Бүген Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов эш сәфәре белән Кырмыскалы һәм Гафури районнарында булды.
Илшат Илдус улы сәфәрен Кырмыскалы районында чәчү эшләре белән танышудан башлады. Министрны район хакимияте башлыгы Альфир Сабиров, районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илдар Латыйпов каршы алдылар.
Эшлекле очрашуны кунаклар “Шәйморат” фермер хуҗалыгыннан башлап җибәрде. Әйткәндәй, бу көнне биредә сабан бодае чәчүгә төштеләр. Икенче ел инде орлыкчылык юнәлеше буенча махсуслашкан хуҗалык җитәкчесе Артур Нургалиев язгы кыр эшләрнең барышы белән таныштырды. Монда экспериментлардан курыкмыйлар. Менә инде берничә ел рәттән шәйморатовлылар "ноутил" технологиясе буенча чәчә.
“Урожай” җәмгыяте басуларында да кунаклар эшләрнең тулы куәткә баруын үз күзләре белән күрде. Җәмгыять җитәкчесе Илгиз Ханнанов билгеләвенчә, Кырмыскалы районында алар инде 5нче сезон эшли. Әлеге вакытта Константиновка авылы янындагы басуда рапс чәчәләр иде. Бу культура 3нче бригада басуларында 1300 гектарны биләячәк. Шулай ук биредә арпа, бодай, көнбагыш һәм орлык өчен кукуруз да чәчеләчәк. Илшат Илдус улы киләчәктә шикәр чөгендеренә игътибарны арттырырга кушты. Райондагы җирләр татлы культураны үстерү өчен бик уңдырышлы.
Ә менә райондагы эре авыл хуҗалыгы предприятиеләрнең берсе – Радмир Мөхәрәмов җитәкчелегендәге “Үзәк” МТСында шикәр чөгендереннән беркайчан да баш тартмадылар. Кунаклар килгәндә Шәрипкол авылы янындагы басуда шикәр чөгендере чәчү белән мәшгульләр иде. Ә Түбәнге Төкен авылында министр Рөстәм Кормаевның крестьян-фермер хуҗалыгында яңа ферма төзелеше белән танышты.