Вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов моның уңышка йогынтысы зур булуын билгеләде.
Быелгы урып-җыю кампаниясендә 790 берәмлек комбайн катнашачак, бу үткән ел белән чагыштырганда, 50 берәмлеккә күбрәк. Бу хакта республика вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр итте.
- Бу - соңгы елларда авыл хуҗалыгы техникасын яңартуның яхшы темплары нәтиҗәсе, - диде ул. - Киләчәктә эшләүче хуҗалыклар урып-җыю техникасы сатып алу өчен актив акча кертәләр. Чөнки заманча комбайннардан башка кирәкле күләмдә сыйфатлы мал азыгы әзерләү мөмкин түгел, димәк, терлекчелектә күрсәткечләр артуга да исәп тоту мөмкин түгел. Биредә АПКның техник паркын яңарту буенча республика программасы һәм Росагролизингның ташламалы программасы мөһим роль уйнады. Аларда катнашу аграрийларга республика бюджетыннан техника сатып алуга чыгымнарның бер өлешен субсидияләр рәвешендә кайтарырга һәм техника лизингы буенча ташламалар алырга мөмкинлек бирде.
Илшат Фазразхманов билгеләп үткәнчә, Башкортстанда урып-җыю комбайннарының техник әзерлеге - 92 процент. Үләннәрнең иртә өлгерүен исәпкә алып, оператив чаралар күрергә, үзйөрешле чапкычларны һәм урып-җыю комбайннарын 1 июньгә ремонтларга һәм әзерләп бетерергә кирәк. Узган елда төбәкнең авыл хуҗалыгы оешмалары 3607 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы сатып алган, гомум сумма - 10,5 миллиард сум.