Мөһим кампаниягә җитди әзерлек белән килгән Яңавыл районында уңышның мул булачагына зур өметләр баглыйлар.
Яңавыл районында язгы кыр эшләре гөрләп бара. Бүген инде чәчелгән территорияләр барлык чәчүлек мәйданнарының яртысыннан күбрәген тәшкил итә.
“ИТС-АГРО” җәмгыяте басуларында эшләр аеруча оешкан төстә бара. Хуҗалыкның баш агрономы Владислав Әсхәтов белән без басуда очраштык.
— Көннәр матур торгач, эшләр аеруча кызу бара. Рапсның соңгы гектарларын чәчәбез. Берәр атнадан кукурузга күчү исәбебез, — ди ул. — Егетләргә әфарин, аяз, җылы көннәрне нәтиҗәлерәк файдаланып калырга тырышалар, ару-талу белми эшлиләр.
Язгы кыр эшләрен уңышлы тәмамлау өчен барлык мөмкинлекләр бар. Техника җитәрлек. Яңа техника югары җитештерүчән һәм күпкә уңайлы, ягулык-майлау материалларына кытлык юк, ашлама да күпләп кайтарылды.
Бүгенге көндә хуҗалык басуларында ике агрегат эшли. Заманча, куәтле “Барго”ны Султый авылы янындагы басуда механизатор Радик Гыйльмуллин иярләгән иде. Басу уңганнары тырышлыгы белән 2293 гектарда — язгы культуралар, шул исәптән 380 гектарда арпа, 434 гектарда рапс, 989 гектарда бодай, 207 гектарда берьеллык үләннәр һәм башка культуралар чәчелгән, 276 гектарны кукуруз биләячәк.
— Көннәр бүгенгедәй уңай торса, чәчкән орлыклар тиз тишелеп чыгачак, — ди Радик Гыйльмуллин.
Игенчеләрнең тырышлыгы мактауга лаек, аларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә безнең өстәлләребез дә икмәкле. Агымдагы хуҗалык елында да аларга уңышлар гына юлдаш булсын!
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Яңавыл районы.