Башкортстан аграрийлары киндер үстерергә әзерме?
“Кызыл таң”ның быел гыйнвар аендагы саннарының берсендә гәзит укучыларны илебездә һәм Башкортстанда киндер үстерүгә кагылышлы проблемалар һәм алда көтелгән яңалыклар белән таныштырган идек. Язмада күтәрелгән мәсьәләләргә нокта куярга ашыкмавыбызны һәм әлеге юнәлештә Башкортстанда нәрсәләр эшләнүе белән таныштырырга вәгъдә биргәнебезне дә укучыларыбыз онытмагандыр.
Эш шунда, киндер үстерү әлегә кадәр закон буенча тыела иде. Рәсми мәгълүматларга күз салсак, 1928 елда СССРда әлеге культура 966 мең гектарда үстерелгән булган. Бу — дөньядагы барлык киндер мәйданнарының 80 проценты дигән сүз. Ләкин Русиядә аны чәчү бөтенләй үк тыелды дип тә булмый. 2018 елда, әйтик, илдә әлеге культура 8,5 мең гектар тәшкил итте. Иң күп игелгән чор белән чагыштырганда, күрсәткеч 113 тапкыр кимегән. Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы белешмәсеннән күренүенчә, соңгы елларда дөньяда игелгән киндер күләмендә Русия өлеше 1 проценттан артмый.
Ниһаять, ил Хөкүмәтенең 1987 елдагы “СССРның барлык төбәкләрендә дә киндерне сәнәгать җитештерүен һәм маен сыгуны тыю турындагы” законны юкка чыгардылар. 2019 елның июнендә Дәүләт думасы илдә составында наркотик матдәләр булган кайбер үсемлекләрне медицина тармагы ихтыяҗлары өчен үстерергә рөхсәт итүче закон проектын хуплаган иде. Алар арасында әфьюнлы мәк һәм киндер дә бар.
Шунысы игътибарга лаек: киндер бүгенге көндә медицина тармагында гына түгел, ә туклану продуктлары җитештерүдә дә, җиңел сәнәгатьтә дә киң куллану тапты. Һәм, табигый климатик шартларның әлеге культураны үстерү өчен дә уңайлы булуын исәпкә алып, Русиядә киндер тармагын тергезүгә “старт бирелде”.
Гәзит укучыларыбызга биргән вәгъдәбездә торып, Башкортстанда киндер үстерү мөмкинлекләре белән таныштырабыз. Әңгәмәдәшебез — Башкорт дәүләт аграр университетының Туфракны өйрәнү, агрохимия һәм төгәл җир эшләре кафедрасы мөдире, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Дамир Исламгулов. Ул, шулай ук, югары уку йорты каршында оештырылган киндер үстерү белән бәйле проект җитәкчесе.
— Дамир Рафаэлович, Сезне Башкортстанда күптән онытылып барган киндер культурасын үстерү перспективаларын өйрәнүче “баш галим” дип кабул итү дә дөрес булыр. Чөнки 2020 елда Башкорт дәүләт аграр университетының уку-тәҗрибә үзәге басуларында “Башкортстан шартларына яраклашкан авыл хуҗалыгы культуралары селекциясе һәм аларны эшкәртү технологияләре” темасы кысаларында киндер чәчү мөмкинлеге буенча тәҗрибә үткәрелгән иде һәм Сез әлеге проектның җитәкчесе булдыгыз. Ничек уйлыйсыз, республика басуларына киндер кайтачакмы?
— Әңгәмәне шуннан башларга кирәктер: киндерчелек тарихы Урал төбәгендә бик борынгы традицияләр белән бәйле. Совет чорында Башкортстанда әлеге культура чималын эшкәртү белән шөгыльләнүче берничә завод бар иде. Кызганычка каршы, ил таркалкач, алар да таралды. Аны куллану законсыз дип белдерелгәннән соң, билгеле, хуҗалыкларга игү дә тыелды.
