+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
2 июнь 2021, 06:57

“Яшел калкан”ыбыз ышанычлы саклана!

Республика урман хуҗалыкларына 33 берәмлек техника һәм 45 берәмлек җиһаз тапшырылды.

Республика урман хуҗалыкларына 33 берәмлек техника һәм 45 берәмлек җиһаз тапшырылды.

Узган атнада республика Урман хуҗалыгы министрлы­гының Урман янгыннарына каршы көрәшү үзәгендә урман ху­җалыкларына һәм әлеге үзәккә махсус техника тапшыру чарасы үтте. Урман янгыннарына каршы көрәшү өчен эшлән­гән төрле маркадагы 33 берәмлек техника һәм 45 берәмлек җиһазлар республикага “Урманнарны саклау” федераль проекты кысаларында бирелде. Чарада республика Хөкү­мәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов һәм Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров катнаштылар.

Махсус техника паркын яңар­ту Башкортстанда урманнарны янгыннардан саклауга һәм тергезү юнәлешендәге чараларны нәтиҗәлерәк оештырырга бу­лышлык итәчәк. Быел таби­гатьнең иртәрәк уянуы һәм көннәрнең табигый климатик вакыттан берничә атнага алдарак җылына башлавы белән бергә, соңгы ункөнлекләрдә аномаль эсселек урманнарда янгын чыгу очраклары ешаюга китерде. Тармак министрлыгы вәкиле сүзләренә караганда, мәсәлән, 15 апрельдән 27 майга кадәр 87 янгын теркәлгән һәм алар гражданнарның ут белән саксыз эш итүе аркасында килеп чыккан.
— Башкортстанда урманнарны, табигый байлыгыбызны саклауга зур игътибар бирелә һәм бүгенге чара да шуның ачык мисалы, — диде үзенең чыгышында Илшат Фазрахманов. — Урман хуҗалыгы министр­лы­гының мөмкинлекләрен елдан-ел куәтле техника белән ныгыту күркәм традициягә әверелде. Тармак республика икътисадында мөһим урын тота, социаль мәсьәләләрнең хәл ителүе дә “яшел байлыгыбыз”ны нәтиҗәле файдалануга бәйле. Ил күлә­мендә үтәчәк икътисади форумда катнашырга әзерләнәбез. Инвесторларны җәлеп итәрдәй тәкъдимнәребез дә бар һәм анда урман хуҗалыгына кагылышлылары да уңай бәя алыр, дип ышанабыз.
Илшат Илдус улы, шулай ук, быелгы коры һава шартларында урман хуҗалыгында табигый бәла-казаларга каршы һәрвакыт әзер торырга кирәклеген белдерде һәм федераль программа ярдәмендә бирелгән техниканы файдалануда, тармакны белгеч­ләр белән тәэмин итүдә уңыш­лар теләде.
Белешмә. Быел урман хуҗалыкларын таләп ител­гән махсус техника белән тәэмин итү планы 50 процентка җитәчәк, 2023 елга аны 70 процент итү бурычы куела. Янгынга каршы көрә­шү техникасы һәм җайлан­малары белән тәэмин ителеш, шул тәртиптә 88,4 һәм 100 процент каралган. 2019-20 елларда телгә алын­­ган соңгы юнәлеш буенча гомум бәясе 192 миллион сумлык 68 берәмлек тех­ника һәм 381 берәмлек төрле җиһаз сатып алынган.
— Соңгы өч елда республика Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учрежде­ние­ләрнең техник паркын яңартуда зур адым ясалды. Русия һәм рес­публика Хөкүмәтенең мондый ярдәме безгә урманнарны янгыннардан сакларга гына түгел, ә аны тергезүгә дә ярдәм итә. Шунысы да куанычлы, яңа техника урман хуҗалыкларын кадрлар белән тәэмин итүне яхшыртырга этәргеч бирде. Быел яңа техника һәм җиһаз сатып алуга 93 миллион сумнан күбрәк акча бүленде. Техник куәтлә­ребезнең көчле булуы быел иртә яздан башланган урман янгыннарын тиз һәм оешкан төс­тә сүндерергә ярдәм итте, — диде министр Марат Шәрә­фет­динов.
Мәгълүм булуынча, респуб­лика Урман хуҗалыгы министрлыгы 2019 елдан башлап “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларындагы “Урманнарны саклау” федераль проектын гамәл­гә ашыруда катнаша. Аның төп максаты — ил күләмендә агач кисү һәм тергезү балансын 2024 елга 100 процентка җит­керү ягъни, еллык утыртылган агач саны киселгән­нәреннән артып китәргә тиеш.
Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров әлеге чарадагы чыгышында Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлы­гының төп күрсәткечләр буенча ил төбәкләре арасында алдынгы урында торуын һәм республикада узган елларда ук яшь үсентеләрнең киселгәнгә караганда күбрәк утыртылуын бил-геләде.
Яңа техника һәм урман ху­җалыгы җиһазлары тапшырылучылар арасында Илеш урман хуҗалыгы вәкилләре дә бар иде. Алар карамагындагы урман фонды 45 мең гектардан арта. Коллективта 27 кеше эшли.
— Күз тидермик, бездә байтак еллардан бирле урман янгыннары теркәлмәде, — ди аның директоры Фидрат Якупов. — Яңа техника, кадрлар белән бераз проблема бар иде. Соңгы елларда анысын да хәл итеп киләбез. Бүген алып кайтасы “Беларус”ны яшь механизатор көтә. Федераль һәм республика Хөкүмәтенең узган берничә ел дәвамындагы моңа кадәр күрел­мәгән дәрәҗәдә ярдәм күрсәтүе урман хуҗалыклары өчен зур көч булды. Ашыгыч хәрәкәт итү мөмкинлегенә ия булган төрле техника урманнарны янгыннан сакларга да, аларны тергезүгә дә булышлык итә.
Әйткәндәй, урман мәйдан­нарын тергезүдә дә илешлеләр тармакта алдынгы урында. Урман хуҗалыгы биләмәләрендә һәм район җирләрендә ел саен 300 меңгә кадәр яшь үсенте утырта алалар.
Читайте нас