Балтач районында мөһим кампаниягә Куйбышев исемендәге кооператив уңганнары старт бирде.
Хуҗалыкта язгы кыр эшләренә моннан ике атна элек үк тотынганнар иде. Игенчеләр 1 500 гектарда дым каплатты, 800 гектарда күпьеллык үләннәрне тырматты. Быел яз салкын килү сәбәпле, кыр эшләре ун көнгә соңрак башланган. Шулай да игенчеләр чәчүне соңлатмаска тырыша. Дым булган, туфрак өлгергән чакта буразналарга орлык салып калдырырга тырыша алар.
— Быел язгы чәчүне 3800 гектарда башкарып чыгарга ниятлибез. 600 гектарда уҗым культураларын чәчеп калдырган идек. Чәчү мәйданнарын 500 гектарга киңәйттек. Беренче гектарларга солы, арпа чәчәбез. Аннары бодай, карабодай, рапс, җитен, иң соңыннан кукуруз, — ди хуҗалык җитәкчесе Фәрит Сафин, басуларда быел эшнең тагын да артуын билгеләп.
Бүген хуҗалык басуларында “ДТ-75”, “Т-150” тракторларында эшләүче механизаторлар Фәрит Галләмов, Нил Садыйков, Айдар Муллануров, “МТЗ-82”не иярләгән Равил Муллануров, Финат Галимҗанов, Илдус Садыйков, “К-701”гә идарә итүче Илдус Хәсәнов, Илшат Әхтәриевка басуда эш җитәрлек. Күптән түгел генә лизинг буенча кайтартылган “МТЗ-1221.3” тракторын хуҗалыкның алдынгы механизаторы Илфат Хәсәновка ышанып тапшырганнар.
Кыскасы, бу көннәрдә Кубышев кооперативы басулары куәтле техника гөрелтесенә күмелгән. Игенчеләр аяз көннең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланырга тырыша.
— Кәеф көр, күңел күтәренке. Игенченең уңышы, беренче чиратта, һава шартларына бәйле. Көннәр уңай торса, чәчү эшләрен тиз көннәрдә башкарып чыгу мөмкинлеге бар, — ди Фәрит Владик улы.
Басу уңганнары хаклы: көне елны туйдыра торган вакытта тырышып эшләми мөмкин дә түгел. Кул артыгыз җиңел булсын, егетләр!