5 май күрсәткечләренә караганда, Башкортстанда сабанашлык чәчү 380 мең гектар мәйданда башкарылган.
Бу барлык күләмнең 20 проценты диярлек. Аграрийларга барлыгы 2 миллион гектарга якын мәйданнарда чәчәргә кирәк булачак. Республикада соңгы тәүлектә сабан культуралары мәйданнарының үсеше 90 мең гектарга якын тәшкил иткән. Илеш һәм Дүртөйле районнарында чәчү кампаниясен барысыннан да активрак алып баралар, анда эшләр яртылаш башкарылган.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эш планнары нигезендә, агымдагы елның язгы кыр эшләрендә чәчүгә туфрак әзерләүдә 10,6 меңнән артык трактор агрегаты (җиһазлар белән) катнаша. Төбәктә авыл хуҗалыгы техникасы паркын актив яңарту хисабына агымдагы елда туфрак эшкәртү агрегатлары, узган ел белән чагыштырганда, 480 берәмлеккә күбрәк җәлеп ителәчәк, чәчү агрегатлары - 180 берәмлеккә күбрәк.
- Республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре 1,8 миллиард сумлык 778 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы һәм кирәк-ярагы сатып алды, бу узган елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 1 миллиард сумга артыграк, - диде республика авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә булган техника паркы, һава торышы яхшы булганда, тәүлегенә 100 мең гектардан артык сабан культуралары чәчәргә мөмкинлек бирәчәк.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте сайтыннан.