+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
12 Май 2021, 05:21

“Сабантуй” кыярлары апрельдә үк өлгерә!

Мул уңышны исә алдынгытеплица хуҗалыгында июль ахырына кадәр җыялар.

Мул уңышны исә алдынгы
теплица хуҗалыгында июль ахырына кадәр җыялар.

Апрель — “Сабантуй” җәмгыяте өчен җаваплы һәм күңелле ай, чөнки биредә уңыш җыю башлана. Хуш исләрен бөркеп торган кыярларны машиналар кибетләргә тонналап илтә. Халык “Редькино кыярлары”ның апрельдә сатыла башлавын белә, шуңа да кибетләрдә үзебезнең кыярларны эзли башлый. Кайдандыр кайтарыл­ган, кыйммәт кыярлар белән “Сабантуй”ныкын чагыштырырлыкмы соң?!

Редькино авылы янында урнашкан теплицаларда үстерелүче кыярларга “Редькино кыярлары” дигән атама ябышкан. Нәкъ шушында — ачык яланда бер гектар җирне биләп, сигез теплица комплексы урнаштырган “Сабантуй” җәмгыяте директоры, эшкуар Эльхан Гасанов. Комплекс ел әйләнәсенә кыяр үстерү белән шөгыльләнә. Биредә елына уңыш җыюның ике әйләнеше ясала — кыш уртасыннан җәй уртасына тиклем һәм җәй ахырыннан көз азагына кадәр. Кыскасы, бакчада үзебезнең кыярлар беткән яисә өлгермәгән чакта халык “Сабантуй” кыярларын ала.
Билгеле ки, уңыш җыйган вакытта гына түгел, ел әйләнәсенә биредә эш кайный. Уңыш муллыгы өчен барысы да мөһим, шуңа да орлык алуга, җирне, теплицаларны әзерләүгә зур игътибар бирелә. Туфрак урынына биредә минераль мамык кулланыла.
— Апрель башында беренче уңышны җыйдык. Быел да “Геракл” сортын сайладык, чөнки сатып алучылар аны югары бәяләде: кыяр бик тәмле, сусыл, озак саклана. Анализлар яшелчәләрнең югары сортлы булуын күрсәтә, — ди комплекс идарәчесе Әлфидә Мәкъсүтова.
Кыярлар өлгерү өчен биредә 24 градус җылылык һәм 85 процент дымлылык кирәк. Климатны үзәк компьютер көйли. Ашламалар кертү, җиргә су сибү белән дә компьютер “җитәкчелек итә”.
— Яшелчәләрне иртә белән җыябыз, нәкъ тәүлекнең шушы вакытында кыярлар микроэлементларга һәм дымга бай була, андый яшелчәләрнең тәме һәм файдалы сыйфатлары озак саклана, — ди Әлфидә ханым. — Былтыр 200 тонна уңыш җыйган идек, быел да шул күләмнән төшмәбез, дип уйлыйм.
Лилиана Миргазина теплицалар комплексында нигез салынганнан бирле эшли. Ул инде карашы белән үк кыярларның өлгерешен билгели.
— Сатуга үстергән кыярларның товар кыяфәте дә зур роль уйный, шуңа да аларны бер озынлыкка җиткәч, өзәргә кирәк. Гадәттә, без 15-18 сантиметр озынлыктагы яшелчәләрне җыябыз, аларның авырлыгы якынча 150-200 грамм килә. Яшелчәләрне көн аралаш җыябыз. Ә инде буш көннәрдә үсемлекләрне тәрбиялибез, мыекларын, ян сабакларын кисәбез, — ди ул.
Яшел оазис булып утыручы комплекста кыярларны июль азагына кадәр җыярга планлаштыралар. Ә инде көзгә яңаларын утыртачаклар.
Теплицада 145 меңнән артык чәчәк үсентеләре дә утыртылган. Биредә җитештерелүче петуния, бәрхет, сальвия, агератум шәһәр һәм район урамнарын бизәячәк.
— Узган елда чәчәкләргә ихтыяҗ зур булды, быел да тиз сатылыр дип ышанабыз. Урам чәчәкләреннән тыш, халыкта бакча гөлләренә дә ихтыяҗ зур, — ди Әлфидә Мәкъсүтова.
Бүген, импорт продуктларын киметүгә басым
ясалганда, әлеге оешманың эшчәнлеге зур социаль әһәмияткә ия: беренчедән, халык экологик яктан чиста һәм арзан яшелчәләр белән тәэмин ителә, икенчедән, бүгенге шартларда эш урыннары булдыру да хуплауга лаек.

Гөлнара Гыйлемханова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Краснокама районы.
Читайте нас