+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
30 апрель 2021, 04:45

Басуда каникуллар була алмый!

Республиканың күпчелек аграрийлары кебек үк, Федоровка районының Фрунзе исемендәге хуҗалыгында да иртә культураларны чәчүне майның беренче яртысында тәмамларга җыеналар.

Республиканың күпчелек аграрийлары кебек үк, Федоровка районының Фрунзе исемендәге хуҗалыгында да иртә культураларны чәчүне майның беренче яртысында тәмамларга җыеналар.

Май бәйрәмнәре күпчелек тармак хезмәткәрләре өчен озайлы яллар булып торса, аграрийлар өчен исә кызу эш чоры. Чөнки иртә культураларны чәчү, нигездә, нәкъ 1 майдан 10 майга кадәр чорга туры килә. Бу җәһәттән Федоровка районы авыл хуҗалыгы тармагының йөзен билгеләүче Фрунзе исемендәге кооперативта да иртә культураларны чәчүне айның беренче яртысына планлаштыралар һәм 15 майга эшне төгәлләргә ниятлиләр. Без хуҗалыкта бул­ганда исә биредә язгы кампаниягә старт бирүгә — ашлама кертү һәм тырмату эшләрен башларга әзерләнәләр иде.

— Хуҗалыкның гомум чәчүлек мәйданнары 7300 гектар тәшкил итсә, язгы чәчүне 5661 гектарда үткәрү бурычы тора. 4275 гектарны — бөртекле һәм кузаклы культуралар, 620 гектарны — күпьеллык үләннәр, 220 гектарны — кукуруз, 1100 гектарны көнбагыш биләячәк. Технология таләпләренә ярашлы, парга да елның-елында зур гына мәйданнар калдырабыз. 1173 гектарда чәчелгән уҗым культуралары да, кышның үзенчәлекле килүенә карамастан, уңышлы кышлаганга охшаган. Язгы чәчүгә барысы да әзер, басуларның өлгерүен генә көтәбез, — диде безгә, эшләр торышы белән таныштырып, Фрунзе исемендәге кооператив җитәкчесе, Башкортстан­ның атказанган авыл хуҗа­лыгы хезмәткәре Фәйруз Галиев.
Ә мөһим кампаниягә старт биргәнче Фрунзе исемендәге хуҗалык зона дәрәҗәсендәге семинарны кабул иткән. 24 мартта республиканың 18 районыннан авыл хуҗалыгы идарәсе җитәк­челәре һәм белгечләр техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү буенча биредә тупланган алдынгы тәҗрибә белән танышу өчен килгән.
— Башкортстанның “Гостехнадзор” инспекциясе начальнигы Ринат Галимов җитәк­челегендәге республика комиссиясен һәм мәртәбәле кунакларны да кабул иткәч, быел техниканы аеруча җитди әзерләдек. Бөртеклеләрне чәчүдә катнашачак өч “К-700” тракторына тагылган заманча чәчү комплекслары һәм “ДТ-75” тракторы таккан “СЗ-6” агрегаты барысы да тулы әзерлек сызыгында. Дым каплатуда һәм культивация­ләүдә эшләячәк ике “Т-150” тракторы да әллә кайдан күз явын алып тора. Сызма культураларны чәчүдә эшләячәк “МТЗ” тракторлары да, ни­гездә, барысы да яңа. Бу җәһәттән былтыр декабрьдә генә дә ике яңа “Беларус” тракторы алдык, алар язгы чәчүдә тәүге сезон эшләячәк, — диде Фәйруз Заһретдин улы, старт сызыгына баскандай, МТМ ихатасында тигез сафка тезелгән яңа һәм заманча авыл хуҗалыгы техникасына күр­сәтеп.
