+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
9 Май 2021, 13:20

“Барысы да фронт өчен!”

Тылдагы хезмәт хәлиткеч көч булды.

Тылдагы хезмәт хәлиткеч көч булды.
Бөек Ватан сугышы башланганчы СССР халкының күпчелеген авылда яшәүчеләр тәшкил итә. Фашистик Германия һөҗүменнән соң илнең төп аграр төбәкләре булып саналган республикалар бер-бер артлы дошман корбанына әверелә. Ә сугыш хәрәкәтләреннән ерак торганнары илебезнең оборона куәтен үстерүдә, җиңүне якынайтуда һәм фронтны азык-төлек белән тәэмин итүдә хәлиткеч роль уйный.
1941 ел авыл өчен иң авыр ел була. Чөнки Кызыл Армиягә чакыруны кичереп торган “бронь” авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә бөтенләй диярлек кагылмый. Һәм сугыш башлангач, крестьян гаиләләре — үзләренең тамагын туйдыручы ир-егетләрдән, ә тармак төп эшче көчләрдән мәхрүм кала. Мобилизация башлангач, авыл хуҗалыгындагы авыр крестьян хезмәте нигездә хатын-кызлар, өлкән яшьтәгеләр, үсмерләр һәм балалар җилкәсенә торып кала.
Рәсми мәгълүматларга караганда, Бөек Ватан сугышы елларында илдә авыл хуҗалыгы эшчәннәренең — 75, МТС механизаторларының — 55, комбайнчыларның — 62 һәм тракторчыларның 81 процентын хатын-кызлар тәшкил иткән. Тарихта шундый мәгълүмат та бар: Кызыл Армия сафларында хезмәт итүчеләрнең 80 проценты чамасы турыдан-туры авылдан чакырылган. Бөек Җиңүне якынайтуга 1941 елда 3 миллион 158 мең кеше яшәгән Башкортстан да зур өлеш кертә. Рәсми мәгълүматларга караганда, Бөек Ватан сугышы елларында республикадан фронтка барлыгы 710 меңнән күбрәк кеше киткән һәм шуның 300 мең чамасы яу кырында ятып калган.
Бу чорда республикадан хезмәт армиясенә алынучылар саны 106 мең кешедән арта. Авыл халкы да ил өчен сынау елларында яудагы солдат батырлыгына тиң геройлык күрсәтте. 1941 елда фашистик Германиянең кинәт һөҗүм итүе Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк авылга зур югалтулар китерде. Мәкерле дошманның беренче айлардагы яшен тизлегендәге “җиңүләре” илебезнең көньяк төбәкләрендә уңдырышлы мәйданлы республикаларның авыл хуҗалыгын нигездә юкка чыгарды. Югары продуктлы авыл хуҗалыгы җитештерүенә ия булган аграр хуҗалыклар ут-ялкын астында калды. Бу хәл илне азык-төлек белән тәэмин итүне катлауландырды.
1940 елда илдә 235 500 колхоз исәпләнсә, 1941 ел ахырында бу сан 86 мең 500гә кими, совхозлар саны — 1470, машина-трактор станцияләре аңа кадәр булганнан 2170кә азая. Дошман тарафыннан оккупацияләнгән территорияләр сугышка кадәр илдәге шикәр чөгендеренең — 87, техник культураларның һәм терлекчелек продукциясенең — 50 һәм ашлыкның 40 процентын җитештергән була. 1942 елда колхоз-совхозлар карамагында булган техниканың, атларның күп өлеше фронтка озатыла башлый. Авылларда эшче куллар җитешмәү нык сизелә. Тарихчылар билгеләвенчә, авылда яшәүчеләрнең тормыш һәм эш шартлары, яшәеш хәле шәһәрдәгедән байтакка авыррак була. Авыл хуҗалыгында, крестьян ихаталарында җитештерелгән продукциянең барысы да диярлек дәүләткә тапшырыла, тыл хезмәткәрләренә эш көне өчен билгеле бер күләмдә ашлык һәм бәрәңге бирелә.
Белешмә. Башкортстанда 1941 ел ахырына авылда эш көчендәге кешеләр саны — 36, ә 1942 ел ахырына 55 процентка кадәр кими. Рәсми мәгълүматлардан күренүенчә, техника һәм авыр хезмәткә яраклы кешеләр җитешмәүгә карамастан, Башкортстанда 1942 елда 2,3 миллион гектардан артык мәйданда, ягъни дәүләт планының 97 проценты дәрәҗәсендә, чәчү эшләре башкарыла. 1943 елда илнең дошманнан азат ителгән территориясендәге элекке колхоз-совхозлар җимереклекләр астында кала. Фронтка азык-төлек һәм чимал озату нигездә Идел буе, Себер, Казахстан һәм Урта Азиядәге аграр хуҗалыклар җилкәсендә була. Биредә яшәүчеләр, гомумән алганда, 1940 ел белән чагыштырганда, уҗым культуралары мәйданын — 2 миллион гектарга, ә печәнлекләрне 67 процентка арттыруга ирешә. Әлеге төбәкләр тырышлыгы белән терлек саны сугышка кадәр күрсәткечтән байтакка арта, армияне һәм ил халкын — азык-төлек, ә сәнәгатьне чимал белән тәэмин итү яхшыра.
Белешмә. Башкортстанның статистика идарәсе мәгълүматлары буенча, 1943 елның 1 гыйнварына республикада авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр белән тәэмин ителеш 55,6 процент тәшкил иткән. Башкортстанның тракторчы хатын-кызлар бригадалары Бөтенсоюз социалистик ярышына актив кушыла. Дарья Гармаш бригадасы чакыруын Башкортстанда беренче булып Ленин орденлы Дүртөйле МТСы тракторчы хатын-кызлар бригадасы кабул итә. Орденлы Фәүзия Каһарманова бригадасы әгъзалары сезон дәвамында һәр тракторга кимендә 900 гектар җир сөрергә һәм 15 процент ягулыкны янга калдырырга йөкләмә ала. Дүртөйлелеләр башлангычына республиканың күпчелек районнары хатын-кызлары кушыла...
1944 елда илдә сәнәгать һәм аграр секторда тулай продукция җитештерү күләме, сугыш алды еллары дәрәҗәсеннән дә артып, 1940 елга карата 104 процентка җитә. Ә корал һәм техника җитештерү 312 проценттан арта. Мондый казанышлар Совет Армиясенең гитлер Германиясен җиңү юнәлешендә хәлиткеч көчне тәэмин итә. 1941 елның июленнән 1944 елның 1 июненә кадәр Башкортстан фронтка 72,5 мең башка якын ат, 4878 тонна йон һәм 181 берәмлек җиңел автомобиль, 743 берәмлек трактор озата. 1941-45 елларда республика хуҗалыклары дәүләткә 160 миллион пот ашлык тапшыра. Илебез планета халкын фашизм коллыгыннан азат итүдә мөһим роль уйнады һәм иң зур югалтуларга, корбаннарга дучар булды. 1945 елның Бөек Җиңү көне еллар үткән саен ерагая барса да, халкыбызның каһарманлыгы турында данлы сәхифә кадерләп сакланып, буыннардан-буыннарга күчә барыр.
Сәхифәне Олег ТӨХВӘТУЛЛИН әзерләде.
Читайте нас