+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
18 Май 2021, 09:18

“Нәзек бил”ләр бездән ярдәм көтә

20 май — Халыкара бал кортлары көне.

20 май — Халыкара бал кортлары көне.

Бал кортлары — бик борынгы җан ияләре. Галимнәр фикеренчә, алар моннан 50 миллион ел чамасы элек барлыкка килгән. Бал җыючы беренче бал кортлары шөпшәләрдән барлыкка килгән дигән фараз бар. Эволюция барышында нәзек билләр яшь үрчемне үсемлек нектары белән генә туендыруга күчкән һәм әлеге вакытта да алар “терлек ризыгы” белән түгел, ә үсемлек серкәләре белән туклана. Бал кортларының миллионнарча ел буе үсемлек-агачларны серкәләндерүе табигатьнең төрлеләнүенә, планетада флораның тагын да үсешенә этәргеч биргән.
Бөтендөнья бал кортлары көне игълан ителүнең дә төп максаты кешеләрне әлеге проблемаларга якынрак китерүгә, нәзек билләрнең планетада яшәүчеләргә бәясез ярдәм күрсәтүен аңларга булышлык итүгә юнәлтелгән.
Чын мәгънәсендә халык бәйрәменә әверелгән әлеге тарихи көн Словения рәссамы һәм умартачысы Антон Янша исеме белән бәйле. Узган гасырларда яшәгән шәхеснең умартачылык буенча киңәшләре һәм хезмәтләре әлеге вакытта да дөнья күләмендә әһәмиятен югалтмаган.
Антон Яншаның бу өлкәдәге күпкырлы хезмәтләре 2017 елда Словения Республикасына дөнья җәмәгатьчелегенә Бал кортлары көнен билгеләү турындагы мөрәҗәгать белән чыгарга этәргеч бирә. Бәйрәм көн итеп данлыклы умартачының туган көне — 20 май билгеләнә.

Бәйрәмнең максаты

Хәзерге вакытта бал кортлары планетадагы бөҗәкләр арасындагы эволюциядә иң югары дәрәҗәгә җитүче җан иясе булып исәпләнә. Әйткәндәй, дөньяда җитештерелгән үсемлекчелек продукциясенең — 35 проценты, шулай ук, 87 төрдәге төп авыл хуҗалыгы культураларының уңышы һәм төрле үсемлекләрдән эшләнгән бик күп дару препаратларының “язмышы” бал кортлары һәм кошларның үсемлекләр дөньясын серкәлән­дерүенә бәйле. Исәпләүләр күрсәтүенчә, дөньядагы барлык җимеш төрләре һәм орлыклы азык-төлек культураларының дүрттән өч өлеше серкәләндерүгә мохтаҗ.
Планетада яшәүчеләрнең азык-төлек хәвефсез­леген тәэмин итүдә бал кортлары мөһим роль уйный, дигән фикер белән бәхәсләшү урынсыз. Чөнки аларның кимүе үсемлекләр дөньясында чагылыш табачак. Кызганычка каршы, галимнәр исәпләвенчә, 1950 еллардагы белән чагыштырганда, дөньяда бал кортлары саны 50 (!) процентка кимегән. Шунысы да игътибарга лаек: умартачылар үзләре тәрбияләгәннәрен саклау, аларның санын арттыру максатында төрле чаралар кулланып тырышлык салса, кыргый нәзек билләр күп илләрдә бөтенләй дә хуҗасыз, яклаучысыз. Соңгы елларда, мәсәлән, АКШның һәм Европаның төрле төбәкләрендәге кыргый бал кортларының 75-90 процентка кадәр үлүе турындагы хәбәрләр бар. Һәм бу проблемага зыян күрүче илләр генә түгел, ә умартачылык тармагы булган барлык дәүләтләр дә бер максат белән карарга тиеш.
Бөтендөнья бал кортлары көнен рәсми рәвештә Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль ассамблеясе игълан итте һәм, рәсми дата буларак, ул 2018 елдан башлап билгеләнә.

