+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
17 Мая 2021, 06:42

Җиргә сөю балачактан тәрбияләнә!

Кушнаренко 1нче урта мәктәбендә агросыйныф ачылды.Авыл хуҗалыгы тармагы өчен белгечләр әзерләү — бүген көнүзәк мәсьәләләрнең берсе: илебезнең барлык диярлек төбәкләрендә дә аларга кытлык күзәтелә. Кушнаренко районында әлеге мәсьәләне хәл итүнең яңа юлын тапканнар: биредә мәктәп укучыларын кечкенәдән җирне яратырга, үз куллары белән җиләк-җимеш, яшелчә үстерергә, төрле тәҗрибәләр үткәреп, мул уңыш алырга өйрәтәләр. Моның өчен 1нче мәктәптә аграр сыйныф ачылган. Бүген ул уңышлы эшләп килә.

Кушнаренко 1нче урта мәктәбендә агросыйныф ачылды.

Авыл хуҗалыгы тармагы өчен белгечләр әзерләү — бүген көнүзәк мәсьәләләрнең берсе: илебезнең барлык диярлек төбәкләрендә дә аларга кытлык күзәтелә. Кушнаренко районында әлеге мәсьәләне хәл итүнең яңа юлын тапканнар: биредә мәктәп укучыларын кечкенәдән җирне яратырга, үз куллары белән җиләк-җимеш, яшелчә үстерергә, төрле тәҗрибәләр үткәреп, мул уңыш алырга өйрәтәләр. Моның өчен 1нче мәктәптә аграр сыйныф ачылган. Бүген ул уңышлы эшләп килә.

— Аграр сыйныфны тәҗрибәле укытучыбыз Эдуард Әлимбәков җитәкли, — ди мәктәп директоры Ринат Идрисов. — Үз эшенә мөкиббән шәхес ул. Чагыштырмача кыска вакыт эчендә аграр сыйныфның матди-техник базасын баетуга да, укыту программасын камилләштерүгә дә зур өлеш кертте. Аның укучылары төрле бәйгеләрдә катнаша, үз проектларын тәкъдим итеп, тәҗрибәләре белән уртаклашып, күркәм җиңүләр яулый.
— Балалар аграр сыйныфта бик теләп, яратып укый, — диде әлеге сыйныф җитәкчесе Эдуард Әлимбәков үзе дә. — 11-13 яшьлек 42 бала агросыйныфта белем ала. Без алар белән махсус кабинетта биология фәнен тирәнтен өйрәнү белән беррәттән, гамәли эшләргә, ягъни мәктәп янындагы бакчада хезмәт салуга зур игътибар бүләбез. Мисал өчен, балалар үз куллары белән көзен төрле җимеш куаклары утыртты. Алар, барыбызны да сөендереп, матур гына алынып китте. Кышын үзебезнең кабинетта тәҗрибәләр үткәрдек: безнең инде савытларда бәрәңге чәчәк атты, суган, кишер, башка яшелчәләр үстердек.
Аграр сыйныфта белем алучы кызлар һәм малайлар алмагачның “Башкорт сылуы”, “Кояш бүләге”, “Башкортстан җәе”, “Башкортстан Бельфлеры”, виноградның “Юбилей”, “Стреляева истәлегенә”, “Карагай” сортларын үстерә, шулай ук кура җиләге, карлыган, крыжовник, кара миләш, гөлҗимеш утырткан. Бакча җиләген алар Митлайдер методы буенча үрчетә.
Агросыйныф җитәкчесе әйтүенчә, балалар тирә-як мохитне, үсемлекләрне саклау алымнарын җентекләп өйрәнә, экскурсияләргә йөри, урман, елга буйларын чистарту буенча экологик өмәләрдә катнаша. Ә быел Башкорт дәүләт аграр университеты белгечләре махсус лекцияләр белән мәктәпкә киләчәк. Арытаба Кушнаренко 1нче мәктәбенең агросыйныфын БДАУ галимнәре белән тыгыз хезмәттәшлектә үстерү күз уңында тотыла.
Агросыйныфта белем алучы балалар остазлары белән кыска метражлы фильмнар да төшерә. Былтыр Алина Янбирдина, Илвина Дашкова һәм Денис Князев үзләренең иҗади эшләре белән балалар арасында үткәрелгән “Башкортстан канатлары” дип аталган табигать яратучыларның I Республика кыска метражлы фильмнар бәйгесендә “Кошлар хакында юмор белән” номинациясендә беренче урын яулаган. Быел исә Лаура Әлимбәкова “Канатлы калейдоскоп-2021” республика бәйгесендә җиңүче дипломына лаек булган.
— Укучыларыбыз арасыннан киләчәктә үз эшен яратучы аграр тармак белгечләре чыгар дип ышанабыз, — ди Эдуард Әлимбәков.
Фото: М.Латыйпова.
Читайте нас