Фрунзе исемендәге хуҗа­лык абруйлы комиссияне һәм кунакларны техниканың төзеклеге һәм югары әзерлеге белән генә түгел, биредә аның күпләп сатып алынуы белән дә сокландырган. Шулай булмый, югарыда телгә алынган ике “Беларус” янына якын чорда гына да тагын 22 метрлы киң тырма, сызма культуралар өчен чәчкеч, тагылмалы ашлама һәм агу сиптергеч, “Акрос-350” комбайны, төягеч, күпсанлы башка техника һәм агрегат алганнар. Без килгәндә исә киң колачлы “КГШ-10,4” культиваторы кайтуын көтәләр иде.
— Ашлыкны һәм көнба­гышны күпләп үстергәч, ит һәм сөт җитештерү күләмен елдан-ел арттыра баргач, шөкер, яңа техника алу мөмкин­лекләребез бар. Дәүләт субси­дияләре һәм ташламалары да зур ярдәм булып тора. Шуңа күрә бу җәһәттән йөз кызарырлык түгел, республика күләмендә дә күрсәтерлек яхшы матди-техник базабыз бар, — ди техника яңартуны тәүге эш көннәреннән үк төп өстенлекле юнәлеш итеп билгеләгән тәҗрибәле рәис Фәйруз Галиев.
Шуңа да килгән кунаклар Фрунзе исемендәге хуҗалык­тан үзләре өчен бик күп файдалы эш тәҗрибәсе алып киткәндер дияргә кирәк. Моңа өстәп, шуны гына әйтәсе килә: техниканы гына түгел, ашлама, ягулык-майлау материаллары, орлык хәзерләү буенча семинарны биредә оештырсалар да, җитәкчелек тә, әлеге семинар эшендә катнашучылар да һич отылмас иде. Күз алдына китерегез: алдынгы хуҗалыкта ягулык-майлау материаллары язгы кыр эшләрен үткәреп, җәен химик эшкәр­түне башкарып чыгу өчен дә җитәрлек күләмдә хәзерлән­гән. “Барлык сыешлык-савытлар да тулы”, — диде бу уңайдан Фәйруз Галиев. Ашлама 500 тонна күләмендә хәзерләнгән. Орлыкка килгән­дә исә монда аның югары кондициягә җиткерелгәне һәм калибровка аша үткәне генә чәчелә. Ягъни вак, көчсез орлык чәчүгә юл куелмый. Моннан тыш, хуҗалыкта ел саен бодайның яңа бер сортын сынап карау да традициягә әверелгән. Әйтик, былтыр, “Архат” сортын чәчкән булсалар, быел “Альбидум” сортлы ап-ак бодай да игәчәкләр.
Алдынгы хуҗалыкта әлеге вакытта Алексей Дементьев “Туман-1” агрегатында ашлама кертсә, “МТЗ-12-21” тракторында эшләүче Риф Әде­һәмов югарыда телгә алынган 22 метр киңлектәге яңа тырма белән басуларны тырмата. “К-700” тракторларында көнне төнгә ялгап чәчүдә эшләячәк Михаил Фадеев, Андрей Егоров, Флүс Сабитов, Алексей Русаков, Юрий Иванов, “Т-150” тракторларын иярләүче Фидан Гыйбадуллин, Марс Басыйров, Александр Данилов, Петр Савельев, аларны берөзлексез ашлама һәм орлык белән тәэмин итеп торачак тәҗри­бәле “КамАЗ” води­тельләре Җәлил Хәбибуллин, Флүс Галиев, Наил Кантимеров, Наил Морозов һәм Илдар Фәйзуллин да күңел­ләре белән күптән инде язгы басуда.
Материал матбугатка әзерләгән вакытта, кичә телефон аша сөйләшү барышында хуҗалык җитәкчесе Фәйруз Галиев белдерүенчә, табигать үз төзәтмәләрен кертмәсә, алар иртә культуралар чәчүне “бисмилла” әйтеп, бүген башларга җыена. Фрунзелыларга изге айның изге көнендә башланган эш һәр җәһәттән уңышлы булсын дип телик! Быелгы елда сезнең тагын да югарырак уңыш үстереп алу куанычын кичерергә, бергә­ләшеп сөенергә язсын!

Илдар Фазлетдинов.
Федоровка районы.
Читайте нас