Русиянең өлеше

Бөтендөнья базарында Русия бал җитештерүдә лидерлык статусын кайтарырга тиеш! Байтак еллар элек үк илнең аграр сәясәтендә билгеләнгән шушы бурыч бүген дә үзенең актуальлеген югалтмаган. Тарихи мәгълүматларга караганда, 1917 елга кадәр Русия умартачылары сыйфатлы продукцияне һәм аның эшләнмәләрен үзебезнең ил халкын гына туендырырлык итеп җитештермәгән, аны бөтен дөнья буйлап та тараткан, сәүдә иткән. Хәтта бал продукцияләренең Европа императорлары табынына озатылуы да мәгълүм.
Умартачылык совет чорында да авыл хуҗалыгында мөһим тармак булып исәпләнде. Кызганычка каршы, 1990 еллардагы реформалардан соң, әлеге юнәлештә ирешелгәннәр югалды һәм тармак тирән кризис корбаны булды.
Әлеге вакытта Русия дөньяда иң күп бал җитештерүче тәүге 10 ил исемлегендә һәм тулай җыемда аның өлеше 3,5 процент тәшкил итә. Соңгы елларда балның төп импортёрлары АКШ, Германия, Япония, Бөек Британия булды.
Әлбәттә, Русиянең ни сәбәпле дөньяда бал җитештерүдә беренчеләр исемлегендә булмавы сер түгел. Аның төп сәбәпләре аграр җитештерүдә кулланылган пестицидларның умартачылык үсешенә кире йогынтысына, бал кортларында очрый торган йогышлы авыруларга каршы көрәшүнең нәтиҗәсез булуы һәм илдә җитештерелгән балның сыйфат һәм башка күрсәткечләр буенча дөнья стандартларына җавап бирмәве белән бәйле. Ничек кенә булмасын, болар һәммәсе дә яңа дәүләт сәясәте һәм яңа камил законнар кирәклеген күрсәтә.
Белешмә. Федераль ведомство мәгълүмат­ларыннан күренүенчә, соңгы ике елда Русия бал экспорты буенча дөньяда 39нчы урыннан күтәрелә алмады. Әйтик, 2019 елда нибары 5,6 миллион долларлык бал экспортланды. Аның 81 проценты Австриягә, Франциягә һәм Молдавиягә озатыл­ган. Кытай шул чорда елына 235,3 миллион долларлык бал саткан. Дөнья экспортында аның өлеше 11,8 процентка җитә.
— Кызганычка каршы, илебездә бал кортлары гаиләләренең азаю сәбәпләре җитди өйрәнелмәде һәм үсемлекләрне серкәләндерү дәрәҗәсенең түбән булуына игътибар җитешмәде, — ди Умартачылык буенча федераль фәнни үзәкнең әйдәүче белгече, профессор Анатолий Савин. — Бал кортлары юк икән — өстәлдә ризык та ярлыланачак. Русиядә бал кортлары таләп ителгән дәрәҗәдән 4 тапкыр, ягъни 3,5 миллион күчкә (гаиләгә) азрак. Авыл хуҗалыгы культураларын тиешле дәрәҗәдә серкәләндерү өчен безнең илдә 10-12 миллион бал корты гаиләсе булу мотлак. Нәзек билләр җитешмәү аркасында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре уңышны күтәрүче башка чараларны куллана. Әмма алар ярдәмендә генә проблеманы тулысынча хәл итеп булмый. Ашлама куллану да, җирләрне өстәмә сугару да үсемлекләрне табигый серкәләндерүне алыштыра алмый. теле белән әйткәндә, гадәттә, һәр гектарга 1-2 бал корты күче (гаиләсе) туры килергә тиеш. Ә бездә ул 0,2 күрсәткеченнән артмый...

