Федоровка районындагы әйдәүче хуҗалыкта җитештерелгән югары сыйфатлы продукция 300 километр читтәге эшкуарларны да җәлеп итә.
Федоровка районының Фрунзе исемендәге хуҗалыгында савым сыерлары саны инде дистә еллар дәвамында үзгәрешсез — 500 баш булып кала. Иллә мәгәр сөт җитештерү күләмен алдынгы хуҗалыкта елдан-ел арттыра баралар. Бүген инде тәүлеклек сөт җитештерү күләме биредә 4500 килограммга җиткән. Якын чорда аны 5 мең килограммга җиткерү максаты куела. Әйтергә кирәк, моның өчен тиешле җирлек әзерләнгән дә инде. Бер ай чамасы элек кенә Ярославль өлкәсеннән кара-чуар төстәге сөт токымлы 30 буаз тана сатып алганнар. Дөресрәге үзләрендәге 45 карт “бракованный” сыерны дүрт-алты айдан бозаулаячак һәм хуҗалыкта сөт җитештерү күләмнәрен арттыруга тоемлы өлеш кертәчәк токымлы таналарга алыштырганнар.
Гомумән, алдынгы хуҗалыкта мал санын арттыру исәбенә түгел, ә токымны, азык базасын, ферма-куралардагы шартларны, ахыр чиктә эш сыйфатын яхшырту исәбенә продукция җитештерү күләмен арттыру мөһим стратегия итеп билгеләнгән. Бу җәһәттән зур тәҗрибәле рәис, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәйруз Галиев җитәкләгән хуҗалыкта берничә ел элек ике ферманы да нигездән төзекләндергән булсалар, мал азыгын да биредә һәр башка 40 центнер исәбеннән һәм мотлак 1,5 елга җитәрлек запас белән әзерләү гадәткә кергән. Базар таләпләрен исәпкә алып һәм җитештерелгән продукцияне сату мөмкинлекләрен киңәйтү максатында, берничә ел элек үзләрендә үк мал чалу цехы да булдырдылар. Хәзер анда ярты район килә, дияргә мөмкин.
Аңлашыла, җитештерү шартлары югары булган һәм технология төгәл үтәлгән хуҗалык продукциясен, әлбәттә, югары сыйфат та аерып тора. Моңа ачык мисал: бүген Фрунзе исемендәге хуҗалыкта җитештерелгән сөтне 300 километр ераклыктан Кушнаренко районында урнашкан сөт заводының махсус машинасы килеп ала.
— Көн саен Кушнаренкога 4,5 тонна сөт озатабыз. Әйтергә кирәк, андагы эшкуар хакны да югарырак куйды. Сыйфатка зур игътибар бирәләр, без шуның белән алдырабыз да. Машина сәгате, минуты белән килеп җитә. Кыскасы, әлеге хезмәттәшлектән алар да, без дә канәгать, — ди бу уңайдан Фәйруз Заһретдин улы. Фрунзе исемендәге хуҗалыкта җитештерелгән продукциянең югары сыйфаты турында шул да сөйли: менә икенче ел инде алар тендерда җиңеп, район мәктәпләрен һәм балалар бакчаларын ит белән тәэмин итә.
— Малларыбыз күп. Ай саен якынча алты баш мал балалар туклануына юнәлтелә. Иң мөһиме, балаларыбыз, республика җитәкчелегенең аек акыллы эш-гамәлләре нәтиҗәсендә ниндидер читтән китерелгән билгесез ит продукциясе белән түгел, үзебезнең ялан-кырларда үскән югары сыйфатлы сыер ите белән туклана, — ди соңгы ике елда республикада бу юнәлештә булган уңай үзгәрешләрдән зур канәгатьлек белдереп, Фәйруз Галиев.
Әйткәндәй, быел хуҗалык районда эшләячәк җәйге лагерьларны да ит белән тәэмин итәчәк. Җитештерелгән продукция зур сорау белән файдалангач һәм яхшы хакка алынгач, тармакта хезмәт хакы да шактый югары. Әйтик, савучылар ай саен уртача 30 мең сумнан 40 мең сумга кадәр хезмәт хакы ала. Һәм ул аена ике тапкыр аванс һәм төп хезмәт хакы рәвешендә бирелә. Шуңа да алдынгы савучылар Любовь Данилова, Татьяна Семенова, Лариса Никифорова, Фәридә Фәйзуллина, Анжела Савельева, үз һөнәренең осталары булган терлекчеләр Владимир Данилов, Илшат Әдеһәмов, Кадыйр Хамматов һәм башкалар эшкә һәрвакыт ашкынып килә һәм үз бурычларын мотлак һәрдаим җиренә җиткереп башкара. Әлеге вакытта алар хезмәт вахтасын җәйге лагерьларда дәвам итә. — Җәйге лагерьлар төзекләндерелде, аларда барлык тиешле шартлар тудырылган. Дөрес, быел үзебезгә тагын да бер карда һәм түбә астындагы алачык эшләү бурычы куйдык. Бу эшләргә чәчүне тәмамлаганнан соң тотыначакбыз. Әйткәндәй, эпидемиологик хәл-шартлар мөмкинлек бирсә, быел авыл сабантуен да зурлап үткәрмәкчебез. Кыскасы, алда зур эшләр көтә, — диде һәрвакыттагыча киләчәккә киң караш ташлап, Фәйруз Заһретдин улы. Ниятләгәннәр барысы да тормышка ашсын, дигән теләктә калыйк! Үзләренең югары сыйфатлы сөт продукциясе белән 300 километр ераклыктагы базарны да яулаган фрунзелыларның киләчәк офыклары, мотлак, тагын да киңрәк булачагына шик юк. Чөнки биредә моның өчен барлык тиешле җирлек һәм анык стратегия булдырылган!