+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
11 Мая 2021, 06:33

“Яз ашыкмаса, без ашыктырабыз!”

Чәчүлек мәйданнарын елдан-ел арттыра баручы Борай уңганнары шулай ди.Республикабыз басуларында таң сарысыннан кичке эңгер-меңгергә кадәр техника гөрелтесе тынмый, һәр төбәктә киеренке эш бара. Борай районы игенчеләре дә, һәр елдагыча, мул уңышка өмет итеп тир түгә. Басу-кырлардагы эшләр торышы белән безне район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Хәлил Минһаҗев таныштырды

Чәчүлек мәйданнарын елдан-ел арттыра баручы Борай уңганнары шулай ди.

Республикабыз басуларында таң сарысыннан кичке эңгер-меңгергә кадәр техника гөрелтесе тынмый, һәр төбәктә киеренке эш бара. Борай районы игенчеләре дә, һәр елдагыча, мул уңышка өмет итеп тир түгә. Басу-кырлардагы эшләр торышы белән безне район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Хәлил Минһаҗев таныштырды.

Хәлил Ислам улы белдерүенчә, быел районда игеннәр 49 мең гектардан күбрәк мәйданда үстереләчәк, шул исәптән бөртекле һәм кузаклы культуралар 32,5 мең гектар биләячәк. Уҗым культуралары 5,5 мең гектарда чәчелгән, алар яхшы кышлаган.
— Быелгы чәчү өчен 6,5 мең тонна орлык хәзерләнде, алар барысы да агроталәпләр буенча химик эшкәртелде, — диде баш агроном. — 350 тонна элита орлыклар сатып алынды. Минераль ашламалар кайтарту турында да вакытында хәстәрлек күрелде: алар физик авырлыкта 1080 тонна күләмендә тупланды.
Борай игенчеләре көннең һәр минутының кадерен белеп хезмәт сала. Бүгенгә уҗым культураларын тукландыру тәмамланган диярлек, 32 мең гектарда дым кап­латылган, 14 мең гектарда күпьеллык үләннәр тырматылган. Бөртекле һәм кузаклы культуралар 4 меңгә якын гектарда чәчелгән.
— Чәчүгә унбер хуҗалык төште, — диде Хәлил Ислам улы. — “Салават”, Ленин исемендәге, “Колос”, “Победа” җәмгыятьләрендә эшләр аеруча ырамлы бара. Фермерларыбыз да чәмләнеп хезмәт сала.
Шунысын әйтергә кирәк: былтыр Борайда чәчү мәйданнары 10 процентка арттырылды. Бу — моңа кадәр эшкәртелми яткан басуларны яңадан әйләнешкә кертү нәтиҗәсе. Үсемлекчелек, терлекчелек өлкәсендә эш башлаучы фермер хуҗалыклары өчен җирләр бүленеп рәсмиләштерелде. Кайчандыр чәчү әйләнешеннән төшеп калган, ташландыкка әверелгән басуларны эшкәртү арытаба да дәвам итәчәк.
Кызу чорда тоткарлыклар килеп чыкмасын өчен техниканың төзек булуы кирәк. Борайда хуҗалыкларның матди-техник базасын яңарту өстендә даими эшлиләр. Былтыр, мисал өчен, “Росагролизинг” аша 40 миллион сумлык яңа техника сатып алынган. “Колос”, “Салават”, “Урожай”, “Победа” җәмгыятьләре, Ленин исемендәге хуҗалык тракторлар, чәчү комплекслары кайтарткан.
Районда беренчеләрдән булып чәчүгә Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе уңганнары төшкән.
— Былтыр чәчү эшләрен күпкә иртәрәк башлаган идек. Быел яз ашыкмый килү сәбәпле, басуларга соңрак чыктык, — ди тәҗрибәле механизатор Рөстәм Солтанов.
Ул заманча чәчү комплексы белән җиһазландырылган куәтле “Кейс-425” тракторына идарә итә. Ярдәмчесе Данил Мостафин белән солы чәчүдә мәшгульләр.
— Техника көйле, ягулык-майлау материаллары да җитәрлек, — диде алар. — Әле җирдә дым мул, ул югал­ганчы орлыкларны җир куенына салырга кирәк дип тырышып эшлибез.
Фото: Х.Минһаҗев
Читайте нас