+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
14 Май 2021, 05:24

“Күчәрбай”да чөгендер... татлырак

Благовар районында табышлы культура елдан-ел зуррак мәйданнарда игелә.

Благовар районында табышлы культура елдан-ел зуррак мәйданнарда игелә.

Районда кыр эшләренә беренче­ләрдән булып “Башкир-агроинвест” җәмгыяте хуҗалыкла­рында керештеләр. Алар арасында “Күчәрбай” бүлеге иң эресе — биредә быелгы чәчү мәйданнары 15 мең гектар тирәсе тәшкил итә. Игелүче төп культуралар булып бөртеклеләр һәм шикәр чөгендере тора.

Бу җәһәттән шуны да билгеләп үтик: “Башкир-агроинвест” — Чишмә шикәр заводы карамагындагы авыл хуҗалыгы предприятиесе. Аңлашы­луынча, шикәр чөгендере игү биредә өстенлекле санала. “Күчәрбай” бүлегендә, мәсәлән, быел “татлы тамыр” плантацияләре 2875 гектар тәшкил итәчәк. Үткән елдан сабак алып, шикәр җи­тештерүне арттыру максатында чәчү­лекләр 200 гектарга киңәйтелде.
Хәзерге вакытта хуҗалыкта барлык техник куәтләр бөртеклеләр чәчүгә юнәлтелгән. Шунысы куаныч­лы, уҗым­нар яхшы кышлаган, атап әйткәндә, 1880 гектардагы бодайны яңадан чәчәргә туры килмәячәк. Әйткәндәй, заманча пред­приятиедә техника паркы даими рәвештә яңартыла. Быел гына, мәсәлән, яңа “Кейс” тракторы кайтарылды. Моннан тыш, куәтле чәчү агрегаты, чәчү алды культиваторы, тырма комплекты алдылар. Тоташ алганда исә, хуҗа­лыкның чәчү комплексы илледән артык техника берәмлегеннән тора. Моңа бәйле, басу эшләре киң колач белән бара, иртә бөртекле культуралар мәйданының өчтән бер өлеше чәчелгән дә инде. “Күчәрбай” бүлегендә чәчү әйләнешенә яңа культуралар кертү дә көтелә. Рапсны, мәсәлән, 440 гектарда чәчү күздә тотыла. Тәҗрибә рәвешендә быел 76 гектарда мал азыгына кузаклы культуралар үстермәк­челәр.
Заманча авыл хуҗалыгы предприятиесе буларак, “Күчәрбай” бүлегендә кыр эшләре алдынгы технологияләр нигезендә алып барыла. Химик матдәләр куллануда өзеклек­ләр юк. Быелгы чорга
2 мең тоннадан артык минераль ашлама тупланган. Бер сүз белән әйткәндә, басулар быел да сыйны мулдан алачак. Монысының инде ахыргы нәтиҗәгә дә йогынтысы зур.
Соңгы елларда “Башкир-агроинвест” җәмгыяте ашлык җи­теш­терү буенча районда алдынгы урыннарны биләп килә. Быелгы кыр эшләре барышы — хуҗалыкта киләсе уңышның ныклы нигезе салынуына анык мисал. Җәм­гыятьнең “Мирный” бүле­гендә дә язгы басу эшләре җитез темплар белән бара. Эш күләме буенча туфрак эшкәртүдә механизаторлар арасында тракторчы Владимир Корнеевка тиңнәр аз. Ул “Джон-Дир” тракторында культивация үткәрә. Гомумән, уңган һәм булдыклы яшь механизаторның кулыннан кил­мәгән эш юк. Басу эшләре башлану белән ул үзйөрешле “Туман” агрегатында ашлама сиптерүдә катнашты. Хәзер исә кыр эшләренең алгы сызыгында – басуларны чәчүгә әзерли.
Благовар районы хакимияте башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Рамил Харрасов әйтүенчә, басу эшләре оешкан төстә бара. Моңа уңайлы һава шартлары да булышлык итә. Район буенча язгы чәчүне 58770 гектарда башкару каралган. Шуларның 37 мең гектарын сабанашлык бөртеклеләр тәшкил итә. 12 меңнән артык гектарда – бодай, 17 мең гектарда арпа чәчү планлаштырылган.

Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Читайте нас