+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
18 Май 2021, 09:22

Иртә чәчкән – уңган

Халык әйтеме быел да үзен аклый.

Халык әйтеме быел да үзен аклый.

Республикада язгы басу эшләре тәмамлану алдында. Соңгы мәгълүматлардан күренүенчә, планлаштырылган мәйданнарның 70 процентында чәчү башкарылган. Әлшәй, Илеш, Стәрлебаш, Балтач, Авыргазы, Кырмыскалы районнары игенчеләре иртә бөртеклеләрне чәчеп бетереп килә.

Алдынгы төбәкләр арасында Бүздәк районы да бар. Быел биредәге чәчү мәйданнары 77 мең гектардан арта, сабанашлык культуралары 37 мең гектар били, алардан өстенлекне арпа һәм бодай алып тора. Атап әйткәндә, бодай быел 16 мең гектарда үстереләчәк.
Аерым хуҗалыкларда иртә бөртеклеләр чәчү соңгы гектарларда бара. “Нерал-Бүздәк” җәмгыя­тендә һәм “Хәбибрахманова Ш. М.” крестьян-фермер хуҗа­лыгында быел язгы басу эшләре аеруча оешкан төстә үтә. Әлеге хуҗалыклар механизаторлары кыр эшләрен районда беренчеләрдән булып башлап җибәргән иде. Иртә бөртеклеләр чәчүне тәмамлап, хәзерге вакытта биредә сызма культуралар чәчүгә төштеләр. Һава торышы уңайлы булганга, эш ырамлы бара. “Нерал-Бүздәк”тә, мәсәлән, язгы чәчүне 25 майга төгәлләү бурычы куелган.
“Башкир-агроинвест” җәмгыя­тенең Түреш бүлеге — нигездә, шикәр чөгендере үстерүгә мах­суслашкан хуҗалык. Әлеге сызма техник культураны быел ике меңнән артыграк гектарда игү план­лаш­тырылган. Әйткәндәй, район хуҗа­лык­лары арасында бу — иң зур күр­сәткеч. “Башкир-агроинвест” үсемлекчелек белән дә шөгыльләнә. Сабанашлык бодайны, мәсәлән, өч мең гектардан артыграк мәйданда үстермәкчеләр.
“Колос” җәмгыяте — элекке “Бүздәк” совхозы билә­мәләрендә оештырылган хуҗа­лык. Яңа Килем авылы янәшә­сендәге басуда механизатор Сергей Фидурайкин
“Т-150” тракторында арпаны соңгы гектарларда чәчә. Бу урында шуны да билгелик: Сергей Анатольевич – районда киң билгеле игенче, берничә тапкыр һөнәре буенча төбәк чемпионы булып танылды. Ул Михайловка авылында туып-үскән, язмышын да туган төбәге белән бәйләгән. 2000 елда хәрби хезмәтен тутырып кайткан да тракторга утырган. Хәзерге көндә эшләгән
“Т-150”тракторы – өр-яңа, шушы көннәрдә генә Илеш райо­нындагы махсуслашкан пред­приятиедән кайтарылган. Тәҗри­бәле механизатор әйтүенчә, бу трактор – бик ышанычлы техника.
Чәчүне тәмамлаган хуҗалык­ларда басу эшләре дәвам итә. Атап әйткәндә, чәчүлекләрне тәрбияләү бара, аерым урыннарда химик утау башланды.

Фәнүр ГыЙльманов.
Читайте нас