Башкортстан — бал иле

Башкортстан Русиядә генә түгел, дөнья күләмендә сыйфатлы бал җитештерүе белән танылды. Натураль һәм экологик продукция республика бренды дәрәҗәсенә күтәрелде. Ә умартачылык тармагында чолыкчылык юнәлеше, гомумән, дөнья күләмендә борынгы шөгыль һәм иң сыйфатлы бал җитештерү үрнәге буларак кабул ителде. Соңгы елларда дөньяның дистәләрчә илендә Башкортстан балы белән кызыксыну артты. Рәсми чыганакларга караганда, табигать күчтәнәче Япония, Согуд Гарәбстаны, АКШка, башка илләргә күпләп озатыла.
Белешмә. Соңгы елларда республикада умартачылык тармагын үстерүгә 66 миллион сумнан күбрәк акча бүленгән. Умартачылыкны үстерү буенча төбәк программасына ярашлы, 2030 елга бал кортлары гаиләсен 325 меңнән 460 меңгә җиткерү бурычы куелды. Рәсми чыганакларга караганда, Башкортстаннан ел саен уртача 1,5 мең, шул исәптән экспортка 400 тоннадан күбрәк бал озатыла. Республика умарталыкларының 90 проценты чамасы шәхси хуҗалыкларга карый.
Әйткәндәй, күптән түгел генә “Инвестиция сәгате” форматында узган киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Франциянең бизнес эш­леклеләре Патрик Хоффман һәм Антуан Мен­деловичиның республикада умартачылык тармагында зур масштаблы проект тәкьдим итүләре турында хәбәр иткән иде. Алар республикабызда 30 мең баш бал корты гаиләсен үз эченә алучы җитештерү базасы оештырырга, халыкара аккредитация статусына ия булган бал сыйфатын билгеләү лабораториясе ачарга һәм, шулай ук, елына халыкара экспортка юнәлеш алучы 7 мең тоннага кадәр төрле бал продукцияләре җитеш­терергә ниятли.
Очрашуда француз кунагы Антуан Менделовичи:
— “Безнең максат — Русиядә бал җитештерүдә һәм аны экспортлауда әйдәүчеләрнең берсе булу. Бу проект Башкортстанда умартачылык тармагына инвестицияләр җәлеп итүне арттырырга һәм башкорт балын премиум-продукция дәрәҗәсенә күтәрергә ярдәм итәчәк”, — дип белдерде.
Башкортстан — умартачылыкны үстерү һәм әлеге тармак юнәлеше белән шөгыльләнүчеләр эшчәнлеген стимуллаштыруда дәүләт ярдәме күрсәтү чаралары белән бәйле законны илдә беренчеләрдән булып кабул итте. Бүген дистәләрчә проект гамәлгә ашырыла. Берничә ел элек кабул ителгән “Алтын чолык” проекты, мәсәлән, умартачылыкта җитештерүне арттыруга гына түгел, ә тармактагы мөһим проблемаларны ачыкларга һәм аларны хәл итәргә этәргеч бирде.
— Русиядә умартачылык тармагына дәүләт тарафыннан җитди ярдәм күрсәтү әле башланып кына килә. Бу юнәлештә Башкортстан үрнәк булып тора. Республикада төбәк программалары уңышлы эшли һәм ул яхшы нәтиҗә бирә, — дигән иде Русия Умартачылар берлеге президенты Арнольд Бутов Монреальдә Бөтендөнья умартачылар ассоциациясе “Апимондия” форумындагы чыгышында. Шул рәвешле, ул Башкортстанда 2022 елда узачак “Апимондия”нең булачак хуҗаларына зур ышаныч белдерде.

