Республиканың кайбер районнары аны алуда аеруча зур активлык күрсәтә.
Башкортстан аграрийларына кыска сроклы ташламалы кредитлауга 293 гариза хупланды, аларның гомум суммасы 9,5 миллард сум тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны республика Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов китерде.
Агросәнәгать комплексын кыска сроклы ташламалы кредитлау механизмын гамәлгә ашыруга төбәккә бирелгән лимит (процент ставкасын субсидияләүгә) федераль аграр ведомство тарафыннан 291,3 миллион сум күләмендә билгеләнгән. Чагыштыру өчен - узган ел лимит 287,2 миллион сум тәшкил иткән.
- Ташламалы кредитлау программасын гамәлгә ашыруда Мәләвез, Стәрлетамак, Федоровка, Кушнаренко, Дәүләкән, Илеш, Бүздәк, Бишбүләк, Ярмәкәй һәм Күгәрчен районнарының агросәнәгать предприятиеләре аеруча актив катнаша, - диде Илшат Фазрахманов.