Кичә Дүртөйле районының "Ленин" токымчылык заводы уңганнары көтеп алган бәйрәм - Сабантуйны билгеләп узды.
Берничә авылны берләштерүче "Ленин" хуҗалыгы районда гына түгел, республикада да алдынгылар исәбендә. Аның эшчәннәре басучылыкта да, терлекчелектә дә заман технологияләренә таянып эш итә. Быел да ленинлылар чәчүгә беренчеләрдән төшеп, аны югары сыйфат белән башкарып чыкты. Фермаларда токымлы мал үрчетелә, сөтне дә күпләп җитештерә хуҗалык.
Сабантуй бәйрәме белән "Ленин" җәмгыяте хезмәткәрләрен Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов ихлас тәбрикләде, алдынгыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Хуҗалык җитәкчесе Альберт Дәүләтбаев кулыннан да игенчеләр саллы премияләр алды.
Барлык Сабантуй уеннарында да яше-карты бик теләп катнашты. Шунысын да әйтергә кирәк: бәйрәмгә районның гына түгел, туган республикабызның төрле төбәкләреннән бихисап якташлар кайткан иде. Алар барысы да чараның югары дәрәҗәдә оештырылуына канәгатьлек белдерде, тормыш мәшәкатьләрен онытып, кинәнеп күңел ачты.
Көнне төнгә ялгап хезмәт салган авыл кешесенә лаеклы эш хакы белән беррәттән (әйткәндәй, биредә уртача хезмәт хакы аена 74 мең сум тәшкил итә), рухи азык та фарыз икәнлеген "Ленин" хуҗалыгы җитәкчесе Альберт Рафаил улы бик яхшы аңлый, шуңа да ул ел саен Сабантуйга һәм көзге уңыш бәйрәменә танылган сәхнә осталарын чакыра. Бу юлы Юкәлекүл сабантуен танылган җырчы Ришат Төхвәтуллин һәм аның иҗатташ дуслары концерты бизәде.
Фото: М. Латыйпова.