Уфа — Халыкара форум башкаласы
2019 елда Башкортстанны халыкара сәүдә һәм хезмәттәшлек мәйданына алып чыгачак мөһим вакыйга үтте: “Апимондия” умартачылар ассоциа­циясенең Халыкара федерациясе Монреальдә узган форумда алдагы 47нче конгрессны Башкортстанның башкаласы Уфада үткәрү турында карар чыгарды. Әлеге мәртәбәле чараны үзендә үткәрү хокукы өчен берничә ил көрәште.
2020-21 еллар Башкортстанның әлеге югары дәрәҗәдәге форумга әзерләнү еллары булды.
Белешмә. Халыкара умартачылар конгресслары комитеты 1893 елда оештырылган. Ә беренче халыкара конгресс дүрт елдан соң Брюссельдә үткәрелгән. 1949 елда умар­тачыларның Амстердамда узган ХIII җыенында “Апимондия” умартачылар ассоциациясенең Халыкара федерациясенә нигез салына. Әлеге вакытта ул дөньяның сиксәннән артык илендәге 120 берлекне берләштерә. Аның төп максаты — барлык илләрдәге умартачылык тармагының фәнни, техник һәм икътисади үсешенә булышлык итү.
Әйтергә кирәк, “Апимондия” конгрессын Башкортстанда үткәрү идеясе дә очраклы тумады. Республика умартачылары бу турыда беренче тапкыр Сибайда узган “Урал аръягы – 2012” инвестиция форумында тәкьдим буларак белдергән иде. Матур башлангычны республика Хөкүмәте дә яклады. Һәм 2017 елда ук республикабыз “Апимондия”нең чираттагы конгрессын үткәрү өчен әзерлекне дәүләт дәрәҗәсендә башлады.
Билгеле, дөнья күләмендәге мәртәбәле чараны үткәреп, Башкортстан Русия данын тагын да бер баскычка күтәрәчәк. Республикада бу юнәлештә эшнең җитди алып барылуы да күрсәтә моны. Беренче чиратта, конгресста катнашучыларны хезмәтләндерүдә техник турлар һәм инфраструктура объектларын әзерләү бурычы куелган иде. Бал йорты, бал сыйфатын тикшерү буенча төбәк лабораториясе, ачык һавадагы “Башкортстанның бал авылы” дигән музей, “Алтын чолык” фәнни-тикшеренү һәм туристик комплекслары — һәммәсе дә алдагы конгрессның үзенчәлекле бизәкләре булыр дип көтелә.
Мәгълүм булуынча, “Апимондия” быел җәй айларында үтәргә тиеш иде. Әмма дөнья буйлап таралган пандемия мөһим чараны тагын бер елга кичектереп торырга мәҗбүр итте. Һәм әзерлек барышындагы өстәмә бер ел мәртәбәле форум кысаларында билгеләнгән чараларны тагын да эчтәлеклерәк һәм кызыклырак очрашулар белән баетырга мөмкинлек бирәчәк.
Русия Умартачылар берлеге президенты Арнольд Бутов Уфада узачак конгрессның умартачылык тармагының никадәр мөһим булуын дәүләт ­ дә аңларга булышлык итәчәгенә зур ышаныч белдерде.
— Башкортстан умартачылык тармагын үстерү буенча илдә әйдәүче төбәкләр­нең берсе булып тора. Республиканы юкка гына “Ру­сиянең баллы йөрәге” дип йөртмиләр. Башкортстан бал алу мөм­кинлекләре әлегә тиешенчә файдаланылмаган зур ресурсларга ия. Без аны яратабыз, җитештерә бе­ләбез һәм Башкортстан балын Русиядә генә түгел, дөньяда яратуларын, аның турында күбрәк белүләрен телибез. Шуңа күрә дә “Апимондия”нең 47нче конгрессының Уфада уздырылуы очраклы түгел... Бу форум Башкортстан балын тагын да ераккарак таратуда, тоташ алганда, республиканы умартачылык тармагы үсешкән төбәк буларак кына түгел, шулай ук туризм, инвестиция салуда кызыксындыручы төбәк буларак күрсәтү дә көчле инструмент булып тора. Болардан тыш, әлбәттә, конгресс башка тармакларга да — авыл хуҗалыгына, азык-төлек ин­дустриясенә, сәүдә һәм малтабарлык өлкәләренә дә көчле импульс бирәчәк, — дигән иде “Апимондия”нең 47нче конгрессының башкарма секретаре итеп билгеләнгән вакытта Башкортстан Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов Мон­реальдәге очрашу йомгаклары буенча чыгышында.


Олег ТӨХВӘТУЛЛИН.

Ә сез беләсезме?

* Дөньяда бал кортларының 15 меңнән артык төре өйрәнелгән;
* Ел уңышлы булганда, бер бал корты гаиләсе сезонда 150 килограмм чамасы табигать күчтәнәче җыярга сәләтле;
* Бер килограмм бал җыю өчен бал кортларына 8 миллион чамасы чәчәкә кунарга кирәк;
* Кыш айларында бал кортлары бал белән генә туена һәм бер гаиләгә ул 30 килограмм чамасы тәшкил итә;
* Бал корты нектар исен бер километр ераклыктан сизәргә сәләтле;
* Бал корты үз авырлыгыннан 30 тапкыр артыграк нектар күтәрә ала;
* Корсак ярысы нектар белән тулган очракта, ул чага алмый;
* Бал кортларының 5 күзе бар;
* Ана бал корты һәр көнне бер мең данәгә кадәр йомырка салырга мөмкин;
* Бал кортлары үз гаиләсе әгъзаларына куркыныч якынлашканын үз “күчәре” тирәсендә махсус биюләр, хәрәкәтләр күрсәтеп кисәтә;
* Алар үз ояларыннан бик ерак арага очканда да адашмый;
* Нектар составында глюкоза, сахароза һәм фруктоза бар;
* Йөк алган бал корты сәгатенә 65 километрга кадәр тизлек белән очарга сәләтле;
* Нәзек билләр үзара феромоннар һәм төрле хәрәкәтләр ясап аралаша, аңлаша;
* Ерак арадан очып кайтканда ул үзе җыйган нектарның яртысына кадәрен юлда ашап очарга мөмкин;
* Нечкә билләр нектар җыйган айларда Җирдән Айга кадәр булган ераклыктагы араны оча.
Читайте нас