Эшкуар умартачылык белән шөгыльләнә.
2020 елда Башкортстанның яңа гына эшли башлаган 68 авыл эшкуары «Агростартап» грантларына ия булган. Аның гомум суммасы - 211,5 миллион сум. Әйтик, Азат Йосыпов Уфада крестьян-фермер хуҗалыгы оештырган һәм 3 миллион сум акча алган. Бу хакта Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов предприятиегә визиты барышында хәбәр итте.
- Без «Агростартап»ның, чыннан да, ярдәмнең нәтиҗәле инструменты булуын күрәбез. Эшкуар бер елда аена 500 мең сумлык табышка ирешә алды, 20 эш урыны булдырылды, - диде Илшат Фазрахманов. - Грантның төп бурычы нәкъ менә шунда.
Авыл эшкуарлары өчен грант конкурсларына документлар кабул итү май аеның икенче яртысында башлана. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, конкурста катнашу өчен шартларны җентекләп өйрәнергә, таләп ителгән документлар пакетын җыярга һәм аны Уфа шәһәре, Пушкин урамы, 106 адресы буенча республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгының махсус бүлегенә тапшырырга кирәк.