Бүген аны үстерү кирәкме, үзен аклармы, дигән сорауга да шундый мисал белән җавап бирергә телим. Аграр энциклопедия мәгълүматлары буенча, 1890 елларда ук тоташ Европада җитештерелгән киндер сүсенең 40 проценты Русиянең Европа өлешендәге төбәкләренә туры килгән. 1930 елда, әйтик, шушы ук чыганаклар буенча, СССР ел саен уртача 45 мең тонна киндер сүсе җитештергән, әлеге культурадан сыгып алынган май күләме 6-7 мең тоннадан артып киткән. 1930 елга СССР дөньядагы барлык киндер чәчүлекләренең биштән бер өлешенә ия булган һәм аның гомум мәйданы 680 мең гектарга җиткән. Миңа калса, “киндер безгә кирәкме?” дигән сорауга нигезле җавап бу.
Башкортстанга, әлбәттә, киндер кабат кайтачак. Анысы аграр ведомство җитәкчеләре һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең бу культура турында ни дәрәҗәдә хәбәрдар булуы һәм, әлбәттә, һичшиксез, базар конъюнктурасы, ихтыяҗ белән бәйле.
Аграр университет галимнәре бу юнәлештә җитди тикшеренү эшләре алып бара. Агротехнологияләр һәм урман хуҗалыгы факультеты галимнәре безнең төбәк шартларында орлыкка һәм сүс җитештерү өчен киндер үстерү, аны эшкәртү технологияләрен эшләү белән уңышлы шөгыльләнә. Аны үстерү өчен Русия Хөкүмәте карары булу белән аграр университет галимнәре эшкә тотынды.
— Заманында илдә наркоманнар артуыннан куркып, киндер плантацияләрен тамырдан корыту бурычы куелган иде. Бу хәлнең аграр сәя-сәттә зур хата булуын хәзер инкарь итмиләр. Әйтергә кирәк, әлеге культура чималына дөнья базарында ихтыяҗ елдан-ел арта. 2018 елда гына, мәсәлән, АКШта киндер сәнәгате базары 4,63 миллиард доллар белән билгеләнсә, 2026 елга үсеш темпы ел саен 14 процентка якын булачак, дип фаразлый экспертлар. Башкортстан аграрийлары якын киләчәктә әлеге культурага ныклап тотынса, өметләре акланырмы? Ничек уйлыйсыз, киндер чималын дөнья базарына чыгара алырбызмы?
— Җавапны соңгы соравыгыздан башларга телим. Дөнья базарына чыгу, билгеле, чимал яисә товарны “КамАЗ”га төяп алып чыгып китү генә түгел. Анысы республика дәрәҗәсендә урнаштырылган эшлекле мөнәсәбәтләргә, чит илләр белән хезмәттәшлекне үстерүгә бәйле. Әлбәттә, икенчесе — чит базарга чыгу өчен Бөтендөнья сәүдә стандартлары таләбенә җавап биргән чимал, продукция җитештерү таләп ителә. Сүз уңаеннан шунысы да мәгълүм булсын: дөнья базарында киндер бәясе мамыкныкыннан ике тапкыр югарырак, шулай ук, киндер тукымага да ихтыяҗ ел саен 25-30 процентка үсә бара. Шәхси фикер буларак шуны да әйтергә телим: бүген Башкортстан үзендә җитештерелгәнне дистәләрчә илгә экспортлый икән, якын киләчәктә киндер чималы да әлеге исемлектә лаеклы урын алыр дип ышанам.
Белешмә. Техник киндер чималыннан 25 меңнән артык төрле эшләнмәләр җитештерергә була. Агач, мамык һәм нефть эшкәртүдән алынган продуктларның барысын да киндер бирә ала. Бер гектар мәйданда үстерелгән киндердән 4 гектарда үскән 15-20 еллык агачтан алынган кадәр кәгазь җитештереп була.
— Сез җитәкчелек иткән проект кысаларында алып барылган эшкә кыскача йомгак ясарга буламы?
— Билгеле, илдә, шул исәптән Башкортстанда әфьюнлы киндер үстерел-мәячәк. Аларның хәзер яңа сортлары бар. Коры яфрак массасында һәм үсемлек чәчкәсенең өске өлешендә наркотик матдә микъдары 0,1 проценттан артмый. Киндер культурасын чәчү тәртибе тармак министрлыгы һәм тиешле органнар игътибарыннан читтә калмаячагын да билгеләргә кирәк. Бу киндернең наркотик матдә белән бәйле сортларыннан ерак тору өчен эшләнә.
Кыскасы, без республикада югарыда телгә алынган таләпләргә җавап биргән киндер сортларын үстерү мөмкинлеген өйрәнәбез.
Тикшеренү берничә этапны берләштерә. Аның беренчесе сортның адаптациясе, яраклашуын өйрәнү белән бәйле. Аннары, орлыктан максималь дәрәҗәдә уңыш алу, яшь үсентеләрнең туклануы өчен уңай булган җир участогы сайлап алына. Өченче фазада киндер культурасының участокта кайсы технологик юнәлештә яхшырак үсеп китүе ачыклана. Һәм ниһаять, соңгы этапта үсемлекләрнең оптималь куелыгын өйрәнәбез.
Әйтергә кирәк, әлеге тикшеренүләр киләчәктә Башкортстанда киндер сүсе һәм мае җитештерүче заводлар төзү мәсьәләсе күтәрелгәндә мөһим мәгълүмат булачак. Алгарак китеп, тагын да кыюрак максатыбыз булуын да әйтергә телим. Башкорт дәүләт аграр университеты галимнәре якын киләчәктә республикада игү өчен үзебезнең яңа сортларны булдыру өстендә эшли.
Белешмә. “Эксперт — аналитика үзәге” федераль дәүләт бюджет фәнни учреждениесе мәгълү-матларына караганда, бер гектарда үстерелгән киндернең уртача кереме 250-380 мең сумга җитә, ә шундый ук зурлыктагы мәйдандагы бодайныкы (гектар куәте 50 центнер булганда) 70-90 мең сум.
— Дамир Рафаэлович, киндер культурасын Башкортстан хуҗалыклары кайчан күпләп игә башлар дигән сорауга әлегә беркем дә төгәл җавап бирә алмый торгандыр. Аның чималына дөнья базарында ихтыяҗ зур, 25 мең төрдән артык эшләнмә өчен кулланыла, дидегез. Киндер үстергән һәр хуҗалык та, бәлки, андый зур базарга юл таба алмас. Әйтегез әле, чималдан тыш та аның файдасы бармы?
— Киндернең файдасы орлыгы белән генә чикләнми. Аның сабагын җепселгә калганчы эшкәрткәннән соң, талкыш (костра) барлыкка килә. Киндер сабагының 70 проценты чамасы шушы матдәдән тора. Һәм шушы чимал аерым эшкәртү үткәннән соң, кәгазь, пластмасса, җылылык саклаучы һәм башка нәрсәләр өчен әзер материал булып тора.
Әйтик, Русиядә үстерелгән сортлары һәр гектардан уртача 50 центнер киндер сабагы бирсә, шушы ук мәйданнан алынган талкыш 35 центнерга җитә. Сабак массасы гектарыннан 100 центнерга күтәрелсә, талкышы 70 центнер тәшкил итә.
Талкыш көлендә калий окисе — 5,26, фосфор кислотасы — 3,66 һәм кальций окисе 26,77 процентка җитә. Киндер талкышы көле туфракны калий-фосфор ашламасы белән баета һәм аның белән яшелчәләрне, төрле үләннәрне һәм бөртекле культураларны туендырырга була. Өлгергән киндерне суктырганда гомум массадан 25 процентына кадәр төрле калдык аерыла. Чәчкәсе, сабаклары, яфраклары — һәммәсе дә ашлама өчен чимал булып тора. Кибәгендә азот күләме 3 процентка җитә. Әйткәндәй, аның калдыклары туфракка керү белән тиз таркала һәм менә дигән туклыклы матдә булып хезмәт итә.
Киндер мае турында тәфсилләп сөйләп тормыйм. Бу турыда “Кызыл таң” гәзитендә аңлаешлы язылган иде. Ә менә майга сыкканнан соң калган сыгынтысы — түп турында әйтеп үтәргә кирәк. Ул — терлек өчен концентрацияле азык. Аның составында 18-29 процент аксым һәм 7-10 процент төрле май бар.
Белешмә. Бер центнер күләмендәге стандарт булмаган завод түбендә 77,5 азык берәмлеге һәм 22,3 килограмм эшкәртелгән протеин бар. Савым сыерларына шуны ашатканда, савым арта, сөтнең майлылыгы күтәрелә. Сарыкларның йон сыйфаты яхшыра, түп яшь бозаулар өчен аеруча файдалы.
— Узган ел республикада беренче тапкыр киндер үстереп караучы хуҗалыклар да булды. Сез аларның нәтиҗәләре белән хәбәрдармы?
— Ишетеп белүемчә, аларны Уфа һәм Шаран районында үстереп карадылар. Ә инде Куергазы районын бу юнәлештә, гомумән, “беренче пионер” буларак билгеләделәр. Алар беренче тапкыр 20 гектарда “Омегадар-1” сортлы элита орлык чәчкән иде. Беренче уңыш начар булмавын һәм аны үстерүче фермерның үзенчәлекле чәй җитеш-терергә уйлавын да ишеткән идем. Биредә Ырынбур малтабары урындагы фермер белән аренда килешүе төзеп, бергә киндер үстерделәр. Мәгълүмат чаралары, алар бу киндерне Хакасиядә урнашкан әлеге культураны эшкәртүче кооператив өчен үстерүе турында хәбәр итте. Монысы да республика өчен — яңа инвестицион проект. Ихтимал, республикадагы әлеге үрнәк яңа башлангычка юл ачар. Үзебезнең республикада киндер эшкәртүче предприятиеләр төзелгәнгә кадәр үзара коопперациягә керү һәм читтән инвесторларны җәлеп итү бүгенге шартларда нәтиҗәлерәк булыр иде.
Шуңа күрә дә аграр университет каршындагы уку-тәҗрибә фәнни үзә-гендә әлеге юнәлештәге тикшеренү-ләргә зур игътибар бирергә һәм тиешле тәкъдимнәрне озакка сузмыйча әзер-ләргә тырышабыз. Дөрес, әлеге вакытта Дәүләт селекция казанышлары реестрында Русия төбәкләрендә файдаланырга рөхсәт ителгән киндернең 30га якын сорты һәм гибриды теркәлгән. Әмма Башкортстан галимнәренең үзебезнең табигый климат шартларына яраклашкан яңа сортларын иҗат итү дә озак көттермәс һәм алар чәчүлек структурасында лаеклы урын алыр дип ышанам.
* * *
Европа илләрендә киндер мәйданнары елдан-ел зурая. 2015 елда, мәсәлән, гомумән алганда, ул 26 мең гектарда үстерелсә, алдагы 3 елда 50 мең гектар чамасы тәшкил итте. Канада һәм АКШта шулай ук әлеге культурага игътибар артуы күренә. Халыкара экспертлар фикеренчә, дөнья базарында киндергә бәяләр, гади мамык хакы бе-лән чагыштырганда, ике тапкырга югарырак. Киндер тукымага ихтыяҗ арта. Соңгы елларда киндернең наркотик матдә белән бәйле булмаган сортларына ихтыяҗ аеруча зур, димәк, Русиянең дә кайчандыр дөнья күләмен-дәге “киндер базары”ндагы беренчелеген кабат кайтару өчен стимул бар. Калганы дәүләт карашына, киндерчелек белән шөгыльләнүчеләргә дәүләт ярдәме күрсәтелүгә бәйле. Аграрийлар онытылган яңа тармакны тергезүгә тотынса, ул, һичшиксез, экспорт мөмкинлекләрен дә арттыруга булышлык итәчәк.
Олег Төхвәтуллин әңгәмәләште.