+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
11 Май 2021, 09:30

Басу батырларын “Ватцапп” аша табып ашаталар

Гадәттә, май бәйрәмнәренә чәчүнең кызган мәле туры килә. Кемдер ял итә, ә игенчеләр өчен бу — иң җаваплы чор: кыска вакыт эчендә, җирдә җитәрлек дым булганда һәм һава торышы яхшы торганда, сабанашлык һәм башка культураларны чәчеп өлгерергә кирәк.

Гадәттә, май бәйрәмнәренә чәчүнең кызган мәле туры килә. Кемдер ял итә, ә игенчеләр өчен бу — иң җаваплы чор: кыска вакыт эчендә, җирдә җитәрлек дым булганда һәм һава торышы яхшы торганда, сабанашлык һәм башка культураларны чәчеп өлгерергә кирәк.

Кырмыскалы районы игенчеләре дә ял көннәрсез, көнне төнгә ялгап эшли. “Шәйморат” фермер хуҗалы­гы басуларында да трак­торлар гөрелтесе бер минутка да тынмый. Менә инде икенче ел орлыкчылык юнә­леше буенча махсуслашкан хуҗалык җи­тәкчесе Артур Нургалиев билгеләвенчә, чәчү чо­рында эшләр ике сменада оештырыла. Быел алар басуга 19 апрельдә үк чыккан, 500дән артык гектарда – җитен, 70 гектарда – арпа, 40 гектарда – солы, 80 гектарда – борчак, 340 гектарда сабан бодае чәчелгән. Соң­гысын хуҗалыкта 500 гектарда чәчәргә планлаштырыла, аның 400 гектарында суперэлита сортлар урын алачак. 300 гектарда көнбагыш чәчеләчәк. Шулай ук быел 400 гектарлы күпьеллык үләннәр мәй­данын тагын да 100 гектарга арттырырга ният­лиләр. “Шәйморат”та эре маллар кимү сәбәпле, мал азыгы культуралары, башлыча, орлык өчен үстерелә. Шулай ук хәзер пайчыларга салам урынына печән бирәчәкләр. Уҗым культуралары да 1000 гектарда чәчелгән иде, бер өлешен яңадан чәчәчәкләр.
Сабан ашлыгын чәчүгә төшкән көнне биредә Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов та булды. Ул хуҗалыкта эшләр торышына яхшы бәһа биреп, игенчеләргә уңышлар теләде.
Әлеге вакытта басуларны “Massey Ferguson” маркалы куәтле ике трактор һәм турыга чәчәргә мөмкинлек бирүче “Cherardi” чәчкечләре иңли. Навигаторлар белән җиһазландырылган заманча техника төнлә дә эшләрне сыйфатлы итеп башкарырга мөмкинлек бирә. Механизаторлар кабинада махсус монитор буенча күзәтеп кенә бара. Шуңа эшләве әллә ни авыр түгел, ди бу оешмада дистә елдан артык хезмәт салучы һәм мондый техникага инде күнегеп беткән Петр Железогло.
Шунысын да билгеләп үтми мөмкин түгел: биредә яңалыкны сынаудан курыкмыйлар. Менә инде берничә ел рәттән шәйморатовлылар “ноу­тил” технологиясе буенча җирне алдан сөрми генә чәчә.
“Бүгенге көндә бу — иң отышлы ысул”, — ди җитәкче.
Игенчеләрне тукландыру мәсьәләсе дә яхшы оештырылган биредә. “Муравей” җәмгыяте белән килешү төзелгән, бу оешма төшке һәм кичке ашларны игенчеләргә басуга китерә. Шунысын дә әйтергә кирәк: болай да кызу чорда алтынга тиң вакытны бушка сарыф итмәс өчен “WhatsApp” мессенджерында махсус төркем булдырганнар. Һәр механизатор үзенең кайдалыгын шул төркемгә җибәрә, аларга ризыкны шул урынга китереп бирәләр.
Хуҗалыкта эшләүче 4 кеше читтән килгән, аларга да яшәү һәм туклану өчен яхшы шартлар булдырылган. Мәсәлән, Фәрит Кәримов бу хуҗалыкта бишенче сезон эшли. Тумышы белән ул Баймак районыннан. Иртә яздан килә һәм урып-җыю эшләре тәмамлангач кына кайтып китә. Эш шартларыннан, хезмәт хакыннан да канәгать ул. Ошамаса, бишенче ел килмәс идем, дип елмая. “Заманча техникага гына күнегүе авыррак булды, ә җир эше кечкенәдән таныш”, — ди Фәрит Алтынгуҗа улы. 25 ел тирәсе ул колхозда эшләгән, хуҗалыклар таркалгач, “Ашыгыч ярдәм” машинасына утырган. Менә хәзер янә күңеленә хуш эш белән шөгыльләнә.
Хуҗалыкта чәчү эшләре тәмамлангач, башка авыл хуҗалыгы предприятиеләренә ярдәмгә чыгарга исәп тоталар. Куәтле техника булгач, безнең хезмәтләргә ихтыяҗ зур, ди Артур Нургалиев.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.
Читайте нас