+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
25 Май 2021, 04:46

Чәчүлекләр яңгыр сорый!

Авыргазы районында быел чәчү эшләре 56 мең гектарда башкарылды, шуның 35,5 мең гектарын бөртеклеләр тәшкил итә. Язгы кыр эшләре зур оешканлык белән һәм агротехник таләпләрне төгәл үтәп башкарылды. Әмма соңгы атналардагы эссе көннәр, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре сүзләренә караганда, планлаштырылган уңышны үстереп алуга комачауларга мөмкин.

Авыргазы районында быел чәчү эшләре 56 мең гектарда башкарылды, шуның 35,5 мең гектарын бөртеклеләр тәшкил итә. Язгы кыр эшләре зур оешканлык белән һәм агротехник таләпләрне төгәл үтәп башкарылды. Әмма соңгы атналардагы эссе көннәр, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре сүзләренә караганда, планлаштырылган уңышны үстереп алуга комачауларга мөмкин.

“Салават”, “Дружба”, “Урал” һәм “Урожай” хуҗалыклары язгы кампаниядә аеруча үрнәкле эшләде һәм бу көннәрдә чәчүлекләрне эшкәртә башлады. Басуларны химик утау дәвам итә. Хакимияттән алынган мәгълүматларга караганда, алдагы берничә көндә карабодай чәчү дә төгәлләнәчәк.
— Без, ел ничек килсә дә, тармакта киеренке бурычлар куеп эшләргә өйрәнгәнбез, — ди район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары Фидаил Хантимеров. — Гомумән, техника көйле эшләде, яхшы сыйфатлы орлыкка өстенлек бирелде. Барлыгы 11,8 мең тонна минераль ашлама кайтарган идек, ул һәр гектарга уртача 58,2 килограмм кертелде. Ел саен маржиналь культураларга өстенлек бирәбез. Быел, мәсәлән, рапс өч мең гектарга җитте, көнбагышны 8 мең гектарда чәчтек. Шикәр чөгендере 1,5 мең гектарда игелә. Көн эссе булуга карамастан, әлеге вакытта чәчүлек­ләрне химик утау темпын төшермәскә тырышабыз.
Әлбәттә, соңгы ункөнлекләрдә дәвам иткән аномаль һава шартлары — авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә зур сынау. Аграр белгечләр фикеренчә, алдагы 10 көн эчендә явым-төшем булмаса, районда планлаштырылган уңышның кимендә 10 проценты алып җиткерелмәве дә мөмкин.
“Урожай” хуҗалыгы районда иң зур чәчүлек­ләрне били. Райондагы барлык 56,6 мең гектар басу мәйданының 33,5 меңе урожайлыларга карый. Иң зур урын бөртеклеләргә бүленгән, техник культуралар — 7,1 мең, мал азыгы культуралары 3,7 мең гектарга чәчелгән.
Аграр предприятиенең көчле техник базага ия булуы чәчү эшләрен кыска вакытта башкарып чыгарга ярдәм иткән. Чәчүдә комплекслы 18 агрегат эшләгән. Язгы кыр эшләре башланыр алдыннан гына хуҗалык гомум бәясе 362 миллион сумлык 44 берәмлек төрле техника сатып алган.

Олег Төхвәтуллин.
Авыргазы районы.
Читайте нас