчәк,—диде республика вице- премьеры — авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Исегезгә төшерәбез, бүген авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү өлкәсендә 1000 төбәк предприятиесе эшли, продукция төяп җибәрү күләме 100 млрд.сумга якын.
Илшат Фазрахманов билгеләп үткәнчә, төбәк агросәнәгать комплексы продукциясен җитештерү буенча илдә югары позицияләрне саклый. 2020 елда авыл хуҗалыгы җыелма продукциясе күләме буенча төбәк Русия Федерациясендә 6нчы урынга һәм Идел буе федераль округында 2нче урынга күтәрелде. 2020 елда республикада азык-төлек продуктларын җитештерү индексы 104,5 процент тәшкил итте, бу Русия буенча уртача күрсәткечтән